Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Муслюмкинский детский сад" Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районынын "Мөслим балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем биру учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422960, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Муслюмкино, ул. Школьная, д. 10/1 |
Телефон: | +7(843)-423-23-99 |
E-Mail: | Muslum.ds@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Муслюмкинский детский сад" |
Руководитель: | Хайрутдинова Лилия Галимзяновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 13 детей |
У нас учат: | 1 педагог |
Новости Муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения "Муслюмкинский детский сад" Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районынын "Мөслим балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем биру учреждениесе яңалыклары
"Көзге могҗиза" бәйгесе тәмамланды.
Опубликовано: 09.11.2011Ата - аналар һәм балалар катнашында уздырылган "Көзге могҗиза" бәйгесе тәмамланды. Кемнең күпме иҗади мөмкинлеге, сәләте, күзәтүчәнлеге менә кайда беленә икән ул! 13 гаиләнең 11 е үзләренең иҗат җимешләрен безгә тәкъдим иттеләр. Искиткеч оста башкарып чыкканнар! Монда ни генә юк, нинди генә төсләр, нинди генә табигый чимал кулланылмаган. Аяк астында аунаган һәр әйбергә җан өреп, кызыклы сюжет уйлап табып, оста итеп композиция төзеп башкарылган һәр эш бездә соклану хисе уятты. Уңган безнең әти - әниләребез, фантазияләре бик бай! Киләчәктә дә без алардан тагын да матуррак эшләр көтеп калабыз.
Ә нәтиҗәләргә килгәндә... эш болайрак. Билгеле, бәйге булгач, төрле номинацияләр дә булды: "Иң матур алан", "Иң кызыклы сюжет", "Иң матур көзге картина", "Иң нәфис эш". Барлык катнашучылар да Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр, ә балаларга , билгеле, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Афәрин, кызлар!
К списку новостей