Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Юрашская средняя общеобразовательная школа» Елабужского муниципального района РТ /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы ««Иске Юраш урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе /
Визитная карточка
Адрес: | село Старый Юраш, ул. Школьная, д.25 |
Телефон: | +7(855)-577-11-20 |
E-Mail: | styur.elb@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старо-Юрашская средняя школа" ЕМР РТ |
Руководитель: | Саляхутдинова Файма Тимербаевна |
Год основания учреждения: | 1998 |
У нас учатся: | 49 учащихся. Иностранных граждан нет. |
У нас учат: | 12 педагогов. Язык обучения русский и татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Юрашская средняя общеобразовательная школа» Елабужского муниципального района РТ /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы ««Иске Юраш урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе / - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Котлыйбыз/Поздравляем
25.08.2023
Чын күңелдән котлыйбыз.
Поздравляем!
-
Сабантуй сылуы./ Мисс Сабантуй
03.06.2023
"Сабантуй сылуы-2023" муниципаль конкурсының сайлап алу туры булып узды. анда мәктәбебезнең уңган сылу кызы, 9 нчы сыйныф укучысы Бикмухаметова Гөлназ уңышлы чыгыш ясады. Афәрин, Гөлназ. Алга таба да уңышлар сиңа.
Состоялся отборочный тур муниципального конкурса "Мисс Сабантуй-2023". На этом конкурсе успешно выступила ученица 9 класса Бикмухаметова Гульназ. Молодец, Гульназ. Удачи тебе и дальше.
-
Балалар сабантуе./ Детский сабантуй.
01.06.2023
Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көне буларак истә кала. Аны 1950 елдан башлап Җир шарының һәр почмагында зурлап үткәрәләр. Бу көнне дөньяның 30дан артык илендә яшәүче нәниләр өчен күптөрле чаралар, тамашалар оештырыла. Әлеге бәйрәмнең максаты - беренче чиратта өлкәннәргә күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда да булырга тиешлеген искә төшерү.Кояшның үтәли кыздыруы да бу көнне беркемне дә куркытмады. Әти-әниләрен, әби-бабайларын кулларыннан җитәкләгән бала-чага тизрәк мәктәп янына ашыкты. Сабыйлар өчен махсус 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Сабан туе үткәрүмәктәбебездә матур гадәткә әверелде. Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды.Ә бәйрәм күркәм традиция буенча гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, тарихыбызны барлаган милли уеннар һәм тамаша белән башланып китте.Балаларчүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу кебек уеннарында бик теләп катнаштылар. Уеннарда яшьлекләрен искә төшереп өлкән буын вәкилләре дә катнашты.
Первый день лета запомнится как праздник, добавляющий душевного тепла, света, добра - День защиты детей. С 1950 года его стали проводить в каждом уголке земного шара. В этот день для малышей, проживающих более чем в 30 странах мира, организуются различные мероприятия и представления. Цель этого праздника-в первую очередь напомнить взрослым, что веселое и счастливое детство должно быть в каждом ребенке.Сквозняки солнца в этот день тоже никого не испугали. Дети, возглавляемые своими родителями, бабушками и дедушками, поспешили в школу. Специально для малышей в нашей школе стало доброй традицией проводить Сабантуй в честь 1 июня - Международного Дня защиты детей. В этом году он прошел более масштабно, содержательно и организованно.А праздник по доброй традиции начался с национальных игр и зрелищ, рассказывающих о наших традициях, обычаях, истории.Дети с удовольствием участвовали в таких играх, как разбивание горшков, бег в мешках, перенос воды ложкой. В играх приняли участие и представители старшего поколения, вспоминая свою молодость.
-
Туган ягым чишмәләре.
