Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 8 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Төзүче булыр идем! 11.01.2024
Балалар төзү материаллары белән уйнарга бик яраталар. Эшчәнлек вакытында алган белемнәрен алар уен вакытында ныгыталар. Бергәләшеп дустанә мөнәсәбәттә, аралашып уйнарга өйрәнәләр.
-
Яңа елны көтәбез. 11.12.2023
Яңа елга санаулы гына вакыт калып бара. Бу көннәрдә бакчабызда шул гаҗәеп мизгелләрне матур итеп каршы алырга әзерләнәбез. Балалар белән җырлар, шигырьләр өйрәнәбез, бергәләп төркемнәрне бизибез. Кәгазьдән кайчы ярдәмендә кар бөртекләре кисәргә өйрәнү- балалар өчен аеруча мавыктыргыч шөгыль булды. Хәзер балалар ясаган кар бөртекләре бүлмәбездәге тәрәзәләргә ямь биреп тора.
-
"Туым җондызы" 02.12.2023
Керәшеннәрнең этник үзенчәлекләрен, халык җырларын оста башкаручыларны ачыклау, иҗади үсешләренә ярдәм итү,фольклор чагылыш тапкан коллективларны зур сәхнәгә чыгару максатындагы бу бәйге Кайбычта югары дәрәҗәдә узды. Безнең "Гылбулар" төркеме 1нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.Афәрин, балалар! Котлыйбыз!
-
Для Вас, родители!
29.11.2023
В разделе "Родителям" Вы можете ознакомиться с Постановлением Исполнительного комитета Кайбицкого муниципального района РТ от 19.10.2023г №449 "Об утверждении нормативов финансировании деятельности образовательных организаций, реализующих программы дошкольного образования муниципального образования "Кайбицкий муниципальный район Республики Татарстан" на 2024 год
-
Яктылык кайтаргыч элементлар баланың һәм үзебезнең дә тормышны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк 28.11.2023
Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) – ул махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фаралары яктыртылышында ачык-ак төскә әверелә торган элементлар. Яктылык кайтаргыч элементларны, брелокларны, беләзекләрне транспорт юлыннан 80 сантиметрдан алып 1 метрга кадәр өстә урнаштыру мәҗбүри. Аларны урнаштыру өчен иң кулай урыннар – күкрәк һәм ботлар. Җәяүледә шундый элементларның берничә булуы – оптималь вариант. 140 сантиметр озынлыктагы баланың фликерларын рюкзагына, җиңенең өске өлешенә, баш киеменә урнаштыру зарур. Әгәр кеше велосипедта хәрәкәт итә, үзе янында бала арбасы яки чана бар икән, әлеге транспорт чараларына да фликерлар урнаштыру зарур. Яктылык кайтаргыч элементларны кешеләргә генә түгел, йорт хайваннарының муенчакларына һәм япмаларына да урнаштырырга кирәк.
Хөрмәтле әти-әниләр! Балагыз юлда яктырып күренсен өчен хәстәрен күрегез. Баланың киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш. Исегездә тотыгыз – кара, соры киемдә кечкенә җәяүле транспорт йөртүчегә бөтенләй күренми, димәк аны таптату куркынычы бар.
-
Тылсымлы авазлар 14.11.2023
-
Беренче кар. 28.10.2023
Беренче кар, гадәттәгечә, елдан-ел көзнең соңгы аена туры килә һәм көтмәгәндә ява. Бервакыт, иртән уянасың да, урамда бар да ак. Менә бүген дә балалар бакчага килеп җиттеләр, кем күбрәк кар күргән, дип алдан сөйләделәр. Тәрәзәгә еш кына карап, балалар урамга чыгу вакытын түземсезлек белән көттеләр. Менә көтеп алынган сәгать тә җитте. Балалар шатланып урамга ашыктылар, беренче кар белән уйнадылар. Барысының да теләге бер : кар гына эремәсен. Кар аз булса да, балалар кар бабай ясадылар. Тиздән чын кыш килеп җитәр.
-
Китапханәче апа бездә кунакта. 17.10.2023
-
Балаларның сәламәтлеген кайгыртып. 02.10.2023
Кайбыч Үзәк район хастаханәсе табиблары башлангыч мәктәп һәм мәктәпкәчә төркем балаларына медицина тикшерүе уздырды.
-
Кәрзинемдә-көз. 28.09.2023
Көз, Көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар,
Кәрзинемдә сары, кызыл,
Алтын, матур төсләр бар.