муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 56 |
У нас учат: | 11 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Учащиеся нашей школы Шигапова Эльза, Бикчантаев Данис и Ахмадуллина Чулпан стали участниками заключительного этапа республиканской олимпиады школьников по русскому языку с 15 по 17 февраля. Их сопровождала учительница русского языка и литературы Ахмадуллина Г.Р. Ученица 7 класса Ахмадуллина Чулпан стала призёром. Шигапова Эльза тоже показала очень высокий результат. Поздравляем всех участников и желаем успехов в дальнейшем обучении! 17.02.2019
-
11-16 нчы февраль көннәрендә химия атналыгы үткәрелде. Атна ахырында Д.И. Менделеевның 185 еллыгы уңаеннан проект эшләнде. Укучылар танылган химикның тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентацияләр әзерләделәр, рефератлар яздылар. Аеруча 8 нче сыйныф укучылары актив булды. 16.02.2019
-
Бүген мәктәптә традицион "Ачык ишекләр” көне уздырылды. Бәйрәмчә бизәлгән залга булачак беренче сыйныф укучылары кунак булып килделәр. Башлангыч сыйныф укучылары аларга бик матур концерт номерлары күрсәттеләр. Ә укытучыларның һәр методик берләшмәсе нәниләргә мавыктыргыч уеннар, бәйгеләр үткәрде. Булачак берләргә берсеннән – берсе матур бүләкләр тапшырылды.Алар рәхәтләнеп башлангычлар белән җырладылар, биеделәр, иркенләп аралаштылар. Тантаналы өлештән соң “кунаклар” мәктәп буенча сәяхәт кылдылар, ашханәдә сыйландылар. Аннары тормышларында беренче тапкыр булган “дәрес”тә катнаштылар. Очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде. Күтәренке күңел белән булачак укучыларыбыз тиздән уздырылачак әзерлек дәресләренә кадәр мәктәп белән саубуллашып өйләренә кайтып киттеләр. 16.02.2019
-
15 нче февраль көнне, мәктәптә Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, шагыйрь-патриотның иҗатына багышланган чаралар үткәрелде. Иртәнге линейкада укучылар герой-шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган презентация карадылар, татар һәм рус телендә шигырьләрен тыңладылыар. Тәнәфесләрдә М. Җәлилгә багышланган мәкаләләр белән таныштылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Г. Шәрәфетдинова укучылар арасында викторина үткәрде. 15.02.2019
-
15 нче февраль көнне районда чаңгы ярышлары буенча укучылар Спартакиадасы уздырылды. Мәктәп данын бу бәйгедә җыелма спорт командасы яклады. Команда составына Вәлиева Инзилә, Хәйретдинова Адилә, Вәлиева Алсу, Шәйдуллин Раят, Хәйруллин Илмаз, Гадеев Булатлар сайлап алынды. Укучыларыбыз чаңгы юлларында бик тырышып чыгыш ясадылар. Спортсмен егетләребез һәм кызларыбыз белән горурланабыз! Бергәләп нәтиҗәләр көтәбез! 15.02.2019
-
Февраль ае календаре буенча бүген мәктәптә укытучылар һәм укучыларның җыелма командалары арасында волейбол буенча искиткеч мавыктыргыч уен булды. Укытучылар командасы составында Гарипов Р.Р, Галиуллина З.Ф, Хәйретдинов Р.Р, Салаватов Х.С, Шәйдуллин Раят, Хәйретдинов Илнур, Хәйруллин Илмазлар уйнады. Ә укучылар командасы данын Галиуллина Гөлназ,Шигапова Эльза, Галимҗанов Альберт, Камалов Раил, Чукмаев Салават, Гатауллин Фаил, Гадеев Булатлар яклады. Уенның хөкемдары Сираҗиев Р.Б. нәтиҗәне төгәл исәпкә алып барды. Зал тулы тамашачыларның көчле алкышлары астында ике команда да бик матур уен күрсәтте. Ләкин уен булгач җиңүче дә, җиңелүче дә була. 2 гә 1 исәбе белән дусларча очрашу укучылар командасы җиңүе белән тәмамланды. Шулай булырга тиеш тә бит: укучылар үзләренең укытучыларыннан алдынгырак булганда укыту – тәрбия эшчәнлеге нәтиҗәле булачак! 14.02.2019
-
Менә ул волейбол ярышларында җиңүче укучыларның җыелма командасы! 14.02.2019
-
Мәктәптә узган волейбол буенча ярышларда оста уен күрсәтүче укытучыларның һәм укучыларның җыелма командасы! 14.02.2019
-
13 февраля на базе учебного заведения прошло итоговое собеседование по русскому языку для учащихся кустовых школ. 14.02.2019
-
Патриотик айлык кысасында бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен “Стартлар!” дип аталган күңелле ярышлар уздырылды. Бәйге бик мавыктыргыч килеп чыкты. Уеннар берсеннән – берсе кызыктырып торырлык итеп оештырылды. Иң авыр бәйге - төгәл ату ярышы булды. Ләкин укучылар сынатмадылар. Ике команда да бертигез очко җыеп, “Җиңүче” исеменә лаек булды. Командирлар Илсаф белән Данир командаларны барлык уеннарга да җаваплы итеп оештырып тордылар. Укытучылар Әхмәтшина Л.С, Фәхретдинова И.М, Хәйретдинов Р.Р. чараның бик отышлы килеп чыгуын билгеләп үттеләр. 13.02.2019