Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423114, Республика Татарстан, Черемшанский район, д. Нижняя Каменка, ул. Центральная, д.60 |
| Телефон: | +7(843)-962-35-93 |
| E-Mail: | Ahtyam.Musin@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекаменская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Мусин Ахтям Миннагимович |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 9 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Раштуа бәйрәме белән! 07.01.2018

Раштуа - христиан динен тотучыларның зур бәйрәме. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә. Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. Раштуа көне тугач, өйгә итле ризык исе чыга башлый. Кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, нардуганнар, йөзек салышлар һәм башка төрле уеннар, күңел ачулар башлана. Бәйрәм көннәрендә халык үзен бик инсафлы һәм тәртипле тоткан, эчкечелеккә, йортларда һәм урамнарда тавыш-гауга, тәртипсезлеккә юл куелмаган. Күпләр бу изге көннәрне тыныч кына, дин кануннарына тугрылыклы булып үткәргән, йорттан йортка йөреп Христосны данлаганнар, аңа карата мактау сүзләре әйткәннәр, күңелле ял иткәннәр.
-
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен консультацияләр
05.01.2018
Кышкы каникулларда чыгарылыш сыйныф укучылары консультацияләргә йөрүләрен дәвам итәләр. Укучылар консультацияләргә мәҗбүри һәм үзләре сайлаган фәннәрдән билгеле график буенча киләләр. Балаларның кышкы каникуллары файдалы һәм кызыклы үтә.
-
Яңа ел бәйрәмнәре күңелле үтте. 28.12.2017

Мәктәбебездә Яңа ел кичәсе үтте. Бәйрәм укучыларны укуда булган уңышлары белән бүләкләүдән башланып китте. Соңрак укучылар үзләре әзерләгән бәйрәм тамашасы белән дәвам итте.
-
Обучение по гражданской обороне 23.12.2017
21 -22 декабря заместитель председателя по гражданской обороне Идрисова Р.М. прошла обучение в филиале УМЦ по ГО и ЧС РТ в городе Чистополе по направлению «Руководитель занятий по ГО ЧС» и успешно его закончив получила удостоверение. -
"Сыйныф җитәкчесе - 2018" конкурсының мәктәп туры башланды 23.12.2017
Бу атналарда безнең районыбызда һөнәри осталык конкурсы бара: педагог оештыручыларыбыз һәм сыйныф җитәкчеләребез ярыша. Безнең мәктәбебездән бу конкурста 9нчы сыйныф җитәкчесеТөхвәтуллина Сания Шәһит кызы катнаша. Ул 11 гыйнварда Чирмешән муниципаль районы комиссиясе алдында 9 сыйныфларда ачык сыйныф сәгате күрсәтәчәк.Зур уңышлар сезгә, Сания Шагитовна! -
Муниципаль контроль эшләр башланды 20.12.2017

Икенче чирек ахыры якынлаша. Бу көннәрдә 7 - 9 нчы сыйныф укучылары алган белемнәрен сынау максатыннан муниципаль контроль эшләр эшләү белән мәшгульләр. Алар математика, рус теле, физика, тарих фәннәре буенча тикшерү эшләре башкаралар. Укучыларыбыздан яхшы нәтиҗәләр көтеп калабыз .
-
Укучылар Яңа елны көтә 16.12.2017

Түбән Кәминкә төп белем мәктәбе көннән-көн матурлана, Яңа ел бизәкләре белән тулылана бара. Мәктәпкә килүчеләрне ишек төбендә матур кар сыннары "сәламли", ә фойеда Яңа ел бизәге - чыршы аллы-гөлле уенчыклары, җем-җем яна торган утлары белән үз янына чакырып тора. Кыш бабай остаханәсе бер көн дә туктап тормады, укучыларның стена газеталары әзер, мәктәпне бизәү эше тәмам.
-
"Матур киләчәк" проекты
11.12.2017
11 нче декабрь көнне 7 нче сыйныф укучылары "Матур киләчәк " дип аталган проект эше эшләделәр. Бу проект 29 нчы ноябрьдә старт алган иде.Укучылар, бу вакыт арасында бик күп материал туплап, проектны презентация белән тәмамладылар.
-
Тимурчылар ярдәмгә әзер 09.12.2017

Мәктәптә тимурчылык эше дәвам итә.
-
Укытучылар сынау үтә 08.12.2017

8нче декабрь көнне район мөгаллимнәре чираттагы сынау үттеләр.













