Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
Год основания учреждения: | 1922 |
У нас учатся: | 363 |
У нас учат: | 39 |
Наши новости
Ялга да, хезмәткә дә вакыт бар
Опубликовано: 22.06.20243 июньнән 24 июньгә чаклы 8 сыйныф укучылары мәктәп яны хезмәт һәм ял лагеренда ял итәләр. Укучылар белән район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге арасында килешү төзелде. Өлкән класс укучылары мәктәп бакчасында эшли, яшелчәләргә, чәчәкләргә су сибә, кәбестә утырта. Тәрбиячеләр укучыларның яллары истә калсын өчен бар тырышлыкларын куялар.
Эштән бушаган арада төрле уеннар, бәйгеләрдә катнашалар, “Арктика” боз сараенда шугалакта шуалар, Наратлык урманына экскурсиягә бардылар. Мәктәп пешекчеләре Зөлфия һәм Әлфинур апалары ял итүче балаларны тәмле ризыклары белән сыйлый. Ит-сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш табыннан өзелми.
Бүген гимназия директоры Зиннәтуллин Л.Б. чираттагы линейкада лагерьнең эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Иң актив укучыларга грамоталар тапшырылды.
К списку новостей