Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423620, Республика Татарстан, Елабужский район, село Морты, улица Молодежная 2-я, дом 20 |
| Телефон: | +7(855)-577-42-67 |
| E-Mail: | Smort.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мортовская основная школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Хадиев Фаниль Василович |
| Год основания учреждения: | 1938 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 12 учителей Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе” - новости
Страницы: << ( 261 ) 262 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Парламент дәресе 02.09.2013

Бүген барлык мәктәпләрдә дә РФ Конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан “Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары” темасы астында Парламент дәресе узды.
-
Белем бәйрәме 02.09.2013

И кояшлы, якты, көләч иртә!
Кыңгыраулы, җырлы сентябрь!
Өметләре көннең синдәдер лә,
Өметләрем минем синдәдер,
Мәктәп бакчасында, рәшәткәдә -
Балачакның хыял рәшәсе.
И мәктәбем!
Шул хыяллар белән,
Кыңгыраулар белән дәшәсең.
Мең кат сагынып,
Мең кат сагындырып,
Каршы ала безне бу мәктәп –
Укытучының елмаюы белән,
Уку елы белән бүләкләп.
-
Бөтенроссия экологик өмә 31.08.2013

Бүген, 31 августта, ил күләмендә “Бөтенроссия экология өмәсе-Яшел Россия” дигән акция узды. Акция РФ Федерация Советы, Дәүләт Думасы, РФ Табигый байлыклар һәм экология, РФ Төбәкләр үсеше министрлыклары булышлыгында уза һәм Россиядә Әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышлана.
Мондый өмә уздыру идеясе Эстониядә барлыкка килә. Әлеге Балтыйк буе республикасында 2008 елдан бирле ел саен шушындый масштаблы акция оештырыла. Россиядә ул тәүге тапкыр 2011 елның маенда уздырылды.
РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел Россия территориясендә каты көнкүреш калдыклары законсыз түгелгән 56567 чүплек ачыкланган, шуларның 40663 е бетерелгән.
Законсыз чүплекләрнең иң зур өлеше – 55 проценты торак пунктлар территорияләренә туры килә. Тагын 16 проценты- су саклау зоналарында, 15 проценты - авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, 7 проценты урман фонды җирләрендә урнашкан. Шушы чара уңаеннан безнең мәктәптә дә өмә узды. Өмәдә барлык мәктәп хезмәткәрләре дә катнашты.
-
"Карлыгач"лагеренда ял тәмам 01.07.2013

"Карлыгач" лагеренда ял тәмамлану уңаеннан зур бәйрәм узды. Балалар бик матур һәм күңелле концерт номерлары әзерләделәр, туйганчы уйнадылар, биеделәр, җырладылар.
-
Юкә чәчәге җыю 29.06.2013

Хуш исе иснәп туймаслык, шифалы чәе эчкән саен җанга дәва бирә, тәнгә көч кертә. Табигатьтә юкә агачы 20 нче елында чәчәк ата. Июнь-июль айларында юкә мул итеп чәчәккә күмелә. Юкә чәчәген җыю өчен иң яхшы вакыт чәчәкләрнең яртысы ачылган, яртысы бөреләнеп торган чак. Җыйгач аны күләгәле, җиләс урында киптергечләрдә киптерәләр. Кипкән чәчәкләрне кәгазь яки тукыма янчыкларда караңгы, җилләтелә торган урында саклыйлар. Дөрес киптергән, саклаган очракта юкә чәчәге файдалы үзлекләрен 3 ел буе югалтмый. Өстәвенә юкә чәчәге – баллы үсемлек. Юкә балы гомер-гомергә иң югары сортлы бал булып саналды һәм санала. Ул юкә чәчәгеннән калышмый, төрле авыруларны дәвалауда шифасы зур.
-
Партизаннар көне 28.06.2013

29 июнь - Партизаннар көне. Бу көн уңаеннан "Карлыгач" лагеренда " Зарница" уены үтте. Уен бик мавыктыргыч һәм үзенчәлекле булды.
-
Яр буенда ял 26.06.2013

Бүген "Карлыгач" балалары белән янәдән су буена төштек. Балалар балык тоттылар, яр буенда су коендылар, тау битендә җиләк ашадылар.
-
Аттестат о среднем образовании 25.06.2013

Cегодня состоялось торжественное мероприятие, на котором учащимся 9 класса были вручены аттестаты о среднем образовании. Поздравляем!
-
Минем туган җирем 25.06.2013

"Карлыгач" ял - сәламәтләндерү лагере. "Минем туган җирем" конкурсы.
-
Урман хуҗалыгына экскурсия 24.06.2013










