муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 56 |
У нас учат: | 11 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Бадминтон ярышында җиңүчеләр! 23.02.2019
-
"Аҗаган" хәрби - спорт уенында җиңүчеләр! 23.02.2019
-
"ТАССР төзелүгә 100 ел" - дип аталган чараларга старт бирелде уку йортында. Атна дәвамында сыйныфларда бу датага багышланган әңгәмәләр, викториналар, рәсем бәйгеләре оештырылды. Иң беренче бу эшчәнлек 5, 7 сыйныфларда уздырылды. (Укытучы: Гыйзәтуллина Г.Р.) 23.02.2019
-
Уважаемые родители! В связи с письмом МО и Н РТ №1635/19 от 20.02.2019г. «Об организации разъяснительной работы по профилактике гриппа » доводим до Вашего сведения информацию о том, что Грипп — это инфекционное заболевание, заболеть которым может любой человек. Возбудителем гриппа является вирус, который от инфицированных людей попадает в носоглотку окружающих. Обычно грипп начинается внезапно. Возбудители гриппа, вирусы типов А и В, отличаются агрессивностью и исключительно высокой скоростью размножения, поэтому за считанные часы после заражения вирус приводит к глубоким поражениям слизистой оболочки дыхательных путей, открывая возможности для проникновения в неё бактерий. Среди симптомов гриппа — жар, температура 37,5–39 °С, головная боль, боль в мышцах, суставах, озноб, усталость, кашель, насморк или заложенный нос, боль и першение в горле. Грипп можно перепутать с другими заболеваниями, поэтому чёткий диагноз должен поставить врач, он же назначает тактику лечения. Подробнее о правилах профилактики гриппа Вы можете узнать по ссылке : http://www.rospotrebnadzor.ru/about/info/news_time/news_details.php?ELEMENT_ID=11214 23.02.2019
-
Башлангыч сыйныф укучылары Мәдәният йортында уздырылган " Туган телем - иркә гөлем" дип аталган чарада катнаштылар. (Укытучы: Фәхретдинова И.М.) 23.02.2019
-
Айлыкның йомгаклау этабы булып – хәрби – спорт уены “Аҗаган -2019” булды. Мәктәп укучылары уенда ике “батальон»га бүленеп катнаштылар. “Зәңгәрләр ” һәм “Кызыллар” иртәнге 8 сәг мылтык-пистолетларын асып , погоннарын тагып плацка тупландылар. Тантаналы өлеш кар өемнәрен ера –ера маршировка һәм рапортлар тапшырудан башланып китте. Урамда кар яву да, җепшек булу да “сугышчыларны” куркытмады. Чын солдатларча укучыларыбыз “Разведка”, “ Биатлон”, “Элемтә” , “Снайпер” , “Санитар”, “Полоса” , “Военкор” этапларында көч сынаштылар. Барлык уен этаплары да укытучылар тарафыннан уйланып, мавыктыргыч, сугышчан итеп әзерләнгән иде. Барлык уен төрләрендә көч сынашканнан соң иң авыр сынауларның берсе булган аркан тарту аеруча кызык булды. Ләкин алда иң җаваплы ярыш – Байрак алу бар бит әле! Бу йомгаклау бәйгесенә Гадеев Булат белән Хәйруллин Илмазлар сайланды. Бары бер генә секунд вакыт аермасы белән Булат үз командасына чираттагы җиңүне китерде. Бу арада борыннарны кытыклап кыр кухнясыннан тәмле аш исе чыкты. Саф һавада ачыккан тамакларны туйганчы ялгау көннең иң көтелгән мизгелләре иде! Кайнар чәй, пылау- ботка, кыздырылган тавык ите, йомшак ипи, татлы прәннек-вафли, алмалар – кыр кухнясыннан “сугышчыларга” чын бүләк булды! Уен нәтиҗәләрен барлау алдыннан барлык укучылар да спортзалга - привалга җыелдылар. Һәр сыйныф көн темасына багышланган чыгыш күрсәтте, җыр җырлады. Һәм менә уенның иң дулкынландыргыч минутлары –нәтиҗәләр барлау мизгелләре җитте. “Аҗаган”да җиңүне “Зәңгәрләр” (Г.Булат) яулады, ләкин “Кызыллар” (К.Раил) да бик матур уен күрсәттеләр! Шушы ук йомгаклау өлешендә уку йортында патриотик айлык кысасында уздырылган барлык чараларга нәтиҗә ясалды, төрле бәйгеләрдә җиңүче укучылар бүләкләнде. Һәркемнең күңеле шат, кәефе күтәренке ! Чыннан да патриотлар тәрбияләүдә айлык лаеклы урын алды! 22.02.2019
-
21 нче февраль көнне мәктәптә строй һәм җыр смотры узды. Тантаналы гимн астында рәт- рәт тезелгән отрядлар бәйге узачак залга үттеләр. Чараның беренче өлешендә барлык ир –егетләрне Ватан сакчылары көне уңаеннан төп “хөкемдар” котлады. Жирәбә тәртибе буенча сыйныфлар чыгышы башланды. Һәр төркем бәйге шартына туры китереп исем, девиз, җыр сайлаган. Иң җаваплы этап : маршировка һәм командалар үтәү. Ләкин барлык сыйныфлар да таләпләрне төгәл һәм дөрес үтәделәр. Смотр йомгаклары буенча башлангычлар арасында I урынны 2,3 нче сыйныфлар , II урынны - 1,4 сыйныфлар яулады . Зур төркемнәр арасында “Җиңүче “ исеменә VII, IX сыйныфлар иреште. VI , V сыйныфлар да мактаулы призлы урыннарны бүлештеләр. VIII сыйныф укучылары “Иң актив катнашучы сыйныф “ исеменә лаек булдылар. Бәйге шарты буенча “Иң яхшы командир “ исеменә 6 сыйныф укучысы Хәйруллин Риназ лаек булды. Мәктәп администрациясе смотрны оешкан төстә уздыру буенча аеруча зур өлеш керткән барлык командирларга : Зәйнетдинов Илмазга, Гадеев Данирга, Җамалетдинов Илдарга, Бикчәнтәев Даниска, Хәйруллин Илмазга, Камалов Раилгә зур рәхмәт сүзләре җиткерә! 21.02.2019
-
1,4 сыйныфлар смотрда 21.02.2019
-
2, 3 сыйныфлар смотрда 21.02.2019
-
Смотрда 5 сыйныф 21.02.2019