Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
E-Mail: | 2143000003@edu.tatar.ru;gibadeevag@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 12 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Бәйрәмегез котлы булсын! 27.09.2014
Көзнең матур көнендә
Тәрбиячеләр бәйрәме.
Бүләк итәмен тәрбиячемә
Гөл-чәчәкләр бәйләме!
Тәрбияче апаларын котлап балалар җырладылар,биеделәр, матур итеп шигырьләр сөйләделәр.
-
Семинар. 24.09.2014
"Реализация требований федерального государственного образовательного стандарта дошкольного образования средствами образовательных программ издательства "Просвещение" темасына үткәрелгән семинарда безнең балалар бакчасы тәрбиячеләре дә катнашты.
-
Алтын көз. 22.09.2014
Көз алтын күлмәк кидерде
Агачларның барсына.
Җылытмый инде кояш та-
Көннәр кыскара бара.
Көзге матурлыкны балаларыбыз рәсемнәренә күчерде."Көзге матурлыкка мәдхия" рәсемнәр күргәзмәсендә барлык балалар да катнашты.
-
20.09.2014
Син килмәсәң иде суык көнем,
Җылы көзләремә иртәрәк!
Соңлап чәчәк аткан гөлләремне
Саклыйм әле сөеп,иркәләп!
-
Чәчәкләр - табигать матурлыгы. 19.09.2014
Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар.
Без чәчәкләр үстерәбез,
Орлыклар да җыябыз.
Киптерергә куябыз.
-
Көзге байлык кулымда. 16.09.2014
Ул җир астына төшкән
Кып-кызыл булып пешкән
Ашка тәм һәм төс бирер,Аны кем белер?
Бакчабызда үскән чөгендер уңышы мул булды. Бүген чөгендерне чыгардык, базыбызга да салдык.
-
Кишерләребезне күрегез! 16.09.2014
Безнең бакчабызда кишерләр дә күп булып үсте. Уңышны бергәләп җыеп алдык. Пешекче апалары балаларга ел буе кишердән витаминлы салатлар ясап ашатыр.
-
Гөмбә утыра көлеп. 12.09.2014
Тиен йөри сикереп,
Гөмбә утыра көлеп.
Урманда үскән гөмбәләр
Утырганнар бакчабызга кереп.
Тәрбиячеләр балаларны гөмбәләр белән таныштырдылар. Зурлар төркемендә балалар ясаган гөмбәләр чын гөмбәләрдән ким түгел.
-
Табиб күзәтүе. 09.09.2014
Бүген безгә Кайбычтан балалар табибы килде. Ул балаларның сәламәтлекләрен тикшерде, төрле киңәшләр бирде.
-
Саф һавада уеннар. 06.09.2014
Саф һавада без уйныйк,
Җитез һәм шаян булыйк!
Балаларга саф һавада уйнау өчен бакчабызда бәтен шартлар тудырылган. Тәрбиячеләр төрле уеннар оештыралар,уен мәйданчыгында күнегүләр ясарга да өйрәтәләр.