Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнекаменский детский сад «Умырзая» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423114, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Нижняя Каменка, ул. Центральная, д. 60 |
| Телефон: | 89047120867 |
| E-Mail: | Alsu.Sharapova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Нижнекаменский детский сад "Умырзая" |
| Руководитель: | Шарапова Алсу Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнекаменский детский сад «Умырзая» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Әниләр көне 26.11.2018

Балалар бакчасында әниләр көненә багышлап бәйрәм иртәсе үткәрдек. Кунак итеп чакырылган әниләребезне бәйрәм белән котлап, аларга матур җырлар, шигырьләр, биюләр тапшырдык. Әниләр һәм балалар белән командаларга бүленеп төрле ярышлар үткәрелде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Бозда һәм суда сак бул!
21.11.2018
Балалар катнашында су объектларында бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан уздырылган "Бозда һәм суда сак булырмын" дигән республика рәсем конкурсының муниципаль этабында катнаштык. “Кышын сулыкларда моны эшләргә ярамый!” номинациясендә Низамов Азаматның рәсеменә 3 нче урын бирелде һәм ул Чирмешән районы мәгариф бүлегенең грамотасына ия булды.
-
Җирле референдум 18.11.2018

Бүген балалар бакчасы хезмәткәрләре Түбән Кәминкә авыл җирлеге территориясендә узучы узара салым мәсьәләсе буенча җирле референдумда уз тавышларын бирделәр.
-
Дидактик кулланмалар конкурсы 13.11.2018

Бүген Чирмешән районы 1 нче номерлы "Ромашка" балалар бакчасы базасында "Лэпбук" техникасында автор дидактик кулланманы иң яхшы эшләү һәм тәкъдир итү буенча муниципаль смотр-конкурс булып узды. Тәрбияче Әлфинә Фазыл кызы үзе әзерләгән эшен тәкъдим итте.
-
"Көз күчтәнәчләре" иртәсе 25.10.2018

Бакчабызда "Көз күчтәнәчләре" иртәсе гөрләп узды.Түбән Кәминкә мәктәбенең башлангыч класс укучыларын кунакка чакырдык. Уеннар уйнадык, табышмакларга җаваплар эзләдек, жырладык,биедек. Бәйрәм соңыннан бергәләшеп көз күчтәнәчләреннән авыз иттек.
-
Көзге сәяхәт 16.10.2018

Тәрбияче Әлфинә Фазыл кызы көзге табигатькә экскурсия оештырды. Балалар апалары белән бергәләшеп тирә - якны, табигатьтәге үзгәрешләрне, агачларны һәм чыршыларны күзәттеләр. Төрле эшләнмәләр ясаганда кулланыр өчен чыршы һәм нарат күркәләре, кипкән яфраклар, матур ташлар җыйдылар. Сәяхәттән шатланышып, күңелләре булып кайттылар.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2018

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Шул уңайдан, "Умырзая" балалар бакчасына йөрүче балаларның әбиләре чакырылган иде. Бәйрәмгә килгән кунакларга балаларыбыз бик теләп шигырьләр сөйләделәр , матур-матур җырлар, күңелле биюләр башкардылар.
-
Шалкан әкияте 27.09.2018

Бакчабызда "Шалкан" әкиятен сәхнәләштердек.
-
Көзге нигъмәтләр 24.09.2018

Көз- мул уңыш чоры. Шул уңайдан балалар бакчасында "Көзге нигьмәтләр" дип исемләнгән конкурс үткәрелде. Балалар әти-әниләр белән бергәләшеп, бакчаларындагы уңыштан төрле эшләнмәләр ясадылар һәм аларның барысы да безнең күргәзмәдә үз урынын алды.
-
Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр дә кирәк! 20.09.2018

Балалар бакчасында һөнәрләр атналыгы үткәрелде.












