Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старошаймурзинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Шәйморза гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422460, РТ, Дрожжановский район, с. Старое Шаймурзино, ул. 22 партсъезда, дом 2 |
Телефон: | +7(843)-753-43-81 |
E-Mail: | Sss.Drz@tatar.ru; shaimurza@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Старошаймурзинская СОШ» |
Руководитель: | Сафиуллов Ильмас Фидаикович |
Год основания учреждения: | 1920 |
У нас учатся: | 52 учащихся |
У нас учат: | 24 учителей |
Новости Старошаймурзинской средней школы
Волейбол ярышлары
Опубликовано: 26.03.201726нчы мартта мәктәптә Социалистик Хезмәт Герое Ә. Ш. Әбдриев истәлегенә волейбол ярышлары үткәрелде. Чара Иске Шәйморза урта мәктәбе директоры И. Ф. Сафиуллов һәм физкультура укытучысы Р. Р. Насибуллов тарафыннан оештырылды. Уенның спонсоры – Әхмәтгәрәй Шакирҗановичның улы Рөстәм Әбдриев иде. Ярышта Чүпрәленең спорт комитеты вәкиле Вилданов Руслан да катнашты. Барлыгы биш команда: “Чүпрәле –үзәк”, “Образование”, “Администрация”, “Шәйморза- авыл яшьләре” һәм “Шәйморза- укучылар” үзара көч сынашты.
Ярышлар тантаналы рәвештә Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте. Уенны ветеран физкультура укытучысы Нафин Н. А. Һәм Мушарапов Илдус кебек мәртәбәле судьялар бәяләде. Үзләренең волейболда осталыкларын раслап, “Шәйморза- авыл яшьләре” командасы беренчелекне яулады. 2 нче урынны - “Чүпрәле –үзәк”, 3 - “Образование”, 4- “Администрация”, 5 - “Шәйморза- укучылар” командалары алды.
Мондый дуслык ярышлары уенчылар һәм тамашачылар күңелендә якты хисләр калдыра, яшьләрдә спортка карата кызыксыну уята.
К списку новостей