Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422417, РТ Буинский район, с. Новые Чечкабы, ул. Свобода, д. 32а, |
| Телефон: | +7(843)-745-02-99 |
| E-Mail: | n-chechkab@mail.ru, Sncb.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Чечкабская ООШ Буинского района РТ" |
| Руководитель: | Бикмуллин Рустем Даянович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 31 ученика |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
"Неделя добра" акциясе кысаларында мәктәп яннарын чистарттык. 16.04.2016

-
Садриева Әдилә (8нче сыйныф), Солтанова Алия (6нчы сыйныф), Абдрахманов Алмаз (5нче сыйныф) районда "Грамотность на кончике пера" конкурсында катнаштылар. (Җитәкчеләре Хисамиева Г.Д., Шарафутдинова Э.И.) 14.04.2016

-
Космонавтика көне уңаеннан "Беренче галәмгә очучы кеше" дип исемләнгән ачык сыйныф сәгате узды. 9 нчы сыйныф укучылары Идрисова Ләйсән һәм Зәйнуллина Алинә Юрий Алексеевич Гагаринның тормыш һәм хезмәт юлын чагылдырган призентация әзерләп чыгыш ясадылар. Соңыннан сөйләнелгән материал буенча викторина узды. (Җаваплы китапханәче Шәрәфетдинова З.Ф.) 12.04.2016

-
Бүген авылдашыбыз, танылган шагырь Әхмәт ага Рәшитнең олуг юбилее, аңа 80 яшь. Шул уңайдан мәктәптә 1нче республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Чарага юбилярның үзе белән бергә шагыйрьнең хатыны, язучы Мәдинә Маликова, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, галим Нурмөхәммәт Хисамов, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт, шагыйрәләр Флёра Тарханова, Йолдыз Шәрапова, Гөлзадә Бәйрәмова, журналист Фәния Фәизова кайтты. Бәйрәмгә Буа, Апас, Кайбыч, Яшел Үзән, Тәтеш районнарыннан мәктәп укучылары килде. Балалар Әхмәт Рәшит иҗаты буенча фәнни эшләр эшләде, аның шигырьләрен сәнгатьле укып ярышты. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 25.03.2016

-
21нче февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль монтаж күрсәтелде. 20.02.2016

-
Хәрби-патриотик айлыгы кысаларында "Без илебез өчен җаваплы" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды. 16.02.2016

-
Герой-шагыйрь Муса Җәлил туган көне уңаеннан татар теле укытучылары тарафыннан "Тамчы шоу" уены оештырылды. Ярышта 6нчы сыйныф кызлары белән 5нче сыйныф егетләре көч сынаштылар. 15.02.2016

-
8-11нче сыйныфларда "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" дип исемләнгән ачык парламент дәресе үтте. Үткәрде җәмгыять белеме укытучысы Нәгыймуллина Г.Ә. 12.02.2016

-
Беренче сыйныф укучыларыбызның бик көтеп алган "зур" бәйрәмнәре - Әлифба бәйрәме узды. 12.02.2016

-
8-11нче сыйныф укучылары өчен парламент дәресе узды. Дәрескә депутатлар Нагимуллин Р.С. һәм Бикмуллин Р.Д. чакырылганнар иде. Дәрес бик җанлы үтте. 12.02.2016