29.05.2023
Чишмә… Бу сүзне ишетүгә, күз алдына салкын сулы, саф, чиста чишмә килә. Чишмәләр күп,ләкин безне гел үзенә чакырып торган туган ягым чишмәсе бөтенесеннән дә кадерле. Бүген мәктәбебезнең өлкән сыйныф укучылары туган ягым чишмәләренә сәяхәт иттеләр.Алар чишмә тирәләрен чистарттылар, суын эчеп тәмен тойдылар. Соңрак чишмә турында риваятъ тыңладылар.
Родник... Как только слышим это слово, перед глазами появляется родник с холодной, чистой водой. Родников много, но родник в моем крае, который всегда приглашает нас к себе, дороже всего. Сегодня старшеклассники нашей школы совершили поездку по родникам родного края.Они очистили окрестности родника. Позже слушали легенду о роднике.
-
Туган якны өйрәнү походы./Поход изучения родного края.
26.05.2023
Бүген мәктәбебез башлангыч сыйныф укучылары туган як табигатен өйрәнү максатыннан походка чыктылар. Элек -электән кешене тарихка җәлеп итүнең иң актив һәм иҗади формаларыннан берсе булып туган якны өйрәнү торган. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Авыллар тарихы - халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше, мөһим өлеше ул. Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү - һәрберебезнең бурычы.
Сегодня учащиеся начальных классов нашей школы отправились в поход с целью изучения природы родного края. Издревле одной из самых активных и творческих форм приобщения человека к истории было краеведение. Говорят, у народа, который не знает прошлого, нет будущего. У нас богатая история, культура, образование, мужественный, трудолюбивый народ. История сел-это неотъемлемая часть, важная часть истории нашего народа. Изучение их, воспитание чувства гордости за свой регион - задача каждого из нас.
-
Җәяүле булу җиңелме./ Легко ли быть пешеходом
25.05.2023
Яшь ЮИД членнары бүген балалар бакчасына нәни дуслары янына ашыктылар."Җәяүле булу җиңелме?"- дигән сорауга җаваплар эзләделәр.Юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерделәр.
Юные члены ГИБДД сегодня поспешили в детский сад к маленьким друзьям."Легко ли быть пешеходом?" Они вместе с воспитанниками детского сада искали ответы на этот вопрос.Еще раз напомнили о правилах дорожного движения.
-
Соңгы кыңгырау./Последний звонок.
23.05.2023
Соңгы кыңгырау бәйрәме якынлашканда, һәркем күңелендә мәктәп белән бәйле хәтирәләрне барлый. Ничә яшьтә булсаң да, уйларың Соңгы кыңгырауга, яшьлеккә илтә. Бүген, 23 май көнне мәктәбебездә соңгы кыңгырау яңгырады. Соңгы кыңгырау ул – мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга тәүге адымнарын ясарга әзерләнгән егет-кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның икенче туган йортлары – мәктәп белән, 9,11 ел буе белем биргән кадерле укытучылары белән дә хушлашу авазы. Барлык чыгарылыш сыйныфы укучыларын, укытучыларны, әти-әниләрне шушы истәлекле көн белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Мөстәкыйль тормышка аяк басучы укучыларга имтиханнарында зур уңышлар, якты, матур киләчәк һәм үз максатларына ирешүләрен телибез.
Когда приближается последний звонок, в душе каждого всплывают воспоминания, связанные со школой.Сколько бы тебе ни было лет, мысли уносят тебя в последний звонок, в юность. Сегодня, 23 мая, в нашей школе прозвенел последний звонок. Последний звонок-это как бы напоминание выпускникам школы о том, что предстоящие дни будут и прекрасными, и беспокойными, и прекрасными, и трудными. Этот звон – звук прощания с их вторым родным домом-школой, с дорогими учителями, с которыми они учились в течение 9-11 лет. От всей души поздравляем всех выпускников, учителей, родителей с этим знаменательным днем. Желаем учащимся, вступающим в самостоятельную жизнь, больших успехов на экзаменах, светлого, прекрасного будущего и достижения поставленных целей.
