муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №1» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «1нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423600, г. Елабуга, пр-кт. Мира, д. 39 |
| Телефон: | +7(855)-573-75-50 |
| E-Mail: | S1.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Средняя школа №1" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Галеева Лейсан Мехаматнуровна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 559 учащийся, из них иностранных граждан 3 |
| У нас учат: | 25 педагогов; Язык обучения: русский |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №1» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «1нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Моя Республика, мой Татарстан / Минем Республикам, минем Татарстаным 19.02.2020

В рамках мероприятий, посвященных 100-летию образования ТАССР классным руководителем Рябовой И.С. был проведен классный час с учащимися 6 А класса на тему: «Моя Республика, мой Татарстан». Ирина Сергеевна рассказала ученикам о гимне Республики Татарстан и его авторах: композиторе Рустеме Яхине и поэте Рамазане Биктимерове. Учитель рассказала, что известный татарский композитор Р. Яхин, вдохновленный поэзией Р. Биктимерова написал пятнадцать песен на его стихи. И в музыке и в стихах они воспевали красоту природы, родной край, родной язык. И одна из песен «Туган Ягым» (Родной Край) стала Гимном РТ». Учащиеся узнали о непростой и драматичной судьбе становления Гимна РТ, об авторах - фронтовиках, прошедших дорогами войны и имевшими боевые и правительственные награды, об их творчестве. В рамках беседы прозвучал Гимн РТ исполненный учащихся, и завершилась беседа стихами Р.Биктим.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында сыйныф җитәкчесе Рябова И.С. 6 нчы А сыйныф укучылары белән Татарстан Республикасы гимны һәм аның авторлары: композитор Рөстәм Яхин һәм шагыйрь Рамазан Биктимеров турында «Минем Республикам, минем Татарстаным» дигән темага дәрес үткәрде. Укытучы сөйләвенчә, танылган татар композиторы Р.Яхин Р. Биктимеровның шигырьләре белән илһамланып, алар буенча унбиш җыр язган. Бу авторлар музыкада да, шигырьләрдә дә табигать гүзәллегенә, туган як, туган тел матурлыгына дан җырладылар. Шул җырларның берсе - "Туган Ягым” җыры ТР гимны булды. Укучылар ТР гимнының катлаулы һәм драматик язмышы, авторларының сугыш юлларын узган, хәрби һәм хөкүмәт бүләкләре булган фронтовиклар икәнен белделәр. Әңгәмә кысаларында укучылар башкаруында Р.Биктимеров шигырьләре яңгырады һәм чара ТР гимны белән тәмамланды.
-
Их подвиг не забыть нам никогда! / Аларның батырлыкларын без беркайчан да онытмабыз! 17.02.2020

В преддверии Великой Победы четвероклассники познакомились с подвигами своих сверстников-участников Великой отечественной войны 1941-1945 годов. Затаив дыхание, слушали ребята рассказы о подвигах юных героев. С волнением в голосе высказывали они свои суждения об их героизме. Валя Зенкина, Володя Дубинин, Лара Михеенко… Всех не перечесть. Души ребят наполняются гордостью за ребят, отдавших свои юные жизни за свободу и мир на Земле
Бөек Җиңү алдыннан 4 нче сыйныф укучылары 1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан яшьтәшләренең батырлыклары белән таныштылар. Балалар, сулышларын кысып, яшь геройларның батырлыклары турында хикәяләр тыңладылар. Аларның батырлыклары турында үз фикерләрен дулкынланып әйттеләр. Валя Зенкина, Володя Дубинин, Лара Михеенко... барысын да санап бетерерлек түгел. Балаларның күңелләре тормышларын җирдә азатлык һәм тынычлык өчен биргән яшьтәшләре өчен горурлык белән сугарыла.
-
Международный день книгодарения. / Халыкара китап бүләк итү көне 14.02.2020

Книга – лучший вид подарка
Есть народная молва,
Учит грамотно и ярко,
Выражать свои слова.
Идея создания Международного дня книгодарения принадлежит основательнице рекомендательного книжного ресурса Delightful Children’s Books Эми Бродмур, школьному библиотекарю и книжному блогеру из Миннесоты. Отмечается с 2012 года. В нем ежегодно принимают участие жители более 30 стран мира. В нашей школе самое активное участите в книгодарении принимает учащийся 4а класса Коньков Ярослав. Ярослав подарил школьной библиотеке 60 книг о Великой Отечественной войне. В год празднования 75-летия Победы учащиеся начальных классов смогут ещё больше прочитать рассказов о тяжелых годах испытаний, узнать многое о подвиге солдат на фронте, о жизни в тылу в годы войны.
Халыкара китап бүләк итү көне 2012 нче елдан бирле билгеләп үтелә. Анда ел саен дөньяның 30дан артык илендә яшәүчеләр катнаша.Безнең мәктәптә китап бүләк итүдә 4 нче А сыйныфы укучысы Коньков Ярослав - иң актив катнашучы. Ярослав мәктәп китапханәсенә Бөек Ватан сугышы турында 60 китап бүләк итте. Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында укучылар авыр сынаулар еллары, солдатларның фронттагы батырлыгы, сугыш елларында тылдагы тормышы турында тагын да күбрәк мәгълүмат ала алачаклар.
-
Татарстан - наш общий дом / Татарстан - безнең уртак йортыбыз 12.02.2020

