Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423114, Республика Татарстан, Черемшанский район, д. Нижняя Каменка, ул. Центральная, д.60 |
| Телефон: | +7(843)-962-35-93 |
| E-Mail: | Ahtyam.Musin@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекаменская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Мусин Ахтям Миннагимович |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 9 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Язгы каникуллар башланды 26.03.2018

Укучыларның язгы каникуллары башланды. Язгы ял 26 нчы марттан 03 апрельгә кадәр дәвам итә.
-
Хөснулла Баһаветдин мирасын өйрәнү һәм тәрбия мәсьәләләрендә файдалану.
25.03.2018
Бүгенгене белик, күрик дисәк,Үткәннәргә борылып бер карыйк.Безнең нәсел килә борынгыдан,Шәҗәрәбез - затлы бер тарих.Мәшһүр мәгърифәтче - галим, педагог, ахун Хөснулла Баһаветдин мирасын өйрәнү һәм тәрбия мәсьәләләрендә файдалану бүгенге көн яшьләре өчен бик урынлы һәм файдалы булыр иде. Хөснулла ахун Баһаветдин озын гомер, бай тормыш юлы үткән зыялыларыбызның берсе. Ул дин белән фәнне бергә уратып барган галим.Татар дөньясында чыгарыла торган барлык матбугат аның өстендә булган. Милләтенең алдынгылары аңа үрнәк . Халык аның янына күпләп йөргән, күпләп укыган, галим кешенең фикеренә колак салып яшәгән. Хөснулла бабай шулай итеп шушы төбәктә яшәүчеләрнең якын киңәшчесенә әверелгән.Киләчәге бар милләт без,Шәхесләргә бай милләт без.Тарихларга бай милләт без,Һәр нигезнең, һәр авылның,Һәр каланың үткәне бар.Гыйбрәт алырлык мирасның,Калганы бар, киткәне бар....Ата- бабалар узган юл - халкыбыз тарихы, ил тарихы ул. Ә бөек шәхесләребезнең үткәнен белмәсәк , безнең киләчәгебез озын гомерле булмас. Бөек мәгърифәтчебез Мәрҗәни : ”Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,- дип язды. Мондый шәхесләре, тарихлары булган халыкның киләчәге өметле.
-
Әлифба бәйрәме 23.03.2018

1 нче сыйныф укучылары әлифбаны уңышлы тәмамлауларын билгеләп үттеләр
-
Без бергә 22.03.2018

Район күләм үткәрелгән "Без бергә" конкурсында безнең укучыларыбыз да катнашты.
-
Ветераннар безнең янәшәдә 21.03.2018

"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" дәвамында өлкәннәргә һәм ветераннарга игътибарны арттыру максатыннан тимурчыларыбыз Зәбирә әби янында булып кайттылар.
-
Һәйкәлләрдә сезнең җаныгыз... 19.03.2018

Мәрхәмәтлелек атналыгы кысыларында укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлне чистартып, матурладылар.
-
Укучыларыбыз әби-бабайларны онытмыйлар 15.03.2018

6 һәм 7 сыйныф кызлары Шәмсехаят әбигә табын әзерләшергә бардылар. Булдырасыз, кызлар.
-
Китапханәдә кунакта 14.03.2018

Укучылар Л.Н. Толстой итҗатына багышланган укуларда актив катнаштылар. Авыл китапханәчесе Зөлфия Вагизовнада без даими кунаклар.
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл 10.03.2018

.Башлангыч сыйныф укучылары мәктәп каршында "Сәламәт тәндэ-сәламәт акыл"дип аталган кышкы ярыш үткәрделәр.
-
Бәйрәм белән сезне, гүзәл затларыбыз! 08.03.2018

Хатын-кыз ул нәфис чәчәк,
Иркәне, назны сөя;
Кадер белмәгән кулларда
Хатын-кыз шиңә, көя.













