МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 7 учащихся |
| У нас учат: | 8 учителей |
МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
2014нче ел- Мәдәният елын йомгаклау Гала - конертында ел алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар. 14.01.2015

2014нче ел- Мәдәният елын йомгаклау Гала - конертында ел алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар. Яңа Кәкерле авыл китапханәсе (китапханәче Миначева Рәйнә) авылара китапханәләр системасы буенча 3нче урынга лаек дип табылды һәм 20 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
По итогам года Культуры 2014 на Гала - концерте были награждены победители. Среди по системе межпоселенческих библиотек района Новокакерлинская сельская библиотека (библиотекарь Миначева Рейня) заняла третье место. За достигнутые успехи она получила сертификат на 20000 рублей.
-
Хуш киләсең безгә, Яңа ел ! 30.12.2014

Балаларның гына түгел,олыларның да бик яратып һәм сагынып көткән бәйрәмнәре – чыршы бәйрәмедер, мөгаен. Шуңа да аны зур әзерлек белән каршы алырга тырышабыз. Балалар алдан ук төрле конкурсларда катнаштылар, костюмнар әзерләделәр.
Сыйныфлар бизәү буенча беренче урынны 4 һәм 2нче, өлкән сыйныфлар арасында 5нчеләр яулады.Ә стена газетасы чыгару буенча 7 нче сыйныф беренчелекне алды.
Мәктәптә Чыршы бәйрәме 29 нчы декабрьдә булып үзды. Балалар, әкият геройларына әйләнеп, бик кызыклы күренешләр әзерләгән иделәр. Аларга карап вакытның үткәне сизелмәде дә. Авыл халкының күбесе балаларга бүләкләр алып килгән иде. Аларга чиксез рәхмәтләребезне җиткердек. Балалар да, килгән кунаклар да бәйрәмнән канәгать калып таралдылар.
-
Прокурор - бездә кунакта 30.12.2014

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан кунаклар килү- гадәти күренеш,ә прокурор кадәр прокурорның кунак булып килүен гадәти дип әйтеп булмый.
Кичә безнең мәктәптә ата-аналарның чираттан тыш гомуми җыелышы булып узды. Җыелыш бәйрәмнәр алдыннан балаларның иминлеген саклау һәм суицид афәтен булдырмау чаралары хакында иде.
Чүпрәле муниципаль районы прокуроры Маликов Илдар Илгизәр улы бүгенгесе көндә алда торган проблемалар, прокуратура эшчәнлеге белән кыскача таныштырып үтте. Ул әти-әниләр биргән сорауларга җавап биреп кенә калмыйча,кайбер юридик киңәшләрен дә бирде.
Перед Новым годом нашу школу посещал прокурор нашего района Маликов Ильдар Ильгизярович. В связи с этим, организовали внеочередное общешкольное собрание. На собрании перед родитеялми были обсуждены темы о сохранении жизни детей и о суициде. Также прокурор района ответил на интересующие родителей вопрос и давал им юридически полезные советы.
-
Зәки Нури – безнең йөрәкләрдә. 26.12.2014

24 нче декабрь көнне Кече Чынлы урта мәктәбендә З.Нуриның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган фәнни – гамәли конференция булып узды.Бу конференцияне районыбыз оешуга 85 ел тулу уңаеннан оештырылган зур чара буларак та кабул итәргә кирәктер бәлки. Чөнки укучыларыбызның фәнни эшләрендә якташ язучыларыбыз турында күп мәгълүматлар тупланган иде. Безнең мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Закиров Айваз Ильнур улы ”Якташ шагыйрьләребез иҗатында сугыш темасы” –дип исемләнгән фәнни эше белән катнашып, Диплом белән бүләкләнде. Киләчәктә дә мондый чаралар күп булыр дигән теләктә калабыз.
-
Менә чираттагы IT- чемпион бәйгесе тәмамланды. 25.12.2014

Менә чираттагы IT- чемпион бәйгесе тәмамланды. Бу юлы да бәхет безнең мәктәп укучыларына елмайды. Бәйгенең ни дәрәжәдә әһәмиятле булуын йомгаклау тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы үзе әйтеп тора. Әйе 21 нче гасырда электрон рәвештә дәүләт хезмәте күрсәтелү халык өчен чиксез зур җиңеллек тудыра. Мәгълүмат чаралары җиткерүенчә, икътисади файда 2,7 миллиард сумны тәшкил итеп, илебез казнасына зур керем дә керүе мәгълүм. IT- чемпион бәйгеләре ярдәмендә күп укучыларыбыз айпад һәм ноутбуклы булдылар. Бу юлы да “Иң актив укучы” номинациясендә җиңүче исеменә Чүпрәле районының Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбенең педагогика фәннәре кандидаты, информатика укытучысы Абдрахманов Рамиль Шамиль улы җитәкчелегендә 4 нче сыйныф укучысы Закирова Дилә һәм 7 нче сыйныф укучысы Залялова Әльфинә лаек булды. “Иң актив мәктәп” номинациясендә Республика күләмендә 14 урынны алган Чүпрәле районының Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбе интерактив оборудование белән бүләкләнде.
Вот и завершился очередной этап курса IТ – чемпион. И на этот раз счастье улыбалось нашим учащимся. Значение этого конкурса доказывается тем, что на завершающем торжестве присутствовал сам президент РТ Р.Миннеханов. Да, в 21 веке обеспечение жителей электронными услугами, намного облегчает их жизнь. Благодаря конкурсу IТ – чемпион, многие учащиеся стали обладателями айпад и ноутбуков.
И на этот раз в номинации «Самый активный ученик» победителями стали ученица 4 класса Закирова Диля и ученица 7 класса Залялова Альфиня, во главе учителя информатики, кандидата педагогических наук Абдрахманова Р.Ш. МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района РТ заняв 14 место, награждена интерактивным оборудованием.
-
«Час кода в России» 13.12.2014