В рамках мероприятий по подготовке и проведению празднования 100-летия образования Татарской АССР проведено занятие «Татарстан - наш общий дом». В ходе занятия учащиеся 3Б класса познакомились с историей образования ТАССР, вспомнили пословицы о Родине, разгадали загадки, рассказали о любимых уголках родного города, продемонстрировав фотографии мест, которые любят посещать. Данное мероприятие имеет большое значение для патриотического воспитания учащихся, позволяет повысить их интерес к изучению истории и культуры родного края и приобщить к важному событию – 100-летию образования ТАССР.
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чаралары кысаларында «Татарстан - безнең уртак йортыбыз» дигән дәрес үткәрелде. Дәрес барышында 3 нче Б сыйныфы укучылары ТАССРның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, туган ил турында мәкальләр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, туган шәһәребезнең яраткан почмаклары турында сөйләделәр, йөрергә яраткан урыннарының фотосурәтләрен күрсәттеләр. Әлеге чара укучыларны патриотик рухта тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия, аларның туган як тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә кызыксынуларын арттырырга һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына җәлеп итәргә мөмкинлек бирә
-
Мы – друзья природы! / Без-табигать дуслары! / We are the Friends of Nature! 10.02.2020

В 5 классе прошёл экологический КВН, интегрированный с английским языком, «Мы – друзья природы!» ("We are the Friends of Nature!"). Мероприятие включало в себя несколько основных конкурсов: «Живая и неживая природа», «Зашифрованное слово», «Загадки», «Эрудит», «Литературный аукцион», «Отгадай животное», «Лучший переводчик», «Скороговорки». Данное мероприятие позволяет акцентировать внимание школьников на природе, заставляет задуматься о том, насколько она ценна и что каждый из нас может сделать, чтобы сохранить окружающий нас мир. Интеграция с предметной областью "Английский язык" способствует развитию познавательного и творческого потенциала обучающихся и повышению мотивации к изучению естественнонаучных и филологических дисциплин.
5 нче сыйныфта инглиз теле белән интеграцияләнгән " Без-табигать дуслары!” экологик КВН узды. Чара «Тере һәм тере булмаган табигать», «Яшерелгән сүз», «Табышмаклар», «Эрудит», «Әдәби аукцион», «Хайванны бел», «Иң яхшы тәрҗемәче», «Тизәйткечләр» кебек берничә төп конкурсны үз эченә алды. Бу чара укучыларның игътибарын табигатькә юнәлтергә мөмкинлек бирә, аның ни дәрәҗәдә кыйммәт булуы һәм әйләнә-тирәлекне саклау өчен һәрберебезнең нәрсә эшли алуы турында уйланырга мәҗбүр итә. "Инглиз теле" фән өлкәсе белән интеграцияләү укучыларның танып-белү һәм иҗади потенциалын үстерүгә һәм табигый-фәнни һәм филологик дисциплиналарны өйрәнүгә мотивацияне арттыруга ярдәм итә.
-
Памяти павших будьте достойны! / Һәлак булучылар истәлегенә лаеклы булыгыз 07.02.2020

В начальной школе начался марафон "Памяти павших будьте достойны". В рамках этого марафоне в актовом зале прошел конкурс стихов и песен на военную тематику, где был подведены итоги конкурса рисунков "Помним! Гордимся!". Также учащимся предоставили интересную информацию о Великой Отечественной Войне.
Башлангыч мәктәптә "һәлак булучыларны искә алу" марафоны башланды. Әлеге марафон кысаларында актлар залында хәрби тематикага багышланган «Хәтерлибез! Горурланабыз!» исеме астында шигырьләр һәм җырлар конкурсы узды. Шулай ук укучыларга Бөек Ватан сугышы турында кызыклы мәгълүмат бирелде.
-
Между прошлым и будущим. / Үткән белән киләчәк арасында 05.02.2020

