Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малоцильнинский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422463, РТ, Дрожжановский район, с. Малая Цильна, ул. Крупская, 4 |
Телефон: | |
E-Mail: | Ds. Mcilna@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Малоцильнинский детский сад» |
Руководитель: | Хайбуллова Чулпан Иршатовна |
Год основания учреждения: | 2013 |
У нас учатся: | 11 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малоцильнинский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39
-
Аппликация: Сыерчык оясы. 20.04.2013
Балалар төсле кәгазъдән бик матур сыерчык оясы ясадылар. Әлеге эш төре төсләрне,фигураларны белергә,аерырга булышлык итә.
-
"Безнең канатлы дусларыбыз" әңгәмә.
19.04.2013
Әңгәмә балаларга кошларның табигатькә файда китерүләре ,кошларга мәрхәмәтле,кайгыртучан караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде.Табышмаклар чиштек,рәсемнәр буенча кошларны танып белергә өйрәндек. Ә.Исхакыйның "Нәфисә" дигән шигырен укып анализ ясадык,сорауларга җавап бирдек,кошларны саклау турындагы кагыйдәләрне өйрәндек,ул 4 өлештән торды.Соңыннан балалар белән кошларга җим бирдек,күзәттек.
-
"Мактану hәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә"
18.04.2013
А.Алишның "Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык" әкиятен укып, рәсем буенча эчтәлеген сөйләдек, сорауларга җавап бирдек.Балаларга аеруча сыерчыкның мактанчык чыпчыкны песидән коткару өлеше ошады.Мактану- начар гадәт икәнлегенә бик тиз төшенделәр,үзләрендә әлеге гадәтне булдырмаска сүз бирделәр.
-
"Гаделлек" әңгәмә.
16.04.2013
Әлеге әңгәмә гаделлек төшенчәсен, ялган hәм гаделсезлекнең иң начар күренеш икәнен балаларның аңнарына җиткерү, намуслылык,яхшы күңеллелек кебек гүзәл сыйфатлар тәрбияләү максатыннан үткәрелде. h.Такташның "Тәүфыйклы песи" әсәрен укыдык,сорауларга җавап бирдек,эчтәлеген сөйләдек.
-
"Яхшы сүз-җан азыгы."
15.04.2013
15 апрельдән "Бәләкәч" балалар бакчасында "Язгы игелек атналыгы" башланып китте. Девиз итеп "Яхшы сүз- җан азыгы" дигән мәкальне алдык. hәр иртәбез исәнләшеп,бер-беребезгә елмаю,матур сүзләр әйтү белән башланып китә. Балаларга игелек,яхшылык,шәфкатьлелек төшенчәләрен аңлатып үттек,мисаллар китердек. Әдәплелек кагыйдәләре белән таныштык. Әлеге кагыйдәләр ун өлештән тора. Балалар бик теләп шушы кагыйдәләрне үтәргә,көндәлек тормышта кулланырга сүз бирделәр.
Яхшы сүзне җаның тели синең,
Начарлыктан күңел көрсенә.
Ә син үзең андый матур сүзне
Әйтәсеңме башка кешегә?
-
Язгы мәрхәмәтлек,игелек атналыгына план.
09.04.2013
Ходаның hәр бирмеш көнендә
Бер матур як белән ачылыйк:
hәркемнең гомере бер генә,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Ф.Яруллин.
ЯЗГЫ МӘРХӘМӘТЛЕК АТНАЛЫГЫНА ПЛАН:
1."Яхшы сүз-җан азыгы".Әдәплелек кагыйдәләре белән танышу.
2."Гаделлек."әңгәмә.
3.А.Алишның "Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык" әкиятен уку. Эчтәлеген рәсемнәр буенча сөйләү.
4.Мәкальләр өстендә эш:
Мактану hәркемне хур итә,тыйнак булуга ни җитә.
Дөресне ялган бервакытта да җиңә алмас.
5.Кошларны күзәтү. "Безнең канатлы дусларыбыз" әңгәмә. Кошларга ярдәм итик: җимнәргә ярмалар,бодайлар салу.
6.Аппликация: "Сыерчык оясы".
-
Китап көне. 02.04.2013
Балалар белән"Китап көнен'' бәйрәм иттек. ''Китапларга сакчыл караш'' исемле әңгәмә үткәрелде", кагыйдәләр өйрәнелде. Китапханәгә экскурсиягә бардык. Китапханә эше hәм китапханәче хезмәте белән якыннан таныштык . Уку бүлмәсендә балалар язучыларының китапларыннан күргәзмә оештырылды. Г.Тукай, Р.Миңнуллин, Ш. Галиев китапларыннан шигырьләр, хикәяләр укыдык.
Китап- киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең
Ул хөрмәткә бик хаклы-
Кадерлә син китапны
.
-
Көлке килә, көлә-көлә... 01.04.2013
1 нче апрельне балалар белән шаян көне итеп билгеләдек. Уен бүлмәсен ''смешариклар" белән бизәдек. Мавыктыргыч уеннар уйнадык, шаян шигырьләр укыдык, кызык мизгелләрне искә төшердек,чын күңелдән көлештек, фотога төштек.
Көлү безне дуслаштыра,
Көлү безне берләштерә,
Бәхетле дә көчле дә без,
Бергәләшеп көлгәч кенә!
-
Курчак театры. 26.03.2013
Театр күңелләрне уятыр!
26 нчы март көнне балалар Яр Чаллы шәhәреннән килгән курчак театры "Юл кагыйдәләрен бел, сак бул !"темасын яктырткан;фея ,куян, бүре, сфетофор геройлары белән сәхнәләштерелгән әкият-тамаша карадылар.Табышмаклар чиштеләр, юл кагыйдәләрен өйрәнделәр ,нәрсә ярый, ярамый төшенчәләрен үзләштерделәр. Фея белән кызу музыкага биеделәр, гимнастика ясадылар. Cоңыннан балалар геройлар белән фотога төштеләр.
-
Балалар бакчасында цирк
18.03.2013
18 март көнне балалар бакчасына ''Золотой серпантин'' исемле цирк килде.Балалар зур түземсезлек белән көттеләр. Программада ниләр генә юк; күгәрченнәр, шәрыкъ көенә еланнар белән бию, этләрнең туп сикертеп, мәтәләп йөрүләре, песиләрнең үрмәләп,биеклектән сикерүләре,маймылның колбадан йөрүе,фокусчы ... Нәни балаларга аеруча шаян клоун, фокусчы, сабын күбекләреннән ясалган шарлар ошады.