Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малоцильнинский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422463, РТ, Дрожжановский район, с. Малая Цильна, ул. Крупская, 4 |
Телефон: | |
E-Mail: | Ds. Mcilna@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Малоцильнинский детский сад» |
Руководитель: | Хайбуллова Чулпан Иршатовна |
Год основания учреждения: | 2013 |
У нас учатся: | 11 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малоцильнинский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39
-
"Минем яраткан әкият геройларым"
14.06.2013
Балалар белән талгын музыка астында яраткан әкият геройларын ясадык.
-
Әкият уку,сәхнәләштерү."Шалкан" рус халык әкияте.
13.06.2013
Балаларда театр сәнгатенә мәхәббәт hәм эстетик зәвык тәрбияләү, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан балалар белән "Шалкан" әкиятен сәхнәләштердек.
-
День русского языка.
06.06.2013
В садике провели день русского языка.Беседовали о детских писателях,читали сказки,рисовали цветными карандашами герои сказок.
-
"Хуш,күңелле бакчабыз!"
31.05.2013
Уза гомер аккан сулар кебек.
Үсеп бара безнең балалар.
Бакчабызда үскән сабыйлар
Мәктәпләргә инде баралар.
"Бәләкәч" балалар бакчасыннан 6 бала тагын да күбрәк белергә,күп нәрсәләргә төшенергә, серле мәктәп дөньясына китәләр.
Залыбызны матур язулар,плакатлар,шарлар белән бизәдек.Кунакка сөекле әниләребезне, апаларыбызны чакырдык.Нәни артистларыбыз алдан әзерләнгән номерларын күрсәттеләр:җырладылар, шигырь сөйләделәр,саубуллашу вальсы,татар көенә,уенчыклар белән дә биеделәр,матрешкалар да булдылар.Кунакка Белмәмеш килде,балалар аңа дөрес итеп сумка җыярга ярдәм иттеләр.
-
Әңгәмә:"Исәнме ,серле мәктәп".
28.05.2013
"Исәнме,серле мәктәп" әңгәмәсен балаларны мәктәп тормышы,укытучы, уку әсбаплары белән таныштыру,мәктәпкә бару ,белем алу теләге уяту максатыннан үткәрелде.
"Без мәктәпкә барабыз" дигән рәсем буенча сорауларга җавап биреп хикәя төзедек.Уку әсбаплары белән таныштык. Магнитофон язмасында "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җырын тыңладык. "Кем тизрәк мәктәпкә җыена?" уенын уйнадык,табышмаклар чиштек.
Чәчәкләрто тып кулга,
Без чыктык матур юлга.
hәркем белә,әлбәттә,
Без барабыз мәктәпкә.
-
Уйнап күңел ачабыз.
17.05.2013
Уеннарны нәниләрнең психологик үзенчәлекләрен истә тотып,яшь аермалыкларына карап сайлап уйныйбыз.Балаларга аеруча йөгерүле,сикерүле уеннар ошый. Әлеге уеннар аша балаларда игътибарлык, җитезлек, өлгерлек тәрбияләнә.
Без уйныйбыз,уйныйбыз,
Якты көннән туймыйбыз.
Кулны кулга чаба-чаба
Көләбез дә җырлыйбыз.
-
9 май -Җинү көне.
06.05.2013
6 май көнне "9 май-җиңү көне" исемле әңгәмә үткәрдек. Әлеге әңгәмәне балаларда патриотик хисләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен киңәйтү максатыннан үткәрелде.Әңгәмәбез "Җиңү көне" исемле җыр тыңлау белән башланып китте."Бөек Ватан сугышы каhарманнары" дигән стенд карадык,сорауларга җавап бирдек,"Хәтер" китабы белән таныштык,шигырьләр укыдык.
-
Иртәнге гимнастика.
03.05.2013
"Бәләкәч" бакчасындагы балаларның иртәсе гимнастика белән башланып китә. Музыкага балалар бик рәхәтләнеп төрле күнегүләр ясыйлар.
Бигрәк шаян инде без,
Тик тормыйбыз бер дә без.
Кулларны күтәрәбез ,
Аннары төшерәбез.
Чүгәлибез,торабыз,
Башны уңга борабыз.
Аннан сулга карыйбыз
hәм сикерә башлыйбыз.
Шул арада иелеп ,
Басарга өлгерәбез.
Тирән итеп сулыйбыз,
Ял итәргә туктыйбыз.
-
Г.Тукай - безнең күңелләрдә.
26.04.2013
Балалар белән Г. Тукай иҗатына багышланган бәйрәм үткәрдек. Әлеге бәйрәм татар шагыйре Г.Тукай иҗатына кызыксыну тәрбияләү,балаларның шигырьләрне сәнгатьле сөйләм осталыкларын,логик фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелде. Уку бүлмәсендә бөек шагыйребезнең китапларыннан күргәзмә оештырдык, рәсемнәр буенча тормыш юлын күзалладык,"Табышмакның җавабын әйт- кайсы әсәрдән икәнен бел!" дидактик уен уйнадык. Бәйрәмебез "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Тукай иҗаты җиргә килгән язлар белән яңара,нәни шәкертләре күңеленә илhам өсти.
-
Г.Тукай әсәрләре .
25.04.2013
Бүген балалар белән Г.Тукайның кыскача тормыш юлы hәм "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре белән таныштык. Матур әдәбият аша балаларда тырышлык, игътибарлылык,сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү, әдәби әсәрләрне тыңлый hәм аңлый белү сәләтен,эчтәлеге буенча сорауларга тулы җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү өстендә эшләдек. Төсле карандашлар белән "Эш беткәч уйнарга ярый", "Бала белән күбәләк" рәсем-иллюстрацияләр ясадык.Көнебез бик кызыклы hәм матур үтте. Г.Тукай шигырьләре яшь- нәни буынны тырышып эшләргә, акыллы, белемле булырга өнди.