муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 56 |
У нас учат: | 11 |
У нас в школе
8 май көне уку йорты өчен вакыйгаларга бай булды. Шуларның иң җаваплылысы, дулкынландыргычы – Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы Митинг . Төп – төгәл 10 сәгатьтә илебез гимны астында һәйкәл янында искә алу митингы башланды. Тантаналы чараны ачудан соң, бәйрәмдә катнашучыларны килгән кунаклар якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар. 5-6 сыйныф укучылары ветераннар өчен матур чыгыш бүләк иттеләр. 7-8 сыйныф алдынгылары Һәйкәлгә венок куюда катнаштылар. Ә инде иң җаваплы Почётлы караулда - 9 сыйныф егет һәм кызлары: Булат, Салават, Раил, Альберт, Фаил, Гөлназ, Эльза бастылар. Алар белән бу караулга Раят, Илмаз, Алсулар да өстәлде. Башлангыч сыйныф укучылары барлык кунакларны аллы- гөлле чәчәкләргә күмделәр.Мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары бүләк иттеләр. Патриотик чара гөрләтеп “Җиңү көне” җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.
Опубликовано: 09.05.2019К списку новостей