Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Год воинской и трудовой доблести 31.12.2026

2026 год в Республике Татарстан объявлен Годом воинской и трудовой доблести. Соответствующий указ подписан для сохранения исторической памяти, укрепления гражданской солидарности и уважения к защитникам Отечества и труженикам тыла.
-
Год единства народов 31.12.2026

Цель этого года – укрепить дружбу и взаимопонимание между народами, проживающими на территории нашей многонациональной страны.
-
Көзге табигатькә экскурсия 24.09.2026

Балалар өчен экскурсия һәрвакыт кызыклы вакыйга. Сентябрьнең иң яхшы көннәренең берсендә без балалар бакчасына йөрүче балалар белән «Көзге табигатькә экскурсия» дигән тема белән табигать үзгәрешләрен күзәтергә чыктык. Балалар көзге табигать буенча сәяхәт иткәндә күпме мавыктыргыч, файдалы, кызыклы нәрсәләр белде, тирә-юньдәгеләр турында яңа белемнәр алды.Кызыклы уеннар уйнап, ял итеп кайттык. Ә кайтканда көзге уңышның иң татлысы-икмәк пешерүчеләр янына да кереп хуш исле икмәктән авыз иттек.
-
«Беренчеләр хәрәкәте» 22.09.2026

«Беренчеләр хәрәкәте» - традицион гаилә кыйммәтләре нигезендә үскән шәхесне, үз иленең патриоты итеп тәрбияләү өчен шартлар тудыручы хәрәкәт. Анда катнашучылар безнең балалар бакчасында булдылар, балалар өчен сәламәтләндерү чарасы үткәрделәр. Чара азагында алар дәфтәрләрдә эшне дәвам итте. Әкиятләр һәм төрле биремнәр аша балалар яңалык беләләр, файдалы гадәтләр алалар
-
Халыкара тынычлык көне 21.09.2026

21 сентябрьдә Халыкара тынычлык көне билгеләп үтелә. Без бакчабызда балалар белән дус булуның нәрсә икәнлеге, ни өчен бер-береңне хөрмәт итү мөһим булуы һәм безнең дөньяны ничек яхшырак һәм дустанә итәргә мөмкин булуы турында фикер алыштык. Балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне якынайтуга һәм ныгытуга юнәлдерелгән төрле уеннар уйнадык, балаларның бер-берсен ишетә, игътибарлы һәм дуслары турында кайгырта белүләрен формалаштырдык. Тынычлык символы – күгәрчен турында сөйләштек.
-
Фән нәрсә ул? 17.09.2026

Бүген фән белән галимнәр генә түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балалар да шөгыльләнә һәм фәннәр турындагы иң беренче белемнәрне балалар бакчасында беләләр . Хәзерге җәмгыятьтә фән кешеләр тормышының күп тармакларында һәм өлкәләрендә мөһим роль уйный. Бүген без "Фән нәрсә ул? "Кемнәр ул галимнәр?" дигән сорауга җавап эзләдек. Балалар тәрбияче белән берлектә тәҗрибә-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнделәр, статик электр барлыкка килүнең сәбәбен ачыкладылар.Тәҗрибә барышында танып белү активлыгы, кызыксынучанлык һәм мөстәкыйль танып белүгә омтылыш үсә.
-
Абдулла Алишның тууына 115 ел. 15.09.2026

Безнең балалар бакчасында әхлакый-патриотик тәрбиягә зур урын бирелә. Бүген Бөек Ватан сугышында әсирлектә җәзалап үтерелгән шагыйрь һәм язучы Абдулла Алишның тууына 115 ел. Ул балалар өчен бик күп әкиятләр иҗат итеп, татар әдәбиятында әкиятләр остасы булып танылган А.Алишны белмәгән кеше юктыр. Һәм ничә буын аның шифалы әкиятләрен укып сабак ала, әдәпле булырга омтыла, файдалы киңәшләр ала. Абдулла Алиш – балалар әдәбиятын үстерүдә зур хезмәт күрсәткән язучыларның берсе. Бүген бакчада “Алиш әкиятләрен яратып тыңлыйбыз” дип аталган әдәби-уенлы иртә - мавыктыргыч, күңелле үтте.
-
«Игелекле уеннар» проекты 14.09.2026

Сәяхәтләр картасы «Игелекле уеннар» проектының сентябрьдәге икенче тәрбия практикасы. Практиканың мәгънәсе-карта, маршрут һәм уртак сәяхәт аша туган илгә кызыксыну, аның төрлелегенә хөрмәт, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт һәм бер команда булып эш итү сәләтен үстерү. Без бүген гади схемага таянып аралашу үткәрдек. Берничә уен ситуациясе аша сәяхәт турында күзаллау булдырдык. Балалар өчен бу – кызыклы ял гына түгел, ә Россия һәм аның тарихы, гаилә, туган як һәм башка нәрсәләр турында күбрәк белергә этәргеч , бердәм булу асылына тәшенү булыр .Алга таба эшебезне шул юнәлештә дәвам итәрбез.
-
«Игелекле уеннар» федераль проекты 11.09.2026

2026 елның 1 сентябреннән безнең балалар бакчасында «Игелекле уеннар» федераль проекты старт алды Без дә проектта актив катнашабыз. Проект төрле яшьтәге балаларны уен эшчәнлеге һәм мәдәниятләргә тарту аша берләштерү мөмкинлеге бирә. Бу атнада алар «Минем яраткан балалар бакчам» темасы белән таныштылар. Тәрбияче белән бергә балалар: «Балалар бакчасында без нәрсә белән шөгыльләнәбез? " - дигән сорауларга җавап бирделәр. Балалар үзләренең барлык шөгыльләрен: уеннар, рәсем ясау, зарядка ясау, туклану, йокы, йөрү, тәрбиячеләргә ярдәм итү, төркем буенча кизү тору һәм башкаларны ышаныч белән санап чыктылар.
-
Халыкара грамоталылык көне 10.09.2026

Безнең балалар бакчасында Халыкара грамоталылык көнен дә искә алдык. Бу көн безгә укый-яза белүнең мөһимлеген һәм грамоталылыкның безнең алда нинди мөмкинлекләр ачуын искә төшерә. Ни өчен грамоталылык шулкадәр мөһим? Грамоталылык-белемгә, уңышка һәм үз-үзеңне тормышка ашыруга ачкыч ул. Ул безгә аралашырга, бер-беребезне аңларга һәм үсәргә ярдәм итә. Менә ни өчен кечкенәдән үк укуга һәм язуга мәхәббәт тәрбияләү мөһим. Безнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар грамоталы булу өчен мавыктыргыч шөгыльләрдә һәм уеннарда катнашалар, әкиятләрне яратып тыңлыйлар, укырга, хәрефләр танырга өйрәнәләр.









