Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1-Центр национального образования» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «1 нче гимназия-Милли белем бирү үзәге» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423603, Республика Татарстан, город Елабуга, улица Пролетарская, дом 28а, Республика Татарстан, город Елабуга, улица Пролетарская, дом 26 |
Телефон: | +7(855)-573-40-93-гимназия, +7(855)-573-71-92-д.сад |
E-Mail: | G1.Elb@tatar.ru; detskiisadgim1@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1-Центр национального образования" ЕМР РТ |
Руководитель: | Аслямова Гузель Файзулхаковна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 420 обучающихся и 207 дошкольников, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 33 учителя и 20 воспитателей Языки обучения татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1-Центр национального образования» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «1 нче гимназия-Милли белем бирү үзәге» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
День неизвестного солдата/ Билгесез солдат көне 03.12.2021
3 декабря наша страна отмечает День неизвестного солдата. Эта сравнительно новая памятная дата в российской истории. Этот памятный день призван увековечить память, воинскую доблесть и бессмертный подвиг советских и российских воинов, которые погибли в боевых действиях и чьи имена остались неизвестными. Впервые День неизвестного солдата в нашей стране отмечали 2014 году. С целью воспитания у учащихся уважения к защитникам Родины, чувства гордости за свой народ, отстоявший свободу и независимость Отчизны в суровые годы, а также формирования знаний о памятной дате 3 декабря, в гимназии прошли Музейные уроки, приуроченные к этой дате.
3 декабрьдә илебез Билгесез солдат көнен билгеләп үтә. Бу Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата Совет һәм Россия сугышчыларының истәлеген, хәрби батырлыгын һәм үлемсез каһарманлыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Илебездә Билгесез солдат көнен беренче тапкыр 2014 ел билгеләп үттеләр. Укучыларда Ватанны саклаучыларга карата хөрмәт, кырыс елларда Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган үз халкы өчен горурлык хисе тәрбияләү, шулай ук 3 декабрьдә истәлекле дата турында белемнәрне формалаштыру максатыннан, гимназиядә әлеге датага багышланган музей дәресләре үткәрелде.
-
Декада добра и милосердия/ Игелеклелек һәм шәфкатьлелек ункөнлеге 02.12.2021
С 1 по 9 декабря 2021 года в нашей гимназии стартует акция «Декада добра и милосердия!», главная цель - подарить людям понимание, душевное тепло и радость. Девиз декады: «У доброты много дорог и одна цель!» Учащиеся будут демонстрировать широту души, стремление помочь ближнему, заражать своим примером окружающих. У всех ребят есть шанс принять участие в акции! Среди основных принципов ««Декады добра и милосердия», вершить добрые дела, которые важны и значимы для каждого из нас. Главная идея акции – вместе сделать много добрых и полезных дел! Давайте, бескорыстно оказывать помощь другим. Можно просто улыбнуться и мир станет добрее и ярче. Ведь главное в декаде добра – не громкие слова, а реальные дела.
2021 елның 1-9 декабрендә безнең гимназиядә "Игелеклелек һәм шәфкатьлелек» ункөнлеге акция старт ала, аның төп максаты - кешеләрне аңлау, күңел җылысы һәм шатлык бүләк итү.Ункөнлекнең девизы: «Игелеклелек өчен юллар күп, ә максатыбыз бер!» Барлык балаларның да акциядә катнашу мөмкинлеге бар! «Игелеклелек һәм мәрхәмәтлелек» декадасының төп кагыйдәсе - изге гамәлләр кылу. Акциянең төп идеясе - бергәләп игелекле һәм файдалы эшләр эшләү.
-
Всемирный день борьбы со СПИДом/ Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2021
Ежегодно, 1 декабря, в соответствии с решением Всемирной организации здравоохранения и Генеральной Ассамблеи ООН, принятым в 1988 году, отмечается Всемирный день борьбы со СПИДом. Целью проведения Всемирного дня борьбы со СПИДом является привлечение внимания к этой проблеме людей всего мира, предотвратить заражение и остановить распространение ВИЧ – инфекции и СПИДа, повысить и усилить уровень знаний граждан по данному заболеванию, активизировать усилия общества в противодействии эпидемии, привлекая всевозможные средства и методы.