-
Язгы аҗаган уены./ Игра Зарница
20.05.2023
Аҗаган-башлангыч хәрби әзерлек буенча шәхси күнекмәләрне тормышка ашыруда, сугышчан хәрәкәтләрне имитацияләүдә, хәрби-патриотик һәм спорт эшен камилләштерүдә хис-кичерешләр бирә торган хәрби-спорт бәйрәме. 19 май конне мәктәбебездә язгы аҗаган уены утте. Бәйрәмдә палатка жыю, беренче ярдәм күрсәтү, дару үләннәрен тану, противогаз кию, ориентлашу, каршылыклар аша үтү кебек уеннар оештырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Зарница-военно-спортивный праздник, который способствует реализации индивидуальных навыков по начальной боевой подготовке, имитации боевых действий, совершенствованию военно-патриотической и спортивной работы. 19 мая в нашей школе прошли игры весенней Зари. На празднике были организованы такие игры, как сбор палатки, оказание первой помощи, распознавание лекарственных растений, надевание противогаза, ориентирование, преодоление препятствий. Праздник прошел очень весело.
-
Чәршәмбе өмәсе/Средник.
17.05.2023
Бүген мәктәп яны уку-тәҗрибә участогында укучылар һәм мәктәп коллективы бәрәңге, чөгендер, кишер, суган утырттылар, помидор, кәбестә өчен участоклар әзерләделәр, чәчәк бакчаларын һәм җиләк-җимеш агачлары астындагы территорияне тәртипкә китерделәр. Моннан тыш, укучылар иҗтимагый - файдалы эшкә җәлеп ителәләр. Барысы да тырышып һәм зур теләк белән эшләделәр.
Сегодня на пришкольном учебно-опытном участке учащиеся и коллектив школы посадили картофель, свеклу, морковь, лук, подготовили участки под помидоры, капусту, привели в порядок цветники и территорию под фруктовыми деревьями. Кроме того, учащиеся вовлекаются в общественно - полезную работу. Все работали усердно и с большим желанием.
-
«Балалар иҗтимагый оешмалары көне» . /«День детских общественных организаций»
16.05.2023
2023 елның 15 маенда мәктәптә «Балалар иҗтимагый оешмалары көне» темасына дәрестән тыш дәресләр узды. Балалар иҗтимагый оешмаларның тарихы белән таныштылар, бүгенге көндә мондый оешмаларның күп булуын белделәр, һәм аларның күбесе Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Беренчеләр хәрәкәте»нә берләшүен ачыкладылар. «Россия белән булу, кеше булу, хәрәкәттә булу, беренче булу, бергә булу» хәрәкәтенең нинди миссиясе барлыгын искә төшерделәр. "Беренчеләрнең хәрәкәте белән җәй" видеоролигын карагач, балалар проектларда катнашып, үз осталыкларын күрсәтүнең уникаль мөмкинлеге белән таныштылар. Укучылар нәтиҗә ясадылар: барысы да безнең кулларда. Чөнки беренчеләрдән булып хәрәкәттә катнашу ял итүне оештырырга гына түгел, ә дуслашырга, булдырырга һәм яңалыкка омтылырга да ярдәм итә.
15.05 2023 г. в школе прошли внеурочные занятия «Разговоры о важном» на тему: «День детских общественных организаций». Ребята познакомились с историей детских общественных организаций, узнали, что сегодня таких организаций существует большое количество, и многие из них объединились в Российское движение детей и молодежи «Движение первых». Вспомнили, какая миссия у Движения первых «быть с Россией, быть человеком, быть в движении, быть первым, быть вместе». Просмотрев видеоролик «Лето с Движением первых», ребята познакомились с уникальной возможностью проявить свои умения, участвуя в проектах. Обучающиеся сделали вывод: все в наших руках. Ведь участие в Движении первых помогает организовать не только досуг, но и дружить, создавать и стремиться к новому.