Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423114, Республика Татарстан, Черемшанский район, д. Нижняя Каменка, ул. Центральная, д.60 |
| Телефон: | +7(843)-962-35-93 |
| E-Mail: | Ahtyam.Musin@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекаменская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Мусин Ахтям Миннагимович |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 9 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Иң күңелле көн 21.02.2019

21 нче февраль көнне 2-5 нче сыйныф укучылары Чирмешәнгә Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары куйган “Иң күңелле көн”дигән театр карарга бардылар.Балаларга театр бик ошады.
-
Туган телем-татар теле 21.02.2019

21нче февраль-Туган тел көне көне уңаеннан мәктәптә төрле чаралар уздырылды.Урта сыйныф укучылары Сөләйманова Зилә Рамазановна җитәкчелегендә “Туган телем-татар теле” дигән әдәби-музыкаль монтаж уткәрделәр.Монтаждан соң мәктәп укучылары “Туган тел”җырын кумәк башкардылар.
-
Муса Җәлил туган көн 15.02.2019

Бүген мәктәбебездә Шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үттек. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр.
-
Үз һөнәренең иясе 06.02.2019
Бүген укучылар һәм укытучылар белән берлектәТүбән Кәминкә авылы китапханәсендә "Үз һөнәренең иясе" дигән чара үтте. Әлеге чарага авылыбызның лаеклы һөнәр ияләре чакырылган иде. Алар балаларны үзләренең авыр, шул ук вакытта кызыклы үткән тормышлары белән таныштырдалар. Әби-бабайларыбыз кайда гына эшләмәгән, нинди генә михнәтләр күрмәгәннәр, ләкин сынмаганннар, сыгылмаганнар. Шуңа да алар безгә үрнәк!Аларга әле тагын озак еллар безне шатландырып, балаларның игелекләрен күреп яшәүләрен телибез! -
"Йолдызлык"ның йолдызы 06.02.2019

Бүген районда үткәрелгән "Созвездие-Йолдызлык" бәйгесенең гала концертында җырчы кызыбыз Венера Сәлманова 3 урынга лаек булды. Аны әлеге уңышы белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә җиңүләр насыйп булсын, Венера!
-
Ачык дәрес 31.01.2019

Бүген мәктәбебездә чыгарылыш сыйныф укучылары һәм әти-әниләр өчен математика фәне буенча ачык дәрес үтте. Математика укытучысы Алия Нурислам кызы имтиханга әзерлек белән таныштырды. әти -әниләр өчен үткәрелгән җыелыш та укучыларны имтиханга кертү, имтихан вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар.
-
Тимурчылар үз эшләрен онытмый 29.01.2019

Ялгыз калган әби-бабайларны онытмый безнең тимурчыларыбыз. Буранлы көннәрдә барып кар көриләр, өй эшләрендә ярдәм итәләр. Аларның тормыш юлларындагы истәлекләр белән уртаклашалар.
-
Ленинград блокадасы турында истәлекләр 28.01.2019

Мәктәбебездә тарих укытучысы Сания Шәһит кызы "Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел.." исемле сыйныф сәгате үткәрде. Укучылар презентация карады, укытучы сөйләгәннәрдән чыгып, шул вакыйгаларны күзалларга тырышты. Ахырдан истә калганнар буенча тест сорауларына җаваплар бирделәр.
-
Математикадан сынап карау имтиханнары 25.01.2019
25 январь көнне 9 классларның Лашман урта мәктәбендә математика фәненән сынап карау имтиханы булды. Имтиханда районның барлык 9 класслары да катнашты. Безнең мәктәп укучылары да математика фәненнән белем дәрәҗәләрен сынап карадылар. Нәтиҗәләре берничә көннән соң билгеле була. Белем күрсәткечләренең яхшы булуын теләп калабыз. -
Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел... 25.01.2019

Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсендә документаль фильм карадылар. Кинода күрсәтелгәнннәр буенча фикер алышу, истәлекләр уку оештырылган иде.













