Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малоцильнинский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422463, РТ, Дрожжановский район, с. Малая Цильна, ул. Крупская, 4 |
Телефон: | |
E-Mail: | Ds. Mcilna@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Малоцильнинский детский сад» |
Руководитель: | Хайбуллова Чулпан Иршатовна |
Год основания учреждения: | 2013 |
У нас учатся: | 11 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малоцильнинский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39
-
"Кар малай" 16.12.2013
Кул эше эшчәнлегендә балалар белән мамыктан һәм төсле кәгазьләрдән кар малае ясадык Иң элек "Хат ташучы кар малай " дигән мультфильм карадык. Сорауларга җавап бирдек, ясау этапларын карап эшләдек. Балаларга аеруча мамык белән эшләү ошады. Әлеге Кар малае әти- әниләргә менә дигән бүләк.
-
Бездә цирк! 09.12.2013
9 декабрь көнне безгә цирк килде. Балаларга аеруча фокусчы (тылсымчы) ошады. Нәни генә булсалар да һәрбер хәрәкәтен бик җентекләп, кызыксынып карап бардылар, клоуннан татлы бүләкләргә дә ия булдылар.
-
Әниләр бәйрәме! 25.11.2013
Бүген әниләр көне бит,
Әниләрнең бәйрәме.
Шушы җырларыма кушып
Рәхмәтемне әйтәмен.
Өйләребез нинди матур,
Елмаеп, көлеп тора.
Көннәр якты, яшәү рәхәт
Әниләр булса гына.
Нинди рәхәт әниләрнең,
Балам, дип дәшүләре.
Гел яныбызда булсыннар,
Шатланып яшик әле!
-
"Әниемә бүләк". 22.11.2013
Көннең икенче яртысында мәктәпкә әзерлек төркеме белән төсле кәгазьләрдән гиацинт (сөмбел), ә уртанчылар һәм кечкенәләр төркеме белән пластилиннан әниләр көненә чәчәк бәйләмнәре ясадык. Нәни куллары белән ясалган әлеге бүләк беркемне дә битараф калдырмый.
-
"Керпекәй" 18.11.2013
Балалар белән оекбаш һәм үсемлек орлыкларыннан керпекәй ясадык. Көндә назлап сулар сибеп, яктылыкка таба әйләндереп торгач "яшел керпекәебез" дәү үсә бара. Ул табигать почмагыбызны ямьләндереп тора.
-
Жостовская роспись. 16.11.2013
В целях расширения представления о видах народного декоративного искусства провели занятие по рисованию на тему "Жостовская роспись".Прививали любовь и бережное отношение к произведениям искусства.
-
Күмәк эш "Сарык бәтиләре көтүлектә". 08.11.2013
Кисеп ябыштыру эшчәнлегендә балар белән сюжетлы сурәтләр барлыкка китерергә өйрәтүне дәвам итеп "Сарык бәтиләре көтүлектә" дигән күмәк эш башкардык. Әлеге эшчәнлектә без төрле материаллар кулландык: мамык, төсле кәгазьләр, кипкән яфраклар. Һәм менә нинди матур сюжет барлыкка килде.
-
Экскурсия. 05.11.2013
Балалар белән биология кабинетына экскурсиягә бардык. Балаларга аеруча сөйләшүче "Франц" исемле тутый кош һәм су, җир ташбакалары күңелләренә хуш килде. Гөлләрнең төрлелеге дә сокландырды, исемнәрен һәм ничек тәрбияләргә кирәклеген укытучы апаларыннан сорадылар.
-
Бүлмә гөлләрен тәрбияләү. 26.10.2013
Балаларда үсемлекләргә карата сак караш, бүлмә гөлләрен танып әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү, үстерү, карау тәҗрибәсе турында белемнәрен арттыру максатыннан балалар белән табигать почмагында эшлэдек.
-
Кемнең беренче? 25.10.2013
Балаларда укроп үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, аның файдалы яшелчә икәнен аңлату максатыннан укроп чәчеп балалар белән тәҗрибә үткәрдек.Бер савытның өстен капладык, берсен ачык калдырдык. Балаларда "Кемнең беренче үсеп чыга?"-дигән сорау барлыкка килде.