Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Юрашская средняя общеобразовательная школа» Елабужского муниципального района РТ /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы ««Иске Юраш урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе /
Визитная карточка
| Адрес: | село Старый Юраш, ул. Школьная, д.25 |
| Телефон: | +7(855)-577-11-20 |
| E-Mail: | styur.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Юрашская средняя школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Саляхутдинова Файма Тимербаевна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 49 учащихся. Иностранных граждан нет. |
| У нас учат: | 12 педагогов. Язык обучения русский и татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Юрашская средняя общеобразовательная школа» Елабужского муниципального района РТ /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы ««Иске Юраш урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе / - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Мәхәббәт-тылсымлы көч/День влюбленных 17.02.2024

Мәхәббәт-тылсымлы көч.
Бүген мәктәбебездә ,дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында "Мәхәббәт-тылсымлы көч" девизы астында кичә булды.Сигезенче сыйныф укучылары Басырова Диана,Мирхайдарова Алия,Шакиров Айназ "Килен белән танышу" хикәясен сәхнәләштерделәр.Набиуллина Фәридә ,11 сыйныф укучысы Мирхайдарова Азалия шигьри тәлгәшләрен бүләк иттеләр.Кичәнең икенче өлешендә кызлар,егетләр төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар.Ә азакта әлбәттә -дискотека!
День влюбленных.
Сегодня в нашей школе, в рамках внеурочной деятельности, состоялся вечер под девизом "Любовь - волшебная сила". Девушки и юноши соревновались в различных конкурсах.А в конце - дискотека!
-
Хәрби-патриотик айлык/Месячник патриотического воспитания 16.02.2024

Хәрби-патриотик айлык.
35 ел элек – 1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне Совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды. Бу әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды.Барлык сыйныфларда сыйныф сәгатьләре узды.Военно-патриотический месячник. 35 лет назад - 15 февраля 1989 года - навсегда вошло в историю нашей страны. В этот день последние бойцы советских войск были выведены из Афганистана. Этот заклад вошел в историю как день чествования наших мужчин, памяти своих земляков, погибших на чужбине, знакомства с состоянием их близких.Прошли классные часы. -
Хәрби-патриотик айлык/Месячник патриотического воспитания 15.02.2024

Хәрби-патриотик айлык. Батырларның даны мәңгелек.Бүген бөек шагыйребез, Советлар Союзы герое - Муса Җәлилнең тууына 118 ел.Бөек Ватан сугышы елларында ул хәрби газета хәбәрчесе була, авыр яраланудан соң әсирлеккә эләгә. Иптәшләре белән дошман тылында эшли торган яшерен төркем оештыра. 1944 елның 25 августында Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелә.1956 елда ,Җәлил ,үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. 1957 елда - Ленин премиясе белән бүләкләнә.Муса Җәлил - чын мәгънәсендә, каһарманлык билгесе, Ватанга чиксез тугрылык һәм мәхәббәт символы! Аның исеме тарих битләрендә мәңгегә! Шушы уңайдан "Муса Җәлил шигырьләре"бәйгесе уздырылды. Җиңүчесе ,11 сыйныф укучысы Азалия Мирхайдарова.
Военно-патриотический месячник. Победительница конкурса "Стихи Мусы Джалиля", ученица 11 класса Азалия Мирхайдарова. Сегодня 118 лет со дня рождения великого поэта, героя Советского Союза Мусы Джалиля. В годы Великой Отечественной войны он был корреспондентом военной газеты, после тяжелого ранения попал в плен. С товарищами организует тайную группу, которая работает в тылу противника. 25 августа 1944 года Муса Джалиль и десять его соратников были казнены в тюрьме Плетцензее. В 1956 году, после смерти Джалиля, он был удостоен звания Героя Советского Союза. В 1957 году - награждён Ленинской премией. Муса Джалиль - настоящий символ героизма, бесконечной верности и любви к Родине! Его имя навсегда на страницах истории!
-
Йомгаклау әңгәмәсе/Итоговое собеседование 14.02.2024