Мероприятие «Между прошлым и будущим», посвящённое 100-летию со дня образования ТАССР, прошло в 6 А классе. Классный руководитель, Рябова Ирина Сергеевна, рассказала об истории татарского народа, создании автономной республики, затронув основные события прошедшего века. Она также познакомила учащихся с произведениями ведущих татарских классиков о родном крае. Полученные в ходе мероприятия знания, его участники закрепили в ходе проведённой тематической викторины.
ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган «Үткән белән киләчәк арасында» дигән чара 6 нчы А сыйныфта узды. Сыйныф җитәкчесе Рябова Ирина Сергеевна, узган гасырның төп вакыйгаларына кагылып, татар халкы тарихы, Автономияле Республиканың барлыкка килүе турында сөйләде. Ул шулай ук укучыларны туган як турында әйдәп баручы татар классикларының әсәрләре белән таныштырды. Чара барышында алган белемнәрен анда катнашучылар үткәрелгән тематик викторина барышында ныгыттылар.
-
Марафон знаний /Белем марафоны 03.02.2020

С 3 февраля по 8 февраля 2020 года в начальной школе будет проходить предметная неделя «Марафон знаний». 3 февраля на общешкольной линейке учащихся ознакомили с планом недели. В рамках недели учителями начальных классов запланированы различные мероприятия: конкурсы, интеллект-игры, выпуск стенгазет, КВН, экологическое путешествие. Запланированы мероприятия, посвященные 75-летию Победы: выставка рисунков, музыкально-литературный марафон «Памяти павших будьте достойны». Проведение предметных недель в нашей школе стало хорошей традицией и вызывает у учащихся повышенное внимание и желание проявить себя. Предметные недели сплачивают школьников, делая их командой, развивают творческие способности и логическое мышление.
2020 нче елның 3 нче февраленнән 8 нче февраленә кадәр башлангыч мәктәптә «Белем марафоны» дип аталган фән атнасы узачак. 3нче февраль көнне мәктәп линейкасында укучыларны атна планы белән таныштырдылар. Атна кысаларында башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан төрле чаралар планлаштырылган: конкурслар, интеллектуаль уеннар, стена газеталары чыгару, КВН, экологик сәяхәт. Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар: рәсемнәр күргәзмәсе, «Һәлак булучыларны искә алыгыз» музыкаль-әдәби марафон планлаштырылган. Безнең мәктәптә фән атналарын үткәрү яхшы традициягә әйләнде һәм укучыларда үз-үзләрен күрсәтү теләге зур. Предмет атналары укучыларны берләштерә, аларны команда итеп ясый, иҗади сәләтләрне һәм логик фикерләүне үстерә.
-
100-летие образования Татарской АССР / Татарстан АССР төзелүгә 100 ел 30.01.2020

В 2020 году исполняется 100 лет со дня образования Татарской АССР. Президент России В.В. Путин подписал указ о праздновании этой даты. На этой неделе учащиеся 1 А класса совершили путешествие в прошлое Татарстана на историческом экспрессе «Рождение Республики» и окунулись в события столетней давности.
2020 нче елда Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тула. Россия Президенты В.В. Путин әлеге датаны бәйрәм итү турындагы указга кул куйды. Бу атнада 1нче А сыйныфы укучылары Татарстанның үткәненә сәяхәт кылдылар һәм йөз ел элек булган вакыйгаларга чумдылар.
-
Вышибалы / “Бәреп чыгару” уены 29.01.2020

Сегодня прошли спортивные соревнования по народной игре «Вышибалы». В конкурсе приняли участие мальчишки 6 классов. Всю энергию и силы ребята старались проявить в игре. Взлеты и падения, радость победы и напряженная борьба, стремление стать лучшими - именно в эти моменты проявлялся командный дух класса, лидерские качества участников соревнований. «Дань традиции, как и в былые времена игра остается актуальной и интересной, а самое главное доступной для всех, не зависимо от уровня физической подготовки, что позволяет популяризовать дет ский спорт в целом», - сказал учитель физкультуры, Багаутдинов Ринат Рауфович. В конце мероприятия состоялось торжественное награждение победителей. Первое место занял 6 "Б", второе место - 6 "А". Участники соревнований получили грамоты.
Бүген «Бәреп чыгару» уены буенча спорт ярышлары узды. Конкурста 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Балалар бөтен көчләрен уенда күрсәтергә тырыштылар. Җиңү шатлыгы һәм киеренке көрәш, иң яхшысы булу омтылышы - нәкъ менә шушы мизгелләрдә сыйныфның команда рухы, ярышта катнашучыларның лидерлык сыйфатлары чагылды. "Элекке еллардагы кебек үк, уен актуаль һәм кызыклы, ә иң мөһиме, физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, һәркем өчен уңайлы булып кала бирә", - диде физкультура укытучысы Баһаветдинов Ринат Рәүф улы. Чара ахырында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Беренче урынны-6 нчы Б сыйныфы, икенче урынны-6 нчы А сыйныфы командалары алды. Ярышта катнашучылар грамоталар белән бүләкләнделәр.















