Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
E-Mail: | 2143000003@edu.tatar.ru;gibadeevag@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 12 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58
-
Рәхмәт сиңа, Җир- анабыз, безгә байлык бирәсең! 22.04.2013
Җир–анабыз, гүзәл синең табигатең,
Иксез – чиксез дала – кырларың.Суларың саф, синең, һаваң чиста
Шаулап тора яшел урманың.
Һәр елның 22 нче апрель көнендә Җир шарының барлык почмакларында Җир Ананы, аның табигатен, байлыгын мактап бәйрәм итәләр. Бу көн “Җир көне – планетабызны саклау көне” дип кабул ителгән.
Тәрбияче Зөлфия апалары: Нәрсә ул җир? Нәрсә ул җир шары? Кебек кызыклы сорауларга җавап бирде. К.К.Ибраһимов "Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы” , Ф.Җ. Ибраһимов "Табигать бизәкләре”, Гәрәфи Хәсәнов "Елның дүрт фасылы” һ.б. кызыклы китаплар белән таныштырды.
Бүген без балалар белән урман буйлап сәяхәт иттек. Аның саф һавасы, яфракларның әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы, шифалы үләннәре, тәмле җиләкләре – болар барысы да кешенең кәефен күтәрә, рухын ныгыта, сәламәтләндерә. Аларның көч, матурлык, күңелгә рәхәтлек бирүен бергәләп балаларга җиткердек. Туган ягыбыз искиткеч гүзәл! Урманнарында киек – җәнлекләр йөри, чәчәкле аланнарында бөтерелеп – бөтерелеп аллы – гөлле күбәләкләр, эшче бал кортлары оча. Шул гүзәллекне кадерләп сакларга кирәк. Чәчәкләр, агачлар, сайрар кошлар, җир – барысы да тере җан. Сабыйлар күңеленә табигатьне саклауны кечкенәдән үк сеңдерә алсак иде!
-
Кайбычым- куанычым.
19.04.2013
Дөнья чигенә җитсәң дә,
Тиң тапмассың Кайбычка.
Шушы җирдә туган өчен
Рәхмәт әйтәм язмышка, - дип җырлады Гөлназ апалары. Кайбычның район булып оешуына 22 ел тулу уңаеннан балалар бакчасында Кайбыч туган көнен билгеләп үттек. Балалар Кайбыч гербы, гимны, флагы, район җитәкчесе белән таныштылар. Кайбыч турында шигырьләр , җырлар тыңладылар.
-
Өмә 13.04.2013
Табигать - ул безнең Җир -Анабыз. Ул безне туендыра, саф һавасын сулата, күңелләребезне ял иттерә.
ТР Министрлар Кабинетының 21 марттагы боерыгы белән республикада 1 апрельдән 1 июньгә кадәр экологик икеайлык игълан ителде. Без дә үзебезнең коллектив белән өмәгә чыктык. Кар астыннан чыккан чүп-чар, яфракларны җыйдык.
-
Космоска очабызмы? 12.04.2013
Космонавтика көне 12 апрельдә бәйрәм ителә. Чөнки моннан нәкъ 52 ел элек беренче кеше- Юрий Алексеевич Гагарин галәмгә оча. Ул "Восток" дип аталган космик корабта Җир планетасы тирәли әйләнеп чыга. Әлеге очыш 108 минут дәвам итә.
Гагаринга кадәр дә галәмгә җан ияләре сәяхәт ясаган. Башта Лайка кушаматлы йорт эте, аннары легендар этләр - Белка һәм Стрелка, аларга ияреп, күселәр, тычканнар галәм киңлекләрен кочкан.
"Космонавт булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?" Балалар белән шул сорауга җавап эзләдек. Кәгазь очкычлар ясап, йолдызларга таба очырдык.
-
7 апрель- сәламәтлек көне. 08.04.2013
7 апрель- бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан бакчабызда төрле чаралар һәм уеннар уздырылды. Кечкенәләр төркеме балалары " Яшелчәләр- витаминнар хәзинәсе" дигән әкият сәхнәләштерделәр. Авылыбыз фельдшеры Оксана Анатолиевна сәламәтлекне саклау турында сөйләде. Зурлар төркеме тәрбиячесе Бикбова Зөлфия оештырган күңелле старт уеннарында балалар бик теләп катнаштылар.
