Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423620, Республика Татарстан, Елабужский район, село Морты, улица Молодежная 2-я, дом 20 |
| Телефон: | +7(855)-577-42-67 |
| E-Mail: | Smort.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мортовская основная школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Хадиев Фаниль Василович |
| Год основания учреждения: | 1938 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 12 учителей Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе” - новости
Страницы: << 261 ( 262 ) 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Хәтер көне 22.06.2013

Бүген - Хәтер көне. 22 июнь- Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу дата сугыш афәтен кичергәннәрнең яраларын кузгата, хатирәләрне яңарта...Сугыш вакыйгалары бездән ерагайган саен ветераннар сафы да сирәгәя бара. Безнең авылыбызда да бары тик ике сугыш ветераны яши. Сугыш чоры балаларын да искә алдык. Шуларның берсе - Альметьева Флёра апа белән очрашу булды. Флёра апа балаларга сугыш чорындагы тормышның авырлыгы турында сөйләде. Балалар игътибар белән тыңладылыр, кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
Хәтер көне алдыннан 21.06.2013

Бүген "Карлыгач" балалары белән Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл тирәсен матурладык.
-
Ленинград балаларын искә алу 20.06.2013

Бүген лагерьда Ленинград балаларын искә алдык.
-
"Килен биегән аланына сәяхәт" 19.06.2013

Безнең авылыбызның матур бер җирендә "Килен биегән" аланы бар. Ул аланда элек яшь киленнәрне биетеп караганнар. Аланның исеме дә шуннан килеп чыккан. Менә шунда без бүген "Карлыгач" балалары белән сәяхәткә бардык. Анда челтер-челтер чишмә ага, төрле кошлар сайрый, хуш исле чәчәкләр үсә. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, туйганчы каен җиләге ашадылар!
-
"Карлыгачта" Сабантуй!!! 18.06.2013

Сабантуй — гасырлар буенча нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык. Тарихы бик тирәннәргә, әллә-ничә мең елларга җиткән халык бәйрәме — Сабантуй XXI гасырда да татар милләтен таныту, аның рухи бердәмлеген, мәдәниятен, телен саклау чарасы, символы буларак яшәвен дәвам итә. Бәйрәмнең бөеклеге, дәрәҗәсе милли үзаңыбызда көннән-көн югары урын ала бара. Татарның гасырларны гасырларга бәйләүче олы бәйрәме инде дөнья бәйрәменә әверелеп бара - аны бер Татарстан гына түгел, Россия һәм хәтта чит илләрдә дә кадерләп билгеләп үтәләр. Менә бүген "Карлыгач" ял - сәламәтләндерү лагеренда да Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Балалар өчен бик күп уеннар, ярышлар оештырылды. Чүлмәк вату, капчыкта сикерү, авызга йомырка кабып йөгерү, җырлау, бию - берсе дә калмады. Әлбәттә, һәр бала да истәлекле призлар белән бүләкләнде.
-
Ягез әле, егетләр! 18.06.2013

Бүген шулай ук "Карлыгач" егетләре өчен "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе оештырылды.
-
Табигать - безнең йортыбыз 17.06.2013

Бүген "Карлыгач" балалары янә табигать кочагында.
Куанып хозурда йөргәндә,
Карурман куенына кергәндә,
Беркемнең каргышын алма син,
Күбәләк тә елап калмасын...
Сак бул син, сабыем, сак бул син,
Саклый күр табигать баласын.
Онытма, туган җир бер генә,
Кадерләрен аның бел генә...
Дәвала аның һәр ярасын,
Син бит соң табигать баласы!
-
Соңгы сынау 17.06.2013

Ниһаять, барлык имтиханнар да артта калды. Алда - чыгарылыш кичәсе.
-
Юлда булсаң — бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел! 14.06.2013

Бүген "Карлыгач" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укытучы Гайфетдинов Рәшид Ахатович балаларга "Юлда булсаң — бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!" дигән уен - дәрес уздырды. Чараның максаты: юл йөрү кагыйдәләре , транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту, урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү, тормышта, юлда бу билгеләрнең зарурилыгын төшендерү; балаларда игътибарлылык тәрбияләү.
-
Күңелле стартлар 14.06.2013

Бүген шулай ук "Карлыгач" балалары өчен "Күңелле стартлар" оештырдык. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.









