Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423114, Республика Татарстан, Черемшанский район, д. Нижняя Каменка, ул. Центральная, д.60 |
| Телефон: | +7(843)-962-35-93 |
| E-Mail: | Ahtyam.Musin@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекаменская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Мусин Ахтям Миннагимович |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 9 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Укытучылар көне
05.10.2018
5 октябрь - укытучыларның һөнәри бәйрәме. Шушы максаттан мәктәбебездә зур бәйрәм булып үтте. 9 нчы сыйныф укучылары бәйрәмгә иҗади якын килеп ветеран укытучыларны, мәктәптә эшләп, хәзергесе вакытта төрле өлкәдә хезмәт куючы укытучыларны һәм дә инде мәңгелек йортка күчкән олы мөгаллимнәребезне дә искә алып түбән сыйныф укучыларын таныштырдылар.
-
Мәдәнилек нидән башлана? 19.09.2018

19нчы сентябрь көнне сыйныф җитәкчеләре мәдәнилек нидән башлана дип аталган бердәм дәрес үткәрде. Әлеге дәрестә башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр таратылды.
-
Икенче икмәк бакчадан керде 15.09.2018

Мәктәп яны бакчасында укучылар үстергән икенче икмәк- бәрәңге бакчадан кереп базга урнашты. Шимбә көнне укучылар уңышның мул булуына сөенә-сөенә бәрәңге алдылар.
-
Көз патшабикәсе 14.09.2018

Мәктәп һәм авыл китапханәсе белән берлектә "Көз патшабикәсе" дип аталган чара үткәрелде. Укучылар көзге уңыштан төрле формадагы уенчыклар, әкият геройлары ясады. Иң соңыннан бергәләшеп чәй эчтеләр.
-
Укучылар кино карады 14.09.2018

Бүген мәктәпкә район үзәгеннән кино күрсәтергә килделәр. Укучыларыбыз "Байкалские каникулы" фильмын теләп карадылар. Кино күрсәтүчеләрне тагын чакырып калдылар.
-
День рождение Л.Н. Толстого 10.09.2018

Сегодня в школе классные руководители провели классные часы посвященные ко дню рождения Льва Николаевича Толстого.
-
1 сентябрь- Белем бәйрәме 01.09.2018

Бүген мәктәбебездә белем бәйрәме үтте. Беренче сыйныфка һәм 9 сыныфка килүче укучылар өчен аеруча дулкынландыргыч бәйрәм булды. Укытучыларны һәм укучыларны бәйрәм белән тәбрик итәбез. Яңа уку елы уңышлы булсын!
-
Соңгы кыңгырау! 25.05.2018

Тагын бер ел инде артта кала
Кыңгыраулы мәктәп еллары.
Озата ул үзенең балаларын
Сикәлтәсез булсын юллары.
Кем өчендер соңгы тапкыр чыңлый
Үтә якын аның чыңлавы.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме. 24.05.2018
Бүген, Түбән Кәминкә төп белем мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” яңгырады. Мәктәбебез 7 укучысын олы тормыш юлына озата. Бәйрәмдә укучылар,укытучылар,әти-әниләр, чыгарылыш сыйныфны котларга дип килгән кунаклар катнашты.Белем сукмакларыннан атлап бара торгач 9 көз, кыш, яз айлары үтеп тә киткән. Чыгарылыш класс укучылары үзләренең җырлары, шигырьләре аша укытучыларга, әти-әниләргә, мәктәп хезмәткәрләренә үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр, чәчәкләр тапшырдылар. Соңгы кыңгырау чыңы укучыларны яңа тормыш юлына озатты. -
Итоги конкурса "Шоу талантов .Мир английского языка" 11.05.2018

17 апреля прошёл муниципальный конкурс английского языка: "Шоу талантов. Мир английского языка". Учащиеся 1-11 классов из 18 школ показали очень много интересных номеров. Наши ученики достойно выступили и заняли призовые места. Ученица 5 классаМассарова Гулия заняла 3 место в номинации "Вокал" (руководитель -Массарова Г.Д,), Массарова Айзиля 6 класс в номинации "Поэзия" - сертификат участника (руководитель - Массарова Г.Д.) Поздравляем всех участников и победителей конкурса!













