Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422417, РТ Буинский район, с. Новые Чечкабы, ул. Свобода, д. 32а, |
| Телефон: | +7(843)-745-02-99 |
| E-Mail: | n-chechkab@mail.ru, Sncb.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Чечкабская ООШ Буинского района РТ" |
| Руководитель: | Бикмуллин Рустем Даянович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 31 ученика |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
9 Май - Җиңү көне уңаеннан Яңа Чәчкап авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәл янында митинг оештырылды. Шулай ук "Үлемсез полк" акциясе дә оештырылган иде. Укучылар һәм укытучылар Җиңү байрагын һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының, туганнарының портретларын күтәреп парадта катнаштылар. 09.05.2016

-
"Занимательная наука" дип исемләнгән мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабында 9нчы сыйныф укучыбыз Саттарова Әдилә химиядән 2нче урын яулады. (Җитәкчесе Шәрәфеева Л.И.) 04.05.2016

-
"Хартия Земли" принципларының гамәлгә ашырыла башлануының 15 еллыгы уңаеннан мәктәптә төрле чаралар оештырылды. Укучылар авыл чишмәләрен чистартуда катнаштылар, мәктәп янына каен үсентеләре утыртылды. 27.04.2016

-
Район этабын узып 6нчы сыйныф укучыларыбыз президент ярышларына Бөгелмә шәһәренә барып кайттылар. (җитәкчесе Садырттинов Р.Х.) 27.04.2016

-
Бөгелмә шәһәрендә узган президент ярышларында 6нчы сыйныф укучыбыз Шәрәфетдинов Линур шахмат ярышларыннан 3нче урын алып кайтты. 27.04.2016

-
Бөгелмә шәһәрендә узган президент ярышларында 6нчы сыйныф укучыбыз Насыртдинова Гүзәл шахмат ярышларыннан 3нче урын алып кайтты. 27.04.2016

-
Президент ярышларында безнең мәктәп командасы иҗади конкурстан 3нче урын алып кайттылар. 26.04.2016

-
Буада узган "Безопасное колесо" конкурсында безнең мәктәп укучылары да катнаштылар. (Җитәкчесе Солтанов И.Р.) 25.04.2016

-
"Безопасное колесо" ярышында медецина номинациясендә 5нче сыйныф укучысы Ганиева Гүзәл 2нче урын алды. 25.04.2016

-
Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган тантаналар дәвам итә. Бүген "Бердәм Тукай көне" узды. Бу акциядә безнең мәктәп укучылары да катнашты. Алдан ук китап күргәзмәсе, укучылар арасында рәсем конкурслары узды. Бүген укытучылар укучыларга яңалыклар алып килделәр. Г.Тукайның тормышына багышланган, моңарчы халыкка билгеле булмаган истәлекләр белән таныштырдылар аларны укытучылар. Шулай ук Г.Тукайга багышланган дәресләр дә узды, һәм Г.Тукайның тормышын, иҗатын чагылдырган монтаж күрсәтелде. 20.04.2016











