Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малоцильнинский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422463, РТ, Дрожжановский район, с. Малая Цильна, ул. Крупская, 4 |
Телефон: | |
E-Mail: | Ds. Mcilna@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Малоцильнинский детский сад» |
Руководитель: | Хайбуллова Чулпан Иршатовна |
Год основания учреждения: | 2013 |
У нас учатся: | 11 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малоцильнинский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39
-
Бакчабызда Әтиләр бәйрәме. 22.02.2014
22 февраль көнне бакчабызда әтиләр бәйрәме гөрләп үтте. Балалар үзләренең һөнәрләрен: биюләрен, җырларын, шигырьләрен бик теләп башкардылар. Ә әтиләребезнең кыю, җитез, батыр булуларын без төрле уеннар аша күрдек. Алар тутыргыч та тутырдылар, сазлык аша да үттеләр, балаларын җилкәләренә дә утыртып йөгерделәр, отжемание да ясадылар, танкист та булдылар. Барлык әтиләр дә уеннарда актив катнаштылар. Замдиханова Айзиләнең әтисе балаларга гармун белән үзенең яраткан җырын бүләк итте. Балаларыбыз үз куллары белән ясаган бүләкләрен әтиләренә тапшыдылар.Соңыннан бергәләп фотога төштек.
-
Әтиләр бәйрәменә әзерлек. 18.02.2014
Әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан әтиләр бәйрәменә әзерлек эшен план буенча башкардык:
- шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәндек;
- хәрбиләрнең киемнәре, эмблемалары белән таныштык;
- төсле кәгазьдән, картоннан һәм пластилиннан әтиләргә бүләкләр ясадык;
- "Минем әтием" темасына рәсем ясадык;
- "Әтиемнең кул эше" темасына күргәзмә оештырдык.
-
Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз! 14.02.2014
Кышын бездә яшиләр
Песнәкләр һәм чыпчыклар,
Күгәрченнәр, чәүкәләр
Тагын башка кошчыклар.
Салкын кошларда
Бу сөекле кошларга
Балалар ярдәм итә
Рәхәт, тыныч кошларга.
Җим сибәләр аларга,
Оя ясый балалар,
Шатланышып, кошкайлар
Канатларын кагалар.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл! 23.01.2014
23нче гыйнвар көнне мәктәптә чаңгы ярышы үткәрелде. Әлеге ярышта 25-35, 35-45, 45-55 яшьләрдәге хезмәткәрләр катнашты. 25-35 яшьтәге хезмәткәрләр арасында, безнең мөдиребез Замдиханова Ләйсән Рәшит кызы беренче урынны яулады.
-
Зимние прогулки. 21.01.2014
ЗИМА – красивое время года, когда природа изменяется до неузнаваемости, белоснежная чистота и свежесть.
Нельзя недооценивать зимние прогулки детей на свежем воздухе. Помимо того, что они узнают много интересного, свежий, слегка морозный воздух оказывает оздоравливающее и закаливающее действие на организм маленького человека.
Прогулки с детьми проводятся в безветренную погоду с температурой до минус 15 градусов. Взрослым необходимо следить за тем, чтобы дети были одеты по погоде, в удобную несковывающую движения одежду, а прогулка была эмоционально и двигательно насыщена. -
Дидактик уеннар! 18.01.2014
Балалар төрле дидактик уеннар (лото, мозаика, пазл, конструктор) белән уйнарга яраталар. Әлеге дидактик уеннар балаларда үз-үзләрен ирекле тоту, логик фикерләү, күзаллау, танып белү активлыгы кебек сыйфатларны ачу һәм үстерүгә булышлык итә.
-
Яңа ел белән! 31.12.2013
Яңа ел белән дуслар. Сезгә ныклы сәламәтлек, шаклык, гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын. Яңа ел бары тик яңа шатлык- куанычлар гына алып килсен. Яңа ел котлы булсын.
-
Бакчабызда Яңа ел бәйрәме! 28.12.2013
Җырлыйбыз да биибез,
Зурлыйбыз Яңа елны.
Яңа елда- яңа утлар,
Яктыртсын Яңа елны!
-
Кешеләр арасында сөю һәм мәхәббәтне арттырган иң мөһим нәрсә- юмартлыктыр. 25.12.2013
Балалар бакчасына һәрдаим ярдәм күрсәтеп торучы спонсорларыбызның берсе- Раимовлар гаиләсе. Алар нәниләрнең күңелен күрә беләләр. Яңа ел күчтәнәченә татлы торт,соклар һәм чыршыбызны бизәргә төрле утлар, уенчыклар, плакатлар, мешуралар бүләк иттеләр.
-
Кышкы уеннар. 18.12.2013
Йомшак карны алабыз,
Аннан туплар ясыйбыз.
Кар атышып уйныйбыз,
Бик күңелле яшибез.
Суыктан без курыкмыйбыз,
Рәхәтләнеп уйныйбыз.
Кар бөртекләрен куып,
Уйнаудан һич туймыйбыз.