Ел саен, 1 декабрьдә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм БМО Генераль Ассамблеясенең 1988 елда кабул ителгән карары нигезендә, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнен үткәрүнең максаты-бөтен дөнья кешеләренең игътибарын әлеге проблемага җәлеп итү, ВИЧ – инфекциясе һәм СПИД таралуны булдырмау һәм туктату, әлеге авыру буенча гражданнарның белем дәрәҗәсен арттыру һәм көчәйтү.
-
Возьмемся за руки, друзья/ Бердәмлектә-көч 24.11.2021
С 17.11.2021 по 26.11.2021года в гимназии проведены тематические классные часы по профилактике радикального поведения молодежи и реализации Стратегии противодействия экстремизму: "Давайте дружить", "Возьмемся за руки, друзья", "Нам надо лучше знать друг друга", "Приемы эффективного общения", "Все мы разные, но все мы заслуживаем счастья", "Профилактика и разрешение конфликтов", "Богатое многообразие мировых культур", "Семейные тайны". С обучающимися состоялись профилактические беседы на темы: толерантности, недопущения межнациональной вражды и экстремизма с разъяснением административной и уголовной ответственности подростков и их законных представителей, в целях повышения уровня правосознания несовершеннолетних.
17 нче ноябрьдән 26 нчы ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында гимназиядә яшьләрнең радикаль үз-үзләрен тотышын профилактикалау һәм экстремизмга каршы көрәш Стратегиясен тормышка ашыру буенча түбәндәге темаларга сыйныф сәгатьләре үткәрелде:" Әйдәгез, дуслашыйк"," Кулга тотыныйк, дуслар"," Безгә бер-беребезне яхшырак белергә кирәк"," Нәтиҗәле аралашу алымнары", "Конфликтларны кисәтү һәм хәл итү". Шулай ук укучылар белән толерантлык, милләтара дошманлыкны һәм экстремизмны булдырмау, балигъ булмаганнарның хокук аңын арттыру максатыннан яшүсмерләр һәм аларның законлы вәкилләренең административ һәм җинаять җаваплылыгын аңлату буенча профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
-
Компьютер һәм тавыш. Звук в компьютере 19.11.2021
Бүген, математика, информатика, физика атналыгы кысаларында "Компьютер һәм тавыш" исемле чара үтте. 7А һәм 7Б сыйныфы укучылары тавыш төрләре, аларның табигатьтә, техникада, медицинада кулланылышы турында сөйлштеләр. Шулай ук цифрлы тавышның ничек ясалуын белделәр. Ахырда берничә укучы үзләренең тавышларын махсус программа ярдәмендә үзгәртү экспериментында катнаштылар.
Сегодня в рамках недели математики, информатики и физики ученики 7 классов приняли участие в мероприятии "Звук в компьютере". Они с большим интересом слушали про аналоговый и цифровой звук, обсуждали области их применения. В конце мероприятия был проведен эксперимент с "изменением голоса" на компьютере при помощи микрофона и специальной программы.
-
План на осенние каникулы/ Көзге каникул чорына чаралар планы 07.11.2021
-
Минем халкымның зәвыгы / Эстетика моего народа 30.10.2021
4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм алдыннан 1 нче гимназия-Милли белем бирү үзәге укучылары Бөтенроссия акциясе кысаларында «Минем халкымның зәвыгы» онлайн-флешмобында катнаштылар. Флешмоб барышында гимназия укучылары халыкыбызның зәвыгын , милли гореф-гадәтләрен иҗади номерлар һәм традицион костюмнар аша күрсәттеләр. Бу акция яшь тамашачыларга халыкларның уртак тамырлардан килеп чыгышы турында тагын бер кат искә төшерде. Халыклар бердәмлеге һәрвакыт Россиянең төп милли идеясе, аның лаеклы киләчәгенә нигез булып тора.
