Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422417, РТ Буинский район, с. Новые Чечкабы, ул. Свобода, д. 32а, |
| Телефон: | +7(843)-745-02-99 |
| E-Mail: | n-chechkab@mail.ru, Sncb.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Чечкабская ООШ Буинского района РТ" |
| Руководитель: | Бикмуллин Рустем Даянович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 34 ученика |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Хезмәт көне! 09.06.2016

9 июнь “Кояшкай” лагерендә хезмәт көне итеп уздырылды. Бүген “Табигать –яшел аптека” темасына әңгәмә үткәрелде. Болынга экскурсиягә баргач дару үләннәре җыйдык. Көннең икенче яртысында “Табигать могҗизалары” дигән темага пластилиннан иҗади эшләнмәләр әвәләдек. Иң матур эшләнмәләргә призлы урыннар бирелде.
-
Экология көне! 08.06.2016

8 июнь “Кояшкай” лагерендә экология көне итеп уздырылды. Бүген “Саклап калыйк җирне мәңгегә” темасына экологик әнгәмә үткәрелде. “Чүп-чар патшалыгы белән көрәш” дигән темага иҗади рәсемнәр ясадык.Көнебез бик файдалы һәм күңелле үтте.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл! 07.06.2016

Лагерьда бүгенге көн тулысы белән спортка багышланды. Балалар спортзалда ГТО нормалары тапшырдылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Иәнме, җәй! 06.06.2016

Бүген көн бик матур ,кояшлы булды. Көндәгечә иртәнге линейка,зарядка уздырылды. Иртәнге аштан соң болын буйлап сәяхәткә кузгалдылар. Болында дару үләннәре белән таныштылар, чәчәкләрне күзәттеләр. Бераздан “Минем беләсем килә” дигән темада телетапшыру башланып китте. Тапшыру күбәләкләргә багышланган иде.Күбәләкләрне күзәтү тагын да кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Тәрбиячеләр күбәләкләрнең төрләре, аларның ерак бабалары турында сөйләделәр, кроссвордлар чиштерделәр, табышмаклар әйттеләр. Көннең икенче яртысында “ Байлыкның башы тазалык” дигән темада әңгәмә уздырылды. Балалар күтәренке күңел белән өйләргә таралдылар.
-
"Семейные ценности" акциясе кысаларында 6нчы сыйныф укучыла Хисамиева Алсу (1 урын), Бикмуллина Люзия (3 урын) районда узган "Фотография в жизни моей семьи" конкурсында уңышлы катнаштылар. 12.05.2016

-
9 Май - Җиңү көне уңаеннан Яңа Чәчкап авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәл янында митинг оештырылды. Шулай ук "Үлемсез полк" акциясе дә оештырылган иде. Укучылар һәм укытучылар Җиңү байрагын һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының, туганнарының портретларын күтәреп парадта катнаштылар. 09.05.2016

-
"Занимательная наука" дип исемләнгән мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабында 9нчы сыйныф укучыбыз Саттарова Әдилә химиядән 2нче урын яулады. (Җитәкчесе Шәрәфеева Л.И.) 04.05.2016

-
"Хартия Земли" принципларының гамәлгә ашырыла башлануының 15 еллыгы уңаеннан мәктәптә төрле чаралар оештырылды. Укучылар авыл чишмәләрен чистартуда катнаштылар, мәктәп янына каен үсентеләре утыртылды. 27.04.2016

-
Район этабын узып 6нчы сыйныф укучыларыбыз президент ярышларына Бөгелмә шәһәренә барып кайттылар. (җитәкчесе Садырттинов Р.Х.) 27.04.2016

-
Бөгелмә шәһәрендә узган президент ярышларында 6нчы сыйныф укучыбыз Шәрәфетдинов Линур шахмат ярышларыннан 3нче урын алып кайтты. 27.04.2016