Йомгаклау әңгәмәсе.
14 февральдә Татарстан тугызынчы сыйныф укучылары рус теленнән йомгаклау әңгәмәсен тапшырачак. Укучыларга түбәндәге эшләрне башкарырга туры киләчәк 1.Текстның өзекләрен кычкырып укырга .2.Укылган текстны сөйләп бирергә. 3. Тәкъдим ителгән темаларның берсе буенча монолог төзергә 4.Имтихан алучы белән аралашырга.Имтихан 9.00 сәгатьтә башлана. Әңгәмә нибары 15 минут, "зачет" өчен минималь балл - 10 . Һәр тугызынчы сыйныф укучысына "зачет" алырга кирәк. Егетләрнең барысына да уңышлар телибез!
Итоговое собеседование.
14 февраля, татарстанские девятиклассники будут сдавать итоговое собеседование.
Напоминаем, какие задания ребятам предстоит выполнить
???? Прочитать вслух отрывок текста
???? Устно пересказать прочитанный текст
???? Составить монолог по одной из предложенных тем
???? Пообщаться с экзаменатором
⏰ Начало экзамена в 9.00. Собеседование длится всего 15 минут, минимальный балл для «зачета» – 10.
❗Итоговое собеседование – допуск к ОГЭ. Каждому девятикласснику необходимо получить «зачет».
Желаем всем ребятам удачи и ни пуха, ни пера!
-
Хәрби-патриотик айлык/Месячник патриотического воспитания 13.02.2024

Хәрби-патриотик айлык.
Хәрби-патриотик айлык кысаларында " Күңелле стартлар"уены узды.
Месячник патриотического воспитания.
В рамках военно-патриотического месячника прошла игра «Веселые старты».
-
Котлыйбыз/Поздравляем 12.02.2024

Котлыйбыз.
Башкалабыз Казан шәһәрендә узган татар теле фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнашып,мәктәбебез данын яклау өчен үзләренең өлешләрен керткән иң тырыш укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз.Закирова Айсылу-призер,Мирхайдарова Азалия,Шайдуллина Диана,Набиуллина Зәмирә.Алга таба яңа үрләргә ирешүегезне телибез.
Поздравляем.
Поздравляем самых старательных наших девушек, которые защитили честь нашей школы, приняв участие в заключительном этапе республиканской олимпиады по татарскому языку в Казани. Закирова Айсылу-призер Мирхайдарова Азалия Шайдуллина Диана Набиуллина Замира Желаем дальнейшего достижения новых высот.
-
Студентлар белән очрашу/Встреча с студентами 10.02.2024

Студентлар белән очрашу.
Студентлар белән очрашу.Бүген бездә кунакта Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары.Очрашу кызыклы һәм мавыктыргыч узды
Встреча с студентами.
Встреча со студентами.Сегодня у нас в гостях студенты Елабужского колледжа культуры и искусств.
-
Котлыйбыз/Поздравляем 09.02.2024

Котлыйбыз!
Мәктәбебезнең кызлар җыелма командасы , "Гаилә елы" уңаеннан оештырылган баскетбол буенча муниципаль спартакиадада икенче урынны яуладылар.Спортсмен кызларыбыз:
Гайнуллина Зилә
Назмутдинова Айзилә
Мулланурова Лилиана
Шайдуллина Диана
Набиуллина Иркәне чын күңелдән котлыйбыз!Поздравляем!
Сборная девушек нашей школы заняла второе место в муниципальной спартакиаде по баскетболу, посвященной "Году семьи". Наши спортсменки: Гайнуллина Зиля Назмутдинова Айзиля Мулланурова Лилиана Шайдуллина Диана Набиуллину Иркя!Поздравляем!
-
Парламент дәресләре/Парламентские уроки 08.02.2024

Парламент дәресләре.
Бүген,"Парламент дәресләре-2024" кысаларында ,6 сыйныф укучылары "Сайлау әлифбасы" дип аталган әңгәмәдә катнаштылар.Алар сайлаулар турында мәгьлүмат алдылар."Парламент дәресләре-2024" кысаларында ,4 сыйныф укучысы Юнусова Диләрә Динар кызы ,башлангыч сыйныф укучылары арасында мәктәп күләмендә уздырылган "Минем гаиләм сайлауларда катнаша" дип аталган рәсем конкурсында беренче урынны яулады.
Парламентские уроки.
Сегодня, в рамках "Парламентских уроков-2024", учащиеся 6 класса приняли участие в беседе "Азбука выборов". Они получили информацию о выборах. В рамках «Парламентских уроков-2024» ,ученица 4 класса Юнусова Диляра Динаровна заняла первое место в школьном конкурсе "Моя семья участвует в выборах".
-
Химия атналыгы/Неделя химии 07.02.2024

Химия атналыгы.
Химия атналыгы.1-5 сыйныф укучылары химия кабинетына һәм лабораториясенә сәяхәт ясадылар.Сигезенче сыйныф укучылары аларга химия фәне турында кызыклы һәм мавыктыргыч мәгьлүматләр бирде.
Неделя химии.
В рамках "Неделя химии" обучающиеся 1-5 классов совершили путешествие в кабинет химии и лабораторию . Обучающиеся восьмого класса дали рассказали им интересные и увлекательные сведения о химической науке.











