Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнекаменский детский сад «Умырзая» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423114, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Нижняя Каменка, ул. Центральная, д. 60 |
| Телефон: | 89047120867 |
| E-Mail: | Alsu.Sharapova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Нижнекаменский детский сад "Умырзая" |
| Руководитель: | Шарапова Алсу Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнекаменский детский сад «Умырзая» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
2018 ел- бөек рус язучысы Лев Толстой елы 10.09.2018

Бүген балалар бакчасында Лев Толстой иҗаты белән таныштыру максатыннан әдәби-сәгать үткәрелде.
-
Без гриппка каршы торабыз!
05.09.2018
Балалар бакчасында "Без гриппка каршы торабыз" дигән темага ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелыш барышында әти-әниләр анкета сорауларына җавап бирделәр. Җыелышка чакырылган Түбән Кәминкә врачлык амбулаториясе фельдшеры Фидания Мәсхуть кызы бу темага доклад белән чыгыш ясады. Әти-әниләрнең барлык сорауларына да җавап табылды.
-
Ресбублика көне 29.08.2018

30 август көнне Татарстанда зур бәйрәм- Республика көне билгеләп үтелә. Безнең балалар бакчасында да тәрбияче бу бәйрәм уңаеннан балалар белән әңгәмә үткәрде.Балалар бергәләшеп Республикабызда яшәүче милләт халкы, аларның гореф-гадәтләрен, башкалабызның тарихын искә алдылар. Ахырдан рәсем конкурсы игълан ителде.
-
Чәчәкләр бәйрәме 15.08.2018

"Яшәр өчен кояш, ирек һәм кечкенә генә чәчәк кирәк" дигән бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсон. Буген балалар бакчасында "Чәчәкләр бәйрәме" үткәрелде.
-
Чишмәгә экскурсия 08.08.2018

Тәрбияче Әлфинә Фазыл кызы чишмэгэ экскурсия оештырды. Бакча хезмәткәрләре балалар белән бергәләшеп чишмә тирәсен чүптән арындырдылар. "Табигатьне саклыйк" темасына әңгәмә үткәрелде. Соңыннан балалар "Балык тоту" уенын уйнадылар.
-
Без - табигать дуслары 02.08.2018

Балалар бакчасында "Без - табигать дуслары" атналыгы үткәрелде. Балалар үзләренә таныш булган бөҗәклэрне кузәттеләр, аларны рәсемгэ төшерделәр, пластилиннан сыннарын әвәләделәр. Чэчэклэр тормышы белэн таныштылар.
-
Җәйге матур бер көндә 26.07.2018

Балалар бакчасында "Җәйге матур бер көндә" темасы буенча комнан башнялар ясау конкурсы оештырылды.
-
Бүген хәтер һәм кайгы көне 22.06.2018

Бу көн сугышта үлгән, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган барча кешене искә алу көне. Бакчабызда тәрбияләнүче сабыйлар, өлкәннәр белән бергәләшеп авылыбыз һәйкәленә чәчәчкләр куйдылар. Ватаныбыз иреге һәм мөстәкыйльлеге өчен сугышта һәлак булучыларга мәңгелек дан!
-
Яшелчә бакчасында эш 13.06.2018

Балалар бакчасы хезмәткәрләре бакча янындагы җир участогын эшкәртеп, түтәлләр ясап, төрле яшелчәләр утырттылар. Без һәр елны бу җирдә ашханәдә куллану өчен ел әйләнәсенә җитәрлек күләмдә суган, кишер, чөгендер үстерәбез.
-
12 июнь- Рәсәй көне 13.06.2018

Балалар бакчасында Рәсәй көне билгеләп үтелде. Тәрбияче Әлфинә Фазыл кызы балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды.