4 ноября в России отмечается День народного единства. В преддверии этого праздника учащиеся гимназии №1-Центра национального образования приняли участие в онлайн-флешмобе «Эстетика моего народа» в рамках Всероссийской акции. В ходе флешмоба учащиеся гимназии показывали эстетику народа, национальные обычаи через творческие номера и традиционные костюмы. Данная акция еще раз напомнила юным зрителям об общих корнях, о том что единство народов во все времена было и остаётся главной национальной идеей России, залогом её достойного будущего.
-
Сөмбелә бәйрәме /Праздник урожая 27.10.2021
Гимназиядә бүген Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Укучылар көз сылуы Сөмбеләгә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: матур итеп җырладылар, биеделәр, табышмаклар әйтештеләр. Балалар үзләренең фантазиягә байлыкларын да күрсәттеләр. Алар төрле яшелчәләрдән матур эшләнмәләр дә ясаганнар иде. Көзге муллык бәйрәме бик күңелле үтте.
Праздник Сюмбеля татарский народ проводил издревле после сбора урожая. В этот день на селе выбиралась самая красивая трудолюбивая, стройная, голубоглазая девушка, которую называли Сюмбеля. И на нашем празднике тоже появилась прекрасная Сюмбеля. Учащиеся азартно и весело принимали участие в веселой эстафете, подарили Сюмбеле свои песни и танцы.
-
Бөтенроссия халык санын алу – 2021/ Всероссийская перепись населения – 2021 14.10.2021
Бүген, 14 октябрьдә, Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү буенча мәгълүмати-аңлату эшләре кысаларында, гимназиядә «Бөтенроссия халык санын алу - 2021»темасына сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар шушы темага багышланган фильм карадылар, анда россиялеләр саны һәм ил халкын ни өчен исәпкә алырга кирәклеге турында кызыклы мәгълүматлар бар иде. Үткәрелгән чаралар барышында укучылар халык санын алу ни өчен кирәк, халык санын алу кайчан башлана һәм ничек узачак, халык санын алуда ничек катнашырга була кебек мөһим сорауларга җаваплар таптылар.
Сегодня, в 14 октября, в рамках информационно - разъяснительной работы по проведению Всероссийской переписи населения 2021, в гимназии прошли классные часы на тему «Всероссийская перепись населения - 2021». Ребята посмотрели учебный фильм, где в занимательной форме рассказывалось о численности россиян и для чего нужно переписывать всё население страны. В ходе проведенных мероприятий учащиеся узнали ответы на такие важные вопросы: для чего нужна перепись населения; когда начнется и как будет проходить перепись населения; как принять участие в переписи населения?
-
Милли мәктәптә фәннәрне татар телендә укыту: кыенлыклар һәм үсеш юллары 30.09.2021
Бүген Алабуга муниципаль районы “1 нче гимназия – Милли белем бирү үзәге” гомуми белем муниципаль бюджет учереждениесендә милли мәктәпләрнең директорлары һәм директор урынбасарлары, башлангыч сыйныфлар, география, тарих, математика, технология укытучылары өчен туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Милли мәктәптә фәннәрне татар телендә укыту: кыенлыклар һәм үсеш юллары” темасына муниципаль семинар үткәрелде.
Семинарның төп максаты: укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру, танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү, татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү, укучыларны мәдәниятара диалогка тарту һәм татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.
Семинарда катнашучылар саф татар телендә оештырылган “Шатлык” театр түгәрәге (җитәкчесе З.М.Илдарханова) чыгышын, 1В сыйныфында әлифба дәресен (укытучы И.Ф.Зиннатуллина), 5 нче сыйныфта тарих дәресен (укытучы Э.Р.Мурзина), 6 нчы сыйныфта математика дәресен (И.М. Гыйльметдинова), 7А сыйныфында география дәресен (А.А.Һадиуллина) карадылар. Дәресләр һәм чаралар укыту-тәрбия ягыннан зур әһәмияткә ия итеп төзелгән иде.