Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
E-Mail: | 2143000003@edu.tatar.ru;gibadeevag@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 12 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58
-
1 нче апрель-Кошлар көне. 01.04.2014
1 нче апрель көнне безнең бакчабызда "Кошлар көне" үтеп китте.Балалар бу бәйрәмдә кошлар турында төрле шигырьләр сөйләделәр,үзләренең матур биюләрен биеделәр,кошлар турында җырлар җырладылар.Бәйрәм балаларга бик ошады.
-
Яхшы китап-гомерлек дус! 29.03.2014
Кем күп белергә тели-
Китап була кулында.
Без сөйләрбез бүген
Шул якын дус турында.
Авылыбыз китапханәчесе Дранрова Инна апалары балаларны китапханәгә кайткан яңа китаплар күрсәтмәлекләр белән таныштырды.Ул әкиятләр, шигырьләр белән таныштырды.
-
Иң яхшы сыерчык оясы. 24.03.2014
Бүген "Иң яхшы сыерчык оясы" бәйгесенә нәтиҗә ясалды.Бу бәйгедә әти-әниләр бик теләп катнашты.Без аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.Җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды.
-
Нәүрүз бәйрәме. 21.03.2014
21 нче мартта "Карлыгач"балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.Анда тәрбиячеләр һәм китапханәчебез дә катнашты.Бу бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.Нәүрүз-яз кызы белән Кыш бабай көч тә сынашты.Бу ярышта Яз кызы җиңеп чыкты.
-
8 март бәйрәме белән. 07.03.2014
Котлыйбыз сезне, әниләр,
Көләч йөзле, әбиләр,
Эштә уңган, апалар,
8 Март белән!
7 март көнне "Карлыгач" балалар бакчасына әниләребезне бәйрәмгә чакырдык.Без аларга матур җырлар,биюләребезне бүләк иттек.Соңыннан әниләр белән бергә рәхәтләнеп чәй эчтек.
-
Әтиләргә бүләк әзер. 22.02.2014
Хөрмәтле әтиләр!Котлыйбыз сезне 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне белән.Сезгә саулык-сәламәтлек,бәхет,шатлык телибез.Әтиләргә үз кулларыбыз белән ясалган бүләкләребезне бүләк иттек.
-
"Йолдызлык" фестивале 2014 20.02.2014
19 февральдэ Мэлки авылы купфункцияле узэгендэ "Йолдызлык" фестивале узды.Безнен, "Карлыгач"балалар бакчасыннан, Волков Богдан белэн Саванина Дарья чыгыш ясады.Жинучелэр исемлегенэ кермэсэк тэ,аларнын чыгышларын бик яратып кабул иттелэр,алкышларга кумделэр.
-
Муса Җәлил-балалар дусты.
15.02.2014
Балаларның герой- шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрен яңа мәгълүмат белән тулыландыру, шагыйрьнең шигырьләрен дөрес, аңлап, сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү, Муса Җәлил әсәрләренә мәхәббәт, алар аша балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү максатыннан балалар белән Муса Җәлил әсәрләрен сәхнәләштердек. Зурлар төркеме Муса Җәлилнең "Карак песи", "Маэмай", кечкенәләр төркеме "Сәгать" шигырьләрен бик оста итеп күрсәттеләр.
-
Туым җондызы -2014
18.01.2014
Керәшен җырларын иң оста башкаручыларның "Туым җондызы" фестиваленең зона туры быел Мәлкидә узды. "Бәләкәч" ансамбле балалары быел да уңышлы гына чыгыш ясады. Алар 1 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр һәм Казан шәһәрендә үткәреләчәк гала- концертта чыгыш ясаячаклар. Уңышлар сезгә, бәләкәчләр!
-
Бәхет-шатлык алып кил син, Яңа ел! 28.12.2013
Ап-ак мамык кар ява,
Акка төреп дөньяны.
Бүген безне үз янына
Яшел чыршы җыйнады.
Без килдек бүген монда
Яңа ел бәйрәменә,
Яшел чыршы тирәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
Кыш бабайны балалар түземсезләнеп көтте. Аюлар урман аланындагы юлны кардан чистартты, убырлы, шүрәле белән очраштылар. Аларның биремнәрен үтәп, Кыш бабай белән Кар кызын каршы алдылар. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеп тә күрсәттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр өләштеләр.