Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423114, Республика Татарстан, Черемшанский район, д. Нижняя Каменка, ул. Центральная, д.60 |
| Телефон: | +7(843)-962-35-93 |
| E-Mail: | Ahtyam.Musin@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекаменская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Мусин Ахтям Миннагимович |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 9 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
1 сентябрь - "Белем көне". 01.09.2017

1 сентябрь - "Белем көне". Шул уңайдан Түбән Кәминкә төп белем мәктәбендә зур бәйрәм булды - "Белем көне" бәйрәме булып узды.
-
Бүген хәтер һәм кайгы көне 22.06.2017
Бу көн сугышларда үлгән, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган барча кешене искә төшерә. 22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн.1941 елның 22 июнь таңында фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә Советлар Союзына һөҗүм итте, хәрби һәм стратегик объектларга һәм бик күп шәһәрләрне басып алды. 1418 көн һәм төн дәвам иткән, СССР 27 млн га якын кешесен югалткан, әмма җиңеп чыга алган Бөек Ватан сугышы әнә шулай башлана. Авыр канкойгыч сугышта совет халкы Европа халыкларын фашист коллыгыныннан азат итү һәм Гитлер гаскәрләрен тар-мар итүдә хәлиткеч өлеш кертте.Бу көнне күп кенә илләрдә дәүләт флагларын төшерәләр һәм әлеге сугышны, анда һәлак булучыларгы искә алалар. Бу көнне шәмнәр яндырып, һәйкәл һәм мемориалларга чәчәкләр салып, төрле искә алу чаралары уза. -
Россия көне белән котлыйбыз! 12.06.2017

12 июнь - Россия көне. Бүген без Ватаныбызның иң яңа тарихындагы аеруча мөһим вакыйгалар белән тарихи бәйләнгән дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәбез. 1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатлары съезды Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларациясен кабул итә. Бу көндә безнең күп милләтле бердәм Россия халкы үзенең иксез-чиксез Ватанын - меңьеллык тарихы һәм шанлы рухи һәм мәдәни традицияләре булган бөек илен хөрмәтли.
Түбән Кәминкә төп белем мәктәбе коллективы барлык ватандашларын әлеге олуг бәйрәм белән чын күңелдән тәбрикли һәм киләчәк тормышта аяз күк йөзе, күңел тынычлыгы, иртәгәге көнгә ышаныч һәм сәламәтлек теләп кала. Бәйрәм белән, дуслар!
-
Укучылар мәктәп бакчасында 09.06.2017

Җәйге яллар башлануга карамастан безнең укучылар бакчадагы өмәләргә бик теләп катнашалар. Суган, кишер, бәрәңге түтәләрендә чүп үскәнне көтмиләр.
-
1 нче июнь- балаларны яклау көне. 01.06.2017

Балаларны яклау көне уңаеннан мәктәбебездә балалар өчен сабантуй үткәрелде. Укучылар матур аланда төрле ярышларга катнашып бүләкләр алдылар. Пешекче апалар пешергән пылау да бик тәмле булды. Балалар бәйрәмнән канәгать калдылар
-
2016-2017 нче уку елы тәмам. 31.05.2017

Түбән Кәминкә төп мәктәбендә 2016-2017 нче уку елын тәмамлап гомуми линейка үтте. Уку алдынгылары мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Матур яллар сезгә, укучылар!
-
Соңгы кыңгырау! 25.05.2017

25 май - Соңгы кыңгырау бәйрәме.Бу дулкынландыргыч та, моңсу да бәйрәм.
-
С днём семьи и верности! 15.05.2017

Жизнь и теплей, и много интересней,
И в ней надёжней можно устоять,
Когда идёшь по этой жизни вместе.
А потому – и дальше так держать!
Друг другу быть надёжною опорой,
Добрее и терпимее – втройне…
Храни вас Бог от зла и от раздора…
Пусть вечным будет мир у вас в семье! -
Арадаш аттестация эшләре башланды. 10.05.2017

Мәктәбебездә еллык эшләргә нәтиҗә ясар вакыт җитте. Укучылар барлык фәннәрдән арадаш аттестация эшләре эшлиләр. Алган белемнәр тиешле дәрәҗәдә бәяләнә.
-
Бөек Җиңү көне! 09.05.2017

Күпме кайгы, хәсрәт алып килде
Җан өшеткән салкын ул сугыш
Ул мәхшәрне кичкән һәр кешенең,
Төшләрендә һаман канкоеш.Бурычлы без сезгә, рәхмәтлебез,
Шушы көнне күрәлгән өчен
Күпме корбан, әрнүләр хакына
Исән калды газиз туган илем.













