Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
Год основания учреждения: | 1922 |
У нас учатся: | 363 |
У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Тәҗрибә белән уртаклашу 26.12.2023
Укытучыларыбыз күбесе остаз да безнең. Яшь укытучылар белән үз тәҗрибәләре белән һәрчак уртаклашалар. Гөлнара Тагир кызы да әле берничә ай мәктәптә эшләгән укытучыларны үз эшчәнлеге белән таныштырды. Ул Арча педагогия көллияте белән берлектә педагогик- психологик сыйныфны җитәкли. Киләчәк укытучыларны тормышка әзерли. Бу тәҗрибә чыннан да бик кызыклы һәм кирәкле!
-
Яңа ел кичәсе 26.12.2023
Яңа ел һәр кешенең дә зарыгып көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Безнең гимназия укучылары да бу бәрәмне көтеп алалар.
Гимназиябездә 1-7 нчы сыйныфлар өчен "Хуш киләсең, Яңа ел!" бәйрәме узды.
Кыш бабай белән Кар кызы да кунакка килгән иде.Алар балаларга укуларында уңышлар,гаилә бәхете,сәламәтлек теләде. Барлык сыйныф укучылары да үзләренең җыр-моңга,биюгә осталыкларын күрсәтте.
Кадерле, дуслар!
Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Киләсе ел бары тик яхшы хәбәрләр,уңышлар гына алып килсен. Бәйрәмегез мөбәрәк, дөньяларыбыз тыныч,эшләрегез уң булсын. -
25 декабря - День принятия Федеральных конституционных законов о Государственных символах Российской Федерации. 25.12.2023
25 декабря - День принятия Федеральных конституционных законов
о Государственных символах Российской Федерации.
25 декабря 2000 года президент РФ Владимир Путин подписал федеральные конституционные законы о государственной символике России – «О Государственном гербе Российской Федерации», «О Государственном флаге Российской Федерации» и «О Государственном гимне Российской Федерации».
Все государственные символы – гербы, флаги и гимны – исполняют одну и ту же функцию: они обозначают государство, которому принадлежат.
#Минпросвещения #НавигаторыСПО #ГодПедагогаНаставника #МинОбрНаукиРТ
#Росдетцентр #КомандаВоспитанияРТ @moinrt16 @tsur_16 #ЮнармияРТ #символыРФ -
Китаплардан ясалган чыршы 23.12.2023
Китапханәдә балалар китаплардан чыршы ясады. Бу мавыктыргыч һәм оригиналь эш. Якынлашып килүче яңа елга өметләр баглап,балалар китапларны тагы да күбрәк укырга вәгъдә бирделәр.
-
Бәйрәмгә әзерлек
22.12.2023
Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Үткән елга йомгак ясап, яңа елга яңа өметләр баглап, өлкәннәр дә, балалар да күркәм бәйрәмне каршыларга җыена. Шәһәр урамнарында аллы-гөлле утлар яна, чыршылар күз явын алырлык итеп бизәлгән, кар hәм боз сыннары ясалган, бар җирдә ниндидер сихрилек, бәйрәм рухы сизелә.
Гимназиябездә дә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Укучылар сыйныф бүлмәләрен бизиләр, кул эшләнмәләре, стена газеталары ясыйлар, чыгышлар әзерлиләр.
Һәр сыйныф яңа елга багышланган стена газеталары чыгара. Эшләрнең барысы да эчтәлекле һәм мавыктыргыч. Редколлегия членнары бик тырышып, чын күңелдән искиткеч газеталар чыгарганнар. Бүген әлеге эшләрдән күргәзмә оештырылды.
-
Ел укытучысы конкурсы 21.12.2023
Ел укытучысы конкурслары да үтеп китте. Безнең гимназия данын яклап чыккан укытучылар үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Юнусова Мәсхүдә Мәсхүд кызы һәм Кәбирова Рузиля Рамил кызы бу конкурста югары дәрәҗәдә катнаштылар.
-
Профориентация дәресләре 21.12.2023
Профориентация дәресләре һәрдаим үткәрелә. Бу матур күренеш. Кунаклар да һәрчак киләләр. Бу юлы да Казан һәм Питербург шәһәрләреннән килделәр. 8-11 сыйныф укучыларына киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм иттеләр.
-
20.12.2023
Активные ребята учатся в нашей гимназии. Они сами любят занятия спортом и мотивируют других учащихся. Стремятся сдать нормативы на отлично и получить знак отличия.
ВФСК ГТО -
Бәйрәмебезнең матур кунагы 20.12.2023
Менә ул - бәйрәмебезнең матур кунагы ! Яшел йомшак энәләре белән безне каршы ала! Әле генә урманда иде бит, ә инде хәзер безнең бәйрәмгә рәхим ит!
-
Буа районының тимер юлы тарихына багышланган күргәзмәсе 19.12.2023
Буа районының тимер юлы тарихы белән якыннан танышу өчен гимназиядә күргәзмә оештырылды. Һәр сыйныф бу күргәзмәне тирәнтен өйрәнде.