Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
Год основания учреждения: | 1922 |
У нас учатся: | 363 |
У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 18.12.2023
Бүген, 18 нче декабрь көнне, гимназиябездә “Мөһим әйберләр турында сөйләшү” циклыннан чираттагы сыйныф сәгате узды. Бу юлы сыйныф сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре үзләренең укучылары белән “Безнең заман геройлары” дигән темага әңгәмә алып бардылар.
Укучылар Ватаныбыз геройлары, батырлык сүзенең мәгънәсе турында фикер алыштылар.
-
Коррупцияга каршы көрәш көне
14.12.2023
Коррупцияга каршы көрәш көне кысаларында гимназиядә төрле чаралар уза.
Бүген 5-11 нче сыйныфларда “Коррупцияга “юк” дип әйтик!” исемле сыйныф сәгатьләре узды.
Ришвәтчелек - кешенең акылын, намусын юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла, кеше хокукларын һәм ирекләрен бозу формаларының берсе.
Бүген аңа каршы тору, профилактикалау – зур һәм мөһим проблемаларның берсе. Шуңа күрә ил һәм республика күләмендә законнар кабул ителә, кайнар элемтәләр эшли.
Киләчәгебез ышанычлы,өметле булсын өчен элеге явызлыкның тамырын уртак тырышлык белән корытырга тиешбез.
-
ГТО 13.12.2023
13 декабря 2023 года в рамках подготовки к сдаче ГТО в школе провели районное спортивное мероприятие по стрельбе из пневматической винтовки. Учащиеся показали свои навыки в различных спортивных мероприятиях.
#ГТОМОИНРТ, #ГТОРТ, #ГТО
-
Музейда кунак бар 13.12.2023
13 нче декабрь көнне гимназиядә истәлекле вакыйга булды. Уку йортының яшь армиячеләр хәрәкәтенә нигез салучы Айрат Мансур улы Хисамов исеме мәңгеләштерелде. Аның хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Монда А.М. Хисамовның туганнары, укучылары, хезмәттәшләре, яшь ярмиячеләр хәрәкәтендә булучы укучылар җыелды. Мемориаль тактаны гимназиянең иң өлкән укучысы – 104 яшьлек Р.И. Төхфәтуллин, ветераннар советы рәисе Җ.И. Хөснетдинова, Буа мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Д.Д. Мәхмүтова ачтылар. Гимназия музеенда килгән кунаклар өчен экскурсия үткәрелде. Экскурсовод укучылар мәктәп тарихы белән таныштырдылар. Рәүф абый үзенең мәктәптә уку чорын искә төшерде, истәлекләр белән уртаклашты.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә! 13.12.2023
Театр яктылыкка, нурга илтә!
Кире юлга җибәрми - уңга илтә!
Габдулла Тукай шулайдип язган бит.
Чыннан да бик кызыклы, мавыктыргыч, шаян театр карап кайттык без. Кунакка Казаннан Карим Тинчурин исемендәге театр артистлары килде. 7-11 сыйныф укучылары белән "Яратам бетте-китте" дигән спектакль карадык. Заманча, матур, кызыклы бу спектакль бөтен кешенең дә күңеленә һуш килде.
Рәхмәт сезгә, кадерле театр артистлары! Киләчәктә дә зурдан зур уңышлар теләп калабыз сезгә! -
Әйдәгез кошларны ашатыйк 12.12.2023
Салкын кышларны кичү кешеләргә дә җиңел түгел, ә кечкенә җан ияләре – кошларга бу ел фасылын исән-имин чыгу аеруча кыен. Аларга ярдәм итәргә, табигатькә карата мәрхәмәтле булырга кечкенәдән өйрәтү мөһим.
Бүген гимназиябезнең 2 а сыйныфы укучылары “Әйдәгез кошларны ашатыйк” акциясендә катнаштылар. Кышлаучы кошлар өчен бик матур җимлекләр ясап алып килделәр. Тиз арада җимлекләргә урыннар да бирелде. -
Дөрес туклану 12.12.2023
Бүген гимназиябез укучылары “Дөрес туклану” темасына караган китаплар белән таныштылар. “Дөрес туклану формуласы” китабы – ул туклану серләрен ача торган иң яхшы китапларның берседер, мөгаен.
Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактика булып тора.
Ул сәламәтлекне саклауга ярдәм итә, әйләнә-тирә мохитның зарарлы факторларына каршы торучанлыгын арттыра, физик һәм акыл эшчәнлеген яхшырта -
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 11.12.2023
“Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр” дәресләр циклының бүгенге чыгарылышы илебезнең төп законы – Конституция турында барды.
Сыйныф сәгатенең максатлары: 1) илнең төп законы белән танышу; 2) Конституциянең гражданнар тормышында мөһимлеге турында күзаллаулар формалаштыру; 3) гражданлык бурычы һәм җаваплылык хисе тәрбияләү.
Укучылар видеороликлар карадылар. Конституция – җәмгыятебезне оештыруның принциплары, Россия Федерациясе халыкларының кыйммәтләре беркетелгән Төп закон икәнлеге турында фикер алыштылар. Анда һәркемнең хокуклары һәм бурычлары, гаделлек һәм иминлек, гаиләгә мәхәббәт һәм хезмәт кешесенә хөрмәт турында әйтелә. Конституция дәүләтнең бердәмлеге һәм бөтенлеге нигезе һәм Россиянең алга таба үсеше һәм аның гражданнарының үз-үзләрен үстерүгә нигез булып тора. Россиянең барлык гражданнарының бурычы - илебезнең Төп Законын хөрмәт итү һәм аның кагыйдәләрен үтәү. -
9 декабрь – Ватан Батырлары көне 09.12.2023
9 декабрь – илебездә Ватан Батырлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне илебез иминлеге өчен гомерләрен кызганмаган һәм бүгенге көндә дә батырлыклар күрсәтүче кешеләрне искә алалар, тәбриклиләр.
Шул уңайдан гимназиябездә 5-11 нче сыйныфларда Батырлык дәресләре узды. Укучылар төрле елларда батырлыклар күрсәткән ватандашларыбызны искә алдылар, аларның тарихлары турында сөйләштеләр.
Чараның максаты - батырлык төшенчәсен аңлату, батырлыкны дәлилли белүләренә ирешү. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү.
Укучыларны мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәтү аша, сугыш ветераннарына хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.
-
Безнең «Яшь Армиячеләр» 07.12.2023
Безнең «Яшь Армиячеләр» район чараларында
#МулланурВахитовГимназиясе #ГимназияВахитова #ЮнАрмияБуинск
#ЯшьАрмиялеләр