Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старошаймурзинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Шәйморза гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422460, РТ, Дрожжановский район, с. Старое Шаймурзино, ул. 22 партсъезда, дом 2 |
| Телефон: | +7(843)-753-43-81 |
| E-Mail: | Sss.Drz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старошаймурзинская СОШ» |
| Руководитель: | Сафиуллов Ильмас Фидаикович |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 49 учащихся |
| У нас учат: | 23 учителя |
Новости Старошаймурзинской средней школы
Җиңү көне.
Опубликовано: 08.05.20129 нчы май... Җиңү көне...
Әлеге датаны искә алмаган бер генә кеше дә, билгеләп үтмәгән бер генә төбәк тә юктыр, мөгаен. Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер, дип уйлыйм. Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез.
Бүген безнең авылыбызда да Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды. Анда безнең мәктәп укучылары, тыл ветераннары, укытучылар һәм килгән кунаклар катнашты. Митингны авыл советы рәисе Илһам Бикчуров алып барды . Бәйрәм укучылар белән берлектә әзерләгән бәйрәм концерты белән дәвам итте. Матур җырлар, дәртле биюләр, әдәби-музыкаль монтаж Ветераннарыбызның күңеленә бик хуш килде. Өлкән сыйныф укучыларының хәрби формадан киенеп килүләре, марш басулары тыл ветераннарын гына түгел, безнең дә күңелләребезнең нечкә кылларына кагыла алды. Бәйрәм Иске Шәйморза авылыбызның җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте. Бәйрәмдә колхоз рәисе Рөстәм Абдреев,сугыш ветераннары Бикчуров С.З, Халитов М.К. чыгышлары тыңланылды. Соңыннан Ветераннарыбызны чәй өстәленә дәштеләр.
К списку новостей