В рамках акции «Час кода в России» в школе под руководством учителя информатики Абдрахманова Р.Ш. был проведён урок на тему «Архитектура урока» для учащихся 6 класса. Целью урока было формирование у обучающихся способностей выделять, анализировать и соотносить с поставленной задачей собственные действия.
На этом уроке для учащихся были даны карточки для самостоятельного решения. Ученикам предлагался дополнительный печатный материал, который содержал информацию по процессорам, материнским платам, видеокартам и памяти, а также их основным характеристикам.
-
9 нчы декабрь –коррупциягә каршы көрәш көне/ 10.12.2014

Ничә еллардан бирле 9 нчы декабрь –коррупциягә каршы көрәш көне буларак җәмгыйятебезгә кереп урнашкан бу афәтне бетерү өчен илебез төрле эшләр башкара. Безнең мәктәптә дә бу көн уңаеннан төрле чаралар оештырылды. Һәр сыйныфта шушы тема буенча әңгәмәләр үткәрелде, укучыларның фикерләре тыңланды, презентаөияләр күрсәтелде.Укучылар тарафыннан рәсемнәр дә ясалды.
-
2014 нче елның 6-7 нче декабрь көннәрендә укытучыларны Сингапур методы буенча укыту оештырылды. Аны мәгариф бүлеге методистлары Яфизов И.Р., Ахметов С.Л., Исхакова А.П., Мавзютов И.А. үткәрде.
09.12.2014
2014 нче елның 6-7 нче декабрь көннәрендә укытучыларны Сингапур методы буенча укыту оештырылды. Аны мәгариф бүлеге методистлары Яфизов И.Р., Ахметов С.Л., Исхакова А.П., Мавзютов И.А. үткәрде.
Тренинг бик мавыктыргыч булды. Укытучылар да актив катнашып утырдылар.Нәтиҗәдә һәр укытучы үзләренең эш программаларында бу алымны кулланып эшлиячәкләрен белдерделәр.
Тренингны үткәрүчеләргә чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Бүген мәктәптә Каһарманнар көне билгеләп үтелде. 09.12.2014

Бүген мәктәптә Каһарманнар көне билгеләп үтелде. Бу көн елдан –ел сыйфатлырак, нәтиҗәлерәк үтә. Укучылар каһарманнар хакында күбрәк мәгълүматлар туплыйлар һәм иҗади эшләрендә аларга зур урын бирәләр. Шигырьләр язу, рәсемнәр ясау шуларның ачык мисалы.
Һич онытмыйк батырларны
Алар безнең даныбыз.
Каһарманнарны онытсак,
Илне дә югалтырбыз.
дип яза 9 нчы сыйныф укучысы Айваз Закиров.
9 декабря день героев отечества. В этот знаменательный праздник мы вспоминаем павших людей, которые погибли при спасении людей от различных бедствий. Для учеников со 2 по 9 класс была показана презентация, где описаны герои наши в различных областях. А также нагрудные знаки героев отечества.
-
Международный день инвалидов 08.12.2014

Инвалиды - люди с ограниченными возможностями, у которых навсегда или на длительный срок нарушены какие – то важные функции организма. Инвалидность дается людям для того, чтобы с помощью социальных льгот, выплат и других мер сделать их жизнь лучше и приблизить к жизни людей, у которых все функции в норме.
Люди с ограниченными возможностями нуждаются в помощи и поддержке здоровых людей. Ведь многие становится инвалидами по трагической случайности. И поэтому для 2-4 классов под руководством в этот день была показана презентация на тему « 3 декабря – международный день инвалидов»
Инвалидлар - физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр. Алар организмының кайсыдыр мөһим функцияләрендә тайпылышлар бар.Хәзерге тормышта сау –сәламәт кешеләр белән бертигез тормышта яшәү өчен, инвалидларның тормышын яхшыртуга дәүләт тарафыннан зур игътибар бирелә. Кайбер кешеләр ниндидер бәхетсезлеккә, авариягә очрап та, инвалид булып калалар. Андый физик мөмкинлекләре чикләнгән, авыр җәрәхәт алып инвалид булганнарга без нык игътибарлы булуны тәрбияләү өчен, мәктәптә 2-5 сыйныфлар өчен “Игътибарлы һәм мәрхәмәтле бул!” исемле презентация күрсәтелде. Укучылар өчен бу бик зур тәрбияви әһәмияткә ия.










