Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
E-Mail: | 2143000003@edu.tatar.ru;gibadeevag@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 12 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
13.01.2015
Балалар ялдан соң бакчаны, дусларын сагынып килгәннәр.Бергәләп төрле кызыклы уеннар оештыралар.
-
Раштуа бәйрәме белән! 07.01.2015
Барлык христианнарны чын күңелебездән Раштуа бәйрәме белән тәбриклибез!
Раштуа–христианнарда зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул үзенә күрә яктылык, сафлык бәйрәме булып тора. Чөнки, риваятьләргә караганда, Гайсәнең тууы «дөньяны якты акыл белән яктырткан», ә бу вакыйганы хәбәр итүче булып, шушы төндә Вифлеем йолдызлыгында гадәти булмаган якты йолдыз балкып чыга. Шушы көннән башлап, христиан дөньясы тарихында ел исәбе яңадан алып барыла башлый.
Изге эшләрегездә һәм башлангычларыгызда Ходай Тәгалә сезне үзенең ярдәменнән ташламасын. Сезнең барыгызга да исәнлек, тынычлык, иминлек телибез. -
02.01.2015
Тәрбияче Насырова Л.М. "По горам, по долам" исемендәге Бөтенроссия табышмаклар конкурсын оештыруда катнашкан өчен сертификат, ә Тараканова П. диплом белән бүләкләнде
-
01.01.2015
Безнең балаларыбыз төрле конкурсларда катнашалар. Бөтенроссия буенча үткәрелгән "Беренче кар" конкурсына катнашкан балалар арасыннан Абульханова Анастасиянең пластилин белән ясалган картинасы дипломга лаек булды. Аны барыбыз исеменнән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез.
-
Бүген бездә зур бәйрәм. 30.12.2014
Төрле-төрле утлар яна
Без уйныйбыз әйләнеп.
Бигрәк матур, бигрәк ямьле
Безнең чыршы бәйрәме.
Бүген бакчабызда "Чыршы" бәйрәме бик күңелле үтте.
Яңа ел котлы булсын, табыннарыбыз мул, илебез тыныч, күгебез аяз торсын!
-
Без җиңүчеләр! 29.12.2014
Район буенча оештырылган "Яңа елга иң яхшы бизәлгән мәгариф оешмасы" конкурсында зур мәктәпләр арасыннан безнең башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы 3 урынга лаек дип табылды. Грамота белән бүләкләндек. Җитәкчеләребезгә,комиссия әгъзәләренә тырышлыгыбызны күреп яхшы бәя бирүләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Кыш бабайның дуслары. 26.12.2014
Бакчабызны һәм ишегалдыбызны бизәүдә әти-әниләр актив катнашты.Алар ясаган уенчык аюлар,куяннар һәм башка бик күп җәнлекләр безгә кунакка чыршы бәйрәменә килде.
-
Чыршы бизибез. 25.12.2014
Чыршы,чыршы бизәлгәнсең
Мәрҗәннәрне элгәнсең.
Бик күп шатлыклар
Безгә алып килгәнсең.
Чыршыбызны балалар ясаган уенчыклар белән бизәдек.
-
23.12.2014
Көн салкын тышта
Уйный кар-буран.
Кардан ясалган уенчыклар белән
Бизәлсен бакчам!
Тәрбияче апалары белән бергәләп балалар кардан бик матур сыннар ясадылар.
-
22.12.2014
Чыршы, чыршы без сине,
Сагынып көттек ел буе!
Балалар чыршы бәйрәмен түземсезләнеп көтәләр.Бүлмәбездә үзләре ясаган чыршыларны матур итеп бизәделәр.