Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422417, РТ Буинский район, с. Новые Чечкабы, ул. Свобода, д. 32а, |
| Телефон: | +7(843)-745-02-99 |
| E-Mail: | n-chechkab@mail.ru, Sncb.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Чечкабская ООШ Буинского района РТ" |
| Руководитель: | Бикмуллин Рустем Даянович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 34 ученика |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Боз сараена экскурсия. 22.06.2016

-
Скульптор - Бакый Урманчы музеена экскурсия. 21.06.2016

Бүген танылган скульптор, якташыбыз Бакый Урманчы музеена экскурсиягә бардык.
-
Су көне. 20.06.2016

Бүген лагерьда “ Нептун бәйрәме” уздырылды. Бәйрәмнән соң “ Су - безнең байлыгыбыз” дигән темада әңгәмә үткәрелде. Төшке аштан соң “ Әфлисун дискәтүге” тематик дискотека уздырылды . Дискотекадан соң балалар өстәл уеннары уйнадылар.
-
ЮИД көне. 18.06.2016

Көнебез иртәнге линейка белән башланып китте. “Светофорның өч күзе” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Юл кагыйдәләре буенча өстәл уеннары уйнадык. Юл йөрү кагыйдәләрен кабатладык. “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” темасына интеллектуаль уен үткәрдек. Уен барышында балалар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр.
-
Уеннар көне. 17.06.2016

Бугенге көн гадәттәгечә иртәнге линейка белән башланып китте. Балалар үзләренең яраткан уенчыклары турында сөйләделәр. «Чишмә» җырын өйрәнделәр. Төшке аштан соң рәсем сәнгате түгәрәге үткәрелде, балалар яраткан уенчыкларын рәсемгә төшерделәр. Көнебезне “Кем миллионер булырга тели?” – иҗади уен-ярышы белән тәмамладык.
-
Сәламәтлек - зур байлык! 16.06.2016

Бүген лагерьда сәламәтлек көне уздырылды. Иртәнге аштан соң “ Чисталык сөючедә кунакта” дип исемләнгән викторина һәм “Көндәлек режим” темасына әңгәмә үткәрелде. Төшке аштан соң балалар спорт мәйданчыгында спорт уеннары уйнадылар. “ Юк дип әйтергә өйрән!” дигән темада рәсем конкурсы уздырылды. Көн барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды.
-
Матурлык көне. 15.06.2016

Бүген лагерьда матурлык көне уздырылды. Балалар төрле бәйгеләрдә катнаштылар, «Буги-буги», «Фиксики» музыкаль уеннарын уйнадылар . «Табышмаклар иленә сәяхәт» дип аталган уен – ярыш үткәрелде. Төшке аштан сон барыбыз бергә каенлыкка экскурсиягә бардык. «Оста куллар» түгәрәге уздырылды.
-
Әкияттә - кунакта! 14.06.2016

Бүгенге көн иртәнге линейкага җыелудан башланып китте. Иртәнге аштан соң татар халкының җырлы – биюле уеннарын уйнадылар. Аннан соң балалар ике командага бүленеп “Әкияттә - кунакта” дигән брейн-ринг уен – ярышта катнаштылар. Балалар үзләренең бик күп әкиятләр белүләрен, тапкыр һәм зирәк булуларын күрсәттеләр. Татар әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмнар карадылар. Төшке аштан соң хореография түгәрәге уздырылды. Бүгенге көнебез дә бик файдалы узуына балалар бик шатланышып таралдылар.
-
12 июнь - Россия көне. 13.06.2016

Бүген лагерьда 12 июнь Россия көне буларак билгеләп үтелде. Иртәдән музыка тынып тормады. Музыка астында иртәнге зарядканы ясагач, иртәнге аштан соң җырлы –биюле уеннар уйнадык. «Нинди иркен минем туган җирем» дигән темада әңгәмә уздырдык. Ә инде төшке аштан соң, “Туган илем – Россия» интеллектуаль уен уйнадык. Карта буйлап Россиянең шәһәрләренә сәяхәт иттек, елгалары- күлләре белән таныштык. Рәсем сәнгате түгәрәгендә туган җиребезгә багышлап рәсемнәр ясадык.
-
Без талантлар эзлибез! 10.06.2016

Бүген лагерьда “ Без талантлар эзлибез” музыкаль кичә уздырылды. Кичәгә балалар берничә көн алдан әзерләнделәр. Иртәдән музыка тавышы тынып тормады, балалар җырладылар – биеделәр , һәрберсе үзенең музыкаль осталыкларын күрсәтте. Ахырдан “ Җырлыйк әле” бәйгесе уздырылды.










