Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнекаменский детский сад «Умырзая» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423114, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Нижняя Каменка, ул. Центральная, д. 60 |
Телефон: | 89047120867 |
E-Mail: | Alsu.Sharapova@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнекаменский детский сад "Умырзая" |
Руководитель: | Шарапова Алсу Сагитовна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 5 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнекаменский детский сад «Умырзая» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
О повышении родительской платы за присмотр и уход за детьми 12.12.2018
Уважаемые родители!
С 1 января 2019 года повышается размер родительской платы за присмотр и уход за воспитанниками на 4,3%. Величина родителськой платы за одного ребенка будет составлят 2848 рублей, многодетные семьи будут платить 50% данной суммы.
-
Созвездие-Йолдызлык 05.12.2018
5 декабрь көнне Югары Кәминкә авылында булып узган "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең 1 турында чыгыш ясадык. Лаптева Яна "Коферанс" номинациясендә 2 турга узды.
-
Шаян ТВ - балалар телеканалы 03.12.2018
«ШАЯН ТВ» - тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган балалар каналы. «ШАЯН ТВ» каналында 20 дән артык: танып-белүне, белем бирүне, фикерләүне үстерергә ярдәм итүче оригиналь программалар; телевизион уен - шоулар һәм викториналар; татар теленә тәрҗемә ителгән иң яхшы мультипликацион фильмнар; фәнни-популяр, документаль, әдәби жанрдагы дөньякүләм танылган иң яхшы тапшырулар урын алачак. Шаян ТВ каналының рәсми сайты-сайт детского телеканала ШАЯН ТВ.
Хөрмәтле әти-әниләр!Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның йөкләмәләрен үтәү йөзеннән «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе АҖ генераль директоры И. Ю. Әминов мөрәҗәгате белән бәйле рәвештә, сезне татар телендә тәүлек буе эшли торган «ШАЯН ТВ» каналы проморолигын карап чыгуыгызны сорыйбыз.
Промороликны 2018 елның 26нчы декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча карарга була: https://cloud.mail.ru/stock/W8BpvBPAYP3ZSu2Gj6uMJo3A.
-
Әниләр көне 26.11.2018
Балалар бакчасында әниләр көненә багышлап бәйрәм иртәсе үткәрдек. Кунак итеп чакырылган әниләребезне бәйрәм белән котлап, аларга матур җырлар, шигырьләр, биюләр тапшырдык. Әниләр һәм балалар белән командаларга бүленеп төрле ярышлар үткәрелде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Бозда һәм суда сак бул!
21.11.2018
Балалар катнашында су объектларында бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан уздырылган "Бозда һәм суда сак булырмын" дигән республика рәсем конкурсының муниципаль этабында катнаштык. “Кышын сулыкларда моны эшләргә ярамый!” номинациясендә Низамов Азаматның рәсеменә 3 нче урын бирелде һәм ул Чирмешән районы мәгариф бүлегенең грамотасына ия булды.
-
Җирле референдум 18.11.2018
Бүген балалар бакчасы хезмәткәрләре Түбән Кәминкә авыл җирлеге территориясендә узучы узара салым мәсьәләсе буенча җирле референдумда уз тавышларын бирделәр.
-
Дидактик кулланмалар конкурсы 13.11.2018
Бүген Чирмешән районы 1 нче номерлы "Ромашка" балалар бакчасы базасында "Лэпбук" техникасында автор дидактик кулланманы иң яхшы эшләү һәм тәкъдир итү буенча муниципаль смотр-конкурс булып узды. Тәрбияче Әлфинә Фазыл кызы үзе әзерләгән эшен тәкъдим итте.
-
"Көз күчтәнәчләре" иртәсе 25.10.2018
Бакчабызда "Көз күчтәнәчләре" иртәсе гөрләп узды.Түбән Кәминкә мәктәбенең башлангыч класс укучыларын кунакка чакырдык. Уеннар уйнадык, табышмакларга җаваплар эзләдек, жырладык,биедек. Бәйрәм соңыннан бергәләшеп көз күчтәнәчләреннән авыз иттек.
-
Көзге сәяхәт 16.10.2018
Тәрбияче Әлфинә Фазыл кызы көзге табигатькә экскурсия оештырды. Балалар апалары белән бергәләшеп тирә - якны, табигатьтәге үзгәрешләрне, агачларны һәм чыршыларны күзәттеләр. Төрле эшләнмәләр ясаганда кулланыр өчен чыршы һәм нарат күркәләре, кипкән яфраклар, матур ташлар җыйдылар. Сәяхәттән шатланышып, күңелләре булып кайттылар.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2018
1 октябрь - Өлкәннәр көне. Шул уңайдан, "Умырзая" балалар бакчасына йөрүче балаларның әбиләре чакырылган иде. Бәйрәмгә килгән кунакларга балаларыбыз бик теләп шигырьләр сөйләделәр , матур-матур җырлар, күңелле биюләр башкардылар.