муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 9 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
23 нче март көнне 3 чирек йомгаклары буенча педагогик совет утырышы булып узды. “Физкультура дәресләрендә укучыларның сәламәтлекләрен саклау технологияләре” дигән доклад белән Хәйретдинов Р.Р. чыгыш ясады. Мәктәпнең чирек дәверендәге тулы эшчәнлеге белән Гарипов Р.Р. таныштырды. Уку, өлгереш һәм тәрбия процессы йомгакларын Галиуллина З.Ф, Гыйзәтуллина Г.Р. җиткерделәр. Барлык мөһим сорауларга җаваплар бирелде, “Акыллы һәм күңелле каникуллар” планы белән таныштырылды . Иң җаваплы 4 нче чирекнең төп бурычлары, максатлары ачыкланды. 23.03.2019

-
Каникулның беренче көне укучыларыбыз өчен район баскетбол ярышларында катнашу белән башланып китте. Мәктәпнең спортсмен кызларыбызның җыелма командасы көн дәвамында бәйгенең сайлап алу турында катнашты . Ярышлар ике көн буе дәвам итте. Безнең кызларыбыз 3 лаеклы урын яуладылар ! Сез булдырасыз! (Тренер: Хәйретдинов Р.Р; капитан : Галиуллина Гөлназ) 23.03.2019

-
Нәүрүз бәрәменнән күңелле мизгелләр: чүлмәк ватыш (Укытучылар: Сираҗиев Р.Б, Фомина О.В.) 23.03.2019

-
Язгы бәйрәмдә су ташу бәйгесе күңелле булды! (Укытучылар: Гарипова С.И, Гыйзәтуллина Г.Р.) 23.03.2019

-
"Калай әтәчләр" дә рәхәтләнеп көч сынашты Нәүрүз бәйрәмендә! (Укытучылар: Әхмәдуллина Г.Р, Галиуллина З.Ф,) 23.03.2019

-
Башлангыч сыйныф укучылары иң яратып капчык киеп йөгерү ярышында катнаштылар Нәүрүз бәйрәмендә! (Укытучылар : Әхмәтшина Л.С, Фәхретдинова И.М.) 23.03.2019

-
Мәргәннәр ярышын һәркем яратты язгы күңелле чарада. (Укытучы: Исланова Г.Г, Шәрәфетдинова Л.Г.) 23.03.2019

-
"Кыш" белән "Яз" аркан тартып та көч сынаштылар Нәүрүзбикә алдында . (Укытучы: Хәйретдинов Р.Р.) 23.03.2019

-
Бәйрәмебезне гөрләтеп җыр- бию бүләк иткән кунакларыбыз - танылган җырчыларыбыз : Равил Җәгъфәров, Нурдания Низамова, мәдәният йорты каршында эшләп килүче җыр һәм бию ансамбле әгъзалары Рәзинә Хәсәнова, Гөлфия Фәсхетдинова, Наил Хәсәновлар! Афәрин, авылдашлар! 23.03.2019

-
На основании письма Министерства образования и науки Республики Татарстан «О проведении в образовательных организациях уроков мира» 21 марта в учебном заведении дан старт мероприятиям, посвящённым данной тематике. Первые интегрированные уроки проведены в 5 , 8 классах на уроках изобразительного искусства и литературы. Учащиеся нарисовали рисунки про мирное детство, рассуждали о важности мира на земле. (Учитель: Гизатуллина Г.Р.) . Работа в этом направлении продолжится на уроках истории, внеклассных мероприятиях, классных часах. 21.03.2019