-
Балаларга аңлатыйк! 06.04.2013
Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды. Шул уңайдан, балалар бакчасында хезмәт коллективында, балаларга һәм әти-әниләр җыелышында язгы ташу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып барылды.Күңелсез хәлләрне булдырмас өчен әти-әниләргә балаларны кечкенәдән үк куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырып барырга кирәк. Балалар кечкенәдән үк әти-әнисенең эш-гамәлләрен күреп, кабатлап үсә, шуңа күрә дә балаларга үрнәк булу өчен, беренче чиратта, бу таләпләрне үзеңә төгәл үтәргә кирәк.
Шулай ук, балаларга йортта янгын килеп чыкканда нишләргә кирәклеген яхшылап аңлату зарур. Мәсәлән, югалып калмаска, янгын килеп чыккан очракта тизрәк урамга чыгарга, өлкәннәргә хәбәр итәргә, шулай ук янгын сүндерүчеләрне чакыртырга. 01телефоныннан шалтыратып, янгын булган урынның төгәл адресын, нәрсә януын, үзеңнең исем-фамилияңне, нинди телефоннан шалтыратуыңны әйтү янгыннарны вакытында сүндерергә һәм балаларыбызның иминлеген саклап калырга ярдәм итәчәк.
-
Китап - хәзинә. 05.04.2013
Кешелек тарафыннан тудырылган барлык могҗизаларның да иң бөеге- Китап. Китап! Гасырлар илчесе, тормыш көзгесе, зирәк юлдаш һәм ышанычлы киңәшче. Китап укып кешенең фикерләү сәләте үсә, андый кеше беркайчан да ялкау, әдәпсез булмый. Китап- ул бүгенге тормыш һәм киләчәгебез. Бүген бик күпләр компьютердан гына укый. Ә кулыңа китап тотып уку- үзе зур рәхәтлек ул.
2 апрель - Балалар китабы көне. Шул уңайдан бакчабызда “Әкиятләр илендә" дип исемләнгән кичә булып узды. Кичәне китапханәче Драндрова Инна һәм балалар бакчасы тәрбиячесе Чинакина Людмила оештырды һәм алып барды. Кичәдә презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе оештырылган иде. Китапханә мөдире балаларга китапның тарихы, күренекле язучылар турында сөйләде. Балалар башкаруында театральләштерелгән әкиятләр барысының да күңеленә хуш килде.
-
Cәламәтлек- зур байлык. 04.04.2013
Бүген безнең балалар бакчасында балалар табибы, участок педиатры Ботченкова Екатерина Николаевна һәм авылыбыз фельдшеры Воробьева Оксана Анатолиевна балаларга медицина күзәтүе үткәрделәр. Алар балаларның буен, авырлыгын үлчәделәр, эчке органнар эшчәнлеген тикшерделәр, үпкә, йөрәкне тыңладылар. Екатерина Николаевна балаларның сәламәтлеге какшаган булса, алга таба тикшеренү өчен район үзәк сырхауханәсенә юллама бирде. Балаларның сәламәтлеге белән кызыксынып килгән әти- әниләргә үзенең киңәшләрен бирде, дәвалау курслары билгеләде.
-
1 апрель- кошлар көне 01.04.2013
Яз быел соңарып килә, ләкин төннәрен салкын булуга да карамастан, аның якынлашуы сизелә: кояш ныграк җылыта, кошларның сайравы көчлерәк һәм күңеллерәк була бара.
1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.
Мондый бәйрәм яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм күңеллерәк карый башлый, йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән чирәм өлгерә, агачларның бөреләре бүртә. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар. -
Күңелле балачак! 26.03.2013
Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар.
Без карлар да көрибез,
Кар бабай да ясыйбыз.
Сөенәбез, шатланабыз
Язны бик яратабыз.