Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423114, Республика Татарстан, Черемшанский район, д. Нижняя Каменка, ул. Центральная, д.60 |
| Телефон: | +7(843)-962-35-93 |
| E-Mail: | Ahtyam.Musin@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекаменская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Мусин Ахтям Миннагимович |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 9 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
"Йолдызлык" конкурсының икенче туры үтте. 22.01.2018

Югары Кәминкә мәдәният йортында "Йолдызлык" конкурсының 2 нче туры үтте. Безнең укучылар да уңышлы чыгыш ясады. Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Мостафин Динар әлеге турны да уңышлы үтеп гала концертта катнашу мөмкинлегенә ия булды. Уңышлар сиңа, Динар!
-
Республика буенча интернет ата-аналар җыелышы үтте. 20.01.2018

19 нче гыйнвар көнне "Челтәрле тормыш балаларга дусмы әллә дошманмы" исемле республика күләм ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышны карау өчен кайбер әти-әниләр мәктәпкә җыелды.
-
"Әдәби карта" бәйгесендә мәктәбебез җиңүчесе. 19.01.2018

“Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары үткәргән "Әдәби карта" конкурсында мәктәбебез укытучысы катнашып призлы урын яулады.
-
Кошлар безнең дусларыбыз 18.01.2018

Суык көннәрдә кошлар ризык эзләп интекмәсен өчен мәктәбебез янындагы агачларга җимлекләр элдек. Дусларыбыз һәркөн ризыкланырга монда килә.
-
Республиканское родительское интернет-собрание 17.01.2018
Он-лайн трансляция собрания будет вестись на сайте Казанского инновационного университета имени В.Г.Тимирясова по адресу: Родительское собрание. Просим участвовать всех родителей.
-
"Йолдызлык" конкурсына әзерлек дәвам итә
17.01.2018
22 нче гыйнварда үткәрелүче "Созвездие-Йолдызлык" конкурсының 2 нче турына әзерлек дәвам итә. Укучылар тагын да җиңүләр яулау өчен тырышалар.
-
“Класс җитәкчесе – 2018” конкурсы.
15.01.2018
Класс җитәкчесе – 2018” конкурсы кысаларында 15 гыйнвар көнне Түбән Кәминкә төп белем бирү мәктәбенең 9нче сыйныф укучылары өчен “Мин һөнәр сайлыйм” дип аталган ачык сыйныф сәгате үтте. Укучылар "Нәрсә ул һөнәр?", "Һөнәр сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?" дигән сорауларга җавап эзләделәр.Ачык чарада кунаклар да катнашты. Балалар бик актив булдылар, бер генә бала да якта калмады, эшсез ялыгып утырмады.Сыйныф сәгатен 9 нче класс җитәкчесеТөхвәтуллина Сания Шәһит кызы үткәрде.
-
"Ел укытучысы - 2018" конкурсы дәвам итә.
13.01.2018
12 нчегыйнвар көнне "Ел укытучысы-2018" конкурсының муниципаль этабы башланды.Әлеге турда районның 19 укытучысы катнашты. Түбән Кәминкә төп мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөләйманова Зилә Рамазан кызы катнашты. Ул "әдәбият дәресләрендә матурлык" темасына мастер-класс күрсәтте.
-
III нче чирек башланды 09.01.2018

Яңа ел ялларыннан соң 3 нче чирек башланып китте. Укучылар каникулдан соң яңа көчләр туплап укырга килделәр.
-
Тимурчылар ял итми 08.01.2018

Укучыларыбыз үзләренә билгеләнгән әби-бабайларга ярдәм итәргә һәрчак әзер. Яуган карларны бик тиз көрәп аталар.Әби-бабайлар аларга рәхмәтле.













