Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 9 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59
-
Бәхет-шатлык алып кил син, Яңа ел! 28.12.2013

Ап-ак мамык кар ява,
Акка төреп дөньяны.
Бүген безне үз янына
Яшел чыршы җыйнады.
Без килдек бүген монда
Яңа ел бәйрәменә,
Яшел чыршы тирәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
Кыш бабайны балалар түземсезләнеп көтте. Аюлар урман аланындагы юлны кардан чистартты, убырлы, шүрәле белән очраштылар. Аларның биремнәрен үтәп, Кыш бабай белән Кар кызын каршы алдылар. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеп тә күрсәттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр өләштеләр.
-
Яңа ел бәйгеләре. 24.12.2013

Әти-әниләрне бакча тормышына җәлеп итү, алар арасында сәләтлеләрне билгеләү һәм бәйрәм рухын тагы да арттыру максатыннан бакчабызда быел әти-әниләрнең кул эшләренә багышланган күргәзмәләр оештырылды. Темаларын төрледән сайладык: кемнәргәдер чыршы бизәү өчен уенчыклар ясарга, кемнәргәдер Кыш бабай белән Кар кызын ясарга кирәк иде. Бу чарага әти-әниләр бик теләп, хуплап алындылар һәм барыбызны да сокландырып берсеннән-берсе матур кул эшләрен алып килә башладылар. Әниләрнең кул җылысы һәм балаларның фантазияләре һәм теләкләреннән тупланган бу күргәзмәләр бик матур булып оешты, һәр эш бакчабызның түрендә урын алды. Барлык эшләр дэ әти-әниләр, килгән кунаклар хозурына куелды.
Без исә, һәр катнашкан, үз вакытларын табып, бала күңелен күреп, аларны куандырып төрле кул эшләре ясап алып килгән әти-әниләргә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез! Сезгә балаларыгызның куанычын күреп, гаилә бәхетен татып яшәргә язсын. Яңа ел тагы да зур куанычлар алып килсен!!!
-
Туган көн .
07.12.2013
Бүген минем туган көн.
Булсын иде ул һәр көн!
Матур бүләк алып килде
Мине котларга һәркем.
Бүген Корников Вадимга 6 яшь тулды. Дуслары аны котлап җырладылар, биеделәр. Бик күңелле ял иттеләр.
-
Көннең яктылыгы кояшта,күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге-Әниләрдә. 30.11.2013

Дөньяда иң яхшы әни,
Беләсезме,кемнеке?
Белмәсәгез, үзем әйтәм,
Ул әни бит- минеке.
Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утыруыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын аңларга өйрәткән өчен, алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып " Җан җимешем, балам" дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысыныҗ нурын сүндермичә балаларыгызга алга таба да яхшы тәрбия биреп яшәвегезне телибез.
-
Әниемә чәчәк бүләк итәм. 23.11.2013

Тиздән Әниләр көне,
Әниләр бәйрәме.
Беләм, мин, ярата ул
Чәчәкләр бәйләмен.
Бүген бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән якынлашып килүче "Әниләр көне" уңаеннан "Әниемә чәчәк бүләк итәм" дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Һәр бала әнисенә, әбисенә үз куллары белән бүләкләр әзерләде.
-
Бүген бездә субботник. 27.10.2013

Балалар тәрбияче апалар белән бергә субботникка чыктылар.Алар апалардан калышмыйча,тырышып эшләделер.
-
Уңыш бәйрәме. 19.10.2013

Көз килде,
Уңыш булды,
Табын сый белән тулды.
Рәхим ит, дус,
Көзге бәйрәмгә.
-
Алтын көзгә сәяхәт. 14.10.2013

Балалар һәм әти- әниләр яшелчә һәм җиләк- җимешләрдән үз куллары белән төрле әкият геройлары, композицияләр ясап килделәр. Катнашучы гаиләләргә мактау грамоталары бирелде.
-
Ата- аналар җыелышы.
03.10.2013
Бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта мөдир Гөлназ Рушановна, бакчага яңа түләү буенча социаль яклау бүгеннән белгечләр чыгыш ясадылар. Әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар
-
"Әкият" тә кунакта 24.09.2013

Бүген "Бәләкәч" ансамблендә чыгыш ясаучы нәни артистларыбыз балалар бакчасы мөдире Гөлназ Рушановна һәм әти-әниләр комитетыннан Татьяна Анатолиевна җитәкчесендә Казандагы "Әкият" курчак театрында экскурсиядә булып кайтты. Балалар Вильгельм Гауф әсәренә нигезләнеп эшләнгән "Салкын йөрәк" спектаклен яратып карадылар. Курчак театрының яңа бинасы балалар күңеленә хуш килде.









