Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старошаймурзинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Шәйморза гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422460, РТ, Дрожжановский район, с. Старое Шаймурзино, ул. 22 партсъезда, дом 2 |
Телефон: | +7(843)-753-43-81 |
E-Mail: | Sss.Drz@tatar.ru; shaimurza@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Старошаймурзинская СОШ» |
Руководитель: | Сафиуллов Ильмас Фидаикович |
Год основания учреждения: | 1920 |
У нас учатся: | 52 учащихся |
У нас учат: | 24 учителей |
Новости Старошаймурзинской средней школы
Күңелләргә уелып калган көн
Опубликовано: 26.04.2017Апрель ай буе яңгырлы-карлы торды да, соңгы көннәрендә ялтырап кояш чыкты, гүя табигать тә татар дөньясына зур бәйрәм якынлашканны сизә. Әйе, бу көннәрдә, төгәлрәге 26нчы апрельдә, үзен татар дип санаган һәр кеше сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бөйрәм итә. Бу көнне безнең мәктәп тә иртәдән кичкә кадәр гөрләп торды. Иртән мәктәпкә килүчеләрне Былтыр белән Шүрәле каршы алды. Алар һәркемгә Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сораулар бирделәр, шигырьләреннән өзекләр сөйләттеләр. Коридорда Тукай шигырьләренә язылган җырлар яңгырап торды. Беренче дәрестән соң башлангыч сыйныф укучылары өчен “Шүрәле” әкиятеннән өзек күрсәтелде. Башка тәнәфесләрдә балалар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, кайбер әсәрләрен сәхнәләштерделәр, үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар, татарның гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкардылар. Татар теле һәм әдәбият укытучысы Арсланова З. Җ. 5-6нчы сыйныфлар өчен “ Балачактан беләм Тукайны” темасына дәрес үткәрде. Анда балалар шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары турында сөйләделәр, шигырьләрен танып белү буенча ярышта катнаштылар, Тукай белән бәйле истәлекле урыннар турында мәгълүмат тупладылар.
Бәйрәмнән бер генә бала да читтә калмады. Бу көн күңелләрдә балачакның якты истәлеге булып кереп калыр.
К списку новостей