Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнекаменский детский сад «Умырзая» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423114, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Нижняя Каменка, ул. Центральная, д. 60 |
Телефон: | 89047120867 |
E-Mail: | Alsu.Sharapova@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнекаменский детский сад "Умырзая" |
Руководитель: | Шарапова Алсу Сагитовна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 5 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнекаменский детский сад «Умырзая» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20
-
Бүген хәтер һәм кайгы көне 22.06.2018
Бу көн сугышта үлгән, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган барча кешене искә алу көне. Бакчабызда тәрбияләнүче сабыйлар, өлкәннәр белән бергәләшеп авылыбыз һәйкәленә чәчәчкләр куйдылар. Ватаныбыз иреге һәм мөстәкыйльлеге өчен сугышта һәлак булучыларга мәңгелек дан!
-
Яшелчә бакчасында эш 13.06.2018
Балалар бакчасы хезмәткәрләре бакча янындагы җир участогын эшкәртеп, түтәлләр ясап, төрле яшелчәләр утырттылар. Без һәр елны бу җирдә ашханәдә куллану өчен ел әйләнәсенә җитәрлек күләмдә суган, кишер, чөгендер үстерәбез.
-
12 июнь- Рәсәй көне 13.06.2018
Балалар бакчасында Рәсәй көне билгеләп үтелде. Тәрбияче Әлфинә Фазыл кызы балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды.
-
Балаларны яклау көне 01.06.2018
1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Бүген без мәдәният йортында бергәләшеп бу бәйрәмне билгеләп үттек.
-
Хуш, күңелле бакчабыз! 31.05.2018
Олы бәйрәм бүген бездә
Зурлар инде күбебез,
Бакча белән хушлашабыз –
Бүген соңгы көнебез!
-
Урман- җиребезнең матурлыгы, байлыгы. 25.05.2018
Бакчабызда " Урман-җиребезнең матурлыгы, байлыгы" атналыгы үтте. Балалар агач исемнәрен өйрәнделәр, экскурсиягә бардылар. Тәрбияче апалары белән бергәләшеп стена газетасы чыгардылар.
-
Тыныч булсын күгебез 08.05.2018
Халык бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен киңәйтү, балаларда патриотик хисләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан балалар бакчасы коллективы һәм балалар бәйрәм митингында катнаштылар.
-
Сәламәт тәндә- сәламәт акыл 04.05.2018
Балаларда культура-гигиена күнекмәләре тәрбияләү максатыннан балалар бакчасында бу темага әңгәмә үткәрелде.
-
26 апрель- Габдулла Тукай туган көн 26.04.2018
Бүген балалар бакчасында "Тукайны онытмыйбыз" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрелде.
-
Тукай иҗаты онытылмый. 16.04.2018
Зәңгәр күк йөзендә кояш балкып, кар сулары аккан чакта, шаулап-гөрләп яз ае - апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.