Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
2 июль — Халыкара эт көне. 02.07.2026

2 июль — Халыкара эт көне. Бәйрәмнең идеясе-кеше белән этнең аерым бәйләнешен ассызыклау, тугрылык, ярдәм һәм рәхмәт белдерү. Бу көн төрлечә оештырыла: кешеләр үзләренең дүрт аяклы дуслары белән вакыт үткәрәләр, аларның фотосурәтләре белән уртаклашалар, шигырьләр язалар яки йорт хайваннарына җылы сүзләр генә әйтәләр. Без дә “Этләр - тугры дуслар” дигән танып белү сәгате үткәрдек. Кеше һәм этнең дуслыгы меңъеллык. Элек-электән эт кешегә хезмәт иткән
-
Корабль төзүчеләр көне 29.06.2026

Бүген, 29 июньдә Россиядә бәйрәм - "корабль төзүчеләр көне" билгеләп үтелә. Без дә балалар бакчасында тематик чара үткәрдек. Балалар күңел ачу барышында корабларның барлыкка килү һәм төзелү тарихын белделәр. Балалар шатланып гадәти кәгазь битен еракка йөзәргә әзер булган чын корабка әйләндерә алды!. Бу уен гына түгел, ә иҗатны үстерү өчен менә дигән шөгыль! Оригами пространстволы фикерләүне, игътибарны, хәтерне һәм фантазияне үстерергә ярдәм итә.
-
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2026

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Балалар бакчасында - ул бәйрәм түгел, ә балалар белән ил тарихында мөһим дата турында сөйләшү, Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен рәхмәт хисе тәрбияләү мөмкинлеге
-
Мәйданчыкта матурландыру эшләре 19.06.2026

Балалар бакчасы мәйданчыгындагы җайланмалар буялды, төзекләндерелде. Мәйданчыкта балаларның шат авазы тынмасын, дигән теләктә калабыз.Ләкин шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: җайланмалар 3-7 яшьлек балалар өчен исәпләнеп төзелгән. Булганының кадерен белик, җиһазларны ватмыйк, территорияне чүпләмик!
Матурлыкны тудырырга булышкан әти-әниләргә зур рәхмәт белдерәбез! -
12 июнь - Россия көне 11.06.2026

12 июнь көнне илебез Россия көнен билгеләп үтә.. Бу тынычлык, ирек, яхшылык бәйрәме. Ул күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген гәүдәләндерә. Бәйрәм алдыннан тәрбияләнүчеләргә Туган ил турында сөйләнелде, "Туган илгә мәхәббәт" төшенчәсен аңлатылды - һәр кешенең гаиләсе, йорты, яраткан ишегалды яки урамы булуын искәртелде. Ә тагын безнең барыбызның да зур Ватаныбыз бар – ул Россия. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар илебезнең төп символы - Россия флагы белән таныштылар
-
Сабантуй 07.06.2026

Сабантуй – татар халкының иң зур бәйрәме. Ул башка милләтләр тарафыннан да яратып кабул ителә. Бәйрәмгә җирле халык , кунаклар бик теләп җыела. Һава торышы "шаярып" торса да, мәйданда күңелле уеннар, җыр - бию белән үрелеп барды. Ә шул вакытта балалар сабантуе да гөрләде. Авызга йомырка салган кашык кабып йөгерү, көянтә - чиләк белән су ташу, капчык киеп йөгерү, күзне бәйләп чүлмәк вату кебек уеннар оештырылды. Сабантуйның күңелле мизгелләре...
-
"Беренчеләр хәрәкәте" бүләкләре 04.06.2026

Беренчеләр хәрәкәте бүләк иткән уеннар белән балалар бик теләп уйныйлар. Алар балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтә һәм тәрбия бирә. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана. Идел буе халыклары геройларының үзара диалогы, балаларны чын әкият дөньясына алып кереп китә, алар турында күп мәгълүмат бирә.
-
"Сөлге җыю" йоласы 01.06.2026

Безнең балалар бакчасында үткәреләчәк Сабантуй бәйрәменә багышланган "Сөлге җыю" йоласы узды. Сабан туенда сөлгеләр, бүләкләр җыю - әби-бабаларыбыздан сакланып калган бик борынгы йола. Максаты - балаларның татар халык йолалары, борынгы милли бәйрәмнәр турындагы белемнәрен баету, балаларга халык бәйрәмнәре белән кызыксыну уяту.
Күңелле татар көйләре астында кызлар һәм малайлар балалар бакчасы урнашкан урамда яшәүче авыл халкыннан сөлге, конфет, уенчыклар җыйдылар. "Сөлге җыю" йоласы аша без әле үзара дуслык мөнәсәбәтләре тәрбиялибез -
1 июнь - Балаларны яклау көне 01.06.2026

1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә, Бәйрәм-киләчәк буынны кайгыртуга багышланган иң якты һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.
-
Сау бул, бакча! 29.05.2026

Йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң якты хәтирәләр кеше тормышының кайсы чорында күбрәк очрый икән? Мөгаен, чыклы үләннәрдә яланаяк йөргән, әти-әни белән җитәкләшеп бакчага килгән гамьсез, кайгы борчуларсыз балачактадыр. Менә безнең балалар өчен дә дулкынландыргыч та, шатлыклы да һәм моңсу да бәйрәм көнебез килеп җитте. Моңсу, чөнки күптәннән көткән, әмма безнең өчен бик тиз килеп җиткән көн бу. Бәхетле, үзенең гаилә бәйрәмнәре ,әти-әнинең уртасында, аның бармакларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән чиста балачак белән саубуллашу көне.









