Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423944, Республика Татарстан, Бавлинский район, c. Шалты, ул. Новая, д. 6 |
Телефон: | +7(85569) 3-86-29 |
E-Mail: | Shkola.shalty.Bavlin@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шалтинская ООШ" |
Руководитель: | Набиуллин Ильнур Саетнурович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Мәшгүльлек үзәге вәкилләре белән очрашу
08.04.2015
Бүген 9-11 сыйныф укучылары мәшгүльлек үзәге вәкилләре б-н очраштылар. Кунак укучыларның киләчәккә планнары б-н кызыксынды. Уку йортлары вәкилләре б-н очрашуга чакырды. Укучылар анкеталар тутырдылар. Кайсы ВУЗ вәкилләре б-н очрашырга теләүләрен белдерделәр. "Мөмкин кадәр күбрәк уку йортлары вәкилләре б-н очрашырга иде" дигән теләк белдерделәр.
-
Агроколледҗ вәкилләре белән очрашу
07.04.2015
Мәктәпне тәмамлаучы укучылар бүген Баулы шәһәре агроколледҗнан килгән вәкилләр белән очрашты. Кунаклар колледҗ турында бик күп кызыклы материаллар алып килгәннәр, 9 сыйныф егетләрен озакламый үткәреләчәк ачык ишекләр көнендә катнашырга чакырдылар.
-
Халыкара сәламәтлек көне
07.04.2015
Бүген -Халыара сәламәтлек көне. Дәреләр алдыннан бу көн турында игълан ителде. Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул? соравына җавап эзләнде. Сәламәтлек - кеше өчен иң кадерле, иң кыйммәтле байлык. Аны саклау, озын - озак еллар сәламәт булып яшәү - үзебезнең кулда- дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
Сыерчык оясы бәйгесе
06.04.2015
Тышта яз. Кошлар кайта башлады. Беренче сыерчыклар тавыш бирә. Кунаклар кайтуга укучылар Алмаз Азатович җитәкчелегендә сыерчык оялары ясадылар. Яхшы дип табылган бер оя район конкурсына да җибәрдек һәм 6 сыйныф укучысы Кашапова Илизаның эше 3 урынны алган. Әфәрин Илиза.
-
"Җыр булып яшисез күңелләрдә"
03.04.2015
5-7 сыйныф укучылары көче белән "җыр булып яшисез күңелләрдә"дип исемләнгән әдәби кичә узды. Бу тамаша фронтовик язучыларыбызга багышланган иде. Укучылар сугыш кырларында батырларча сугышкан, фашист пленында иза чиккән әдәбиятчыларыбызның шигырьләрен укыдылар, әсәрләрен сәхнәләштерделәр, җырларын җырладылар.
-
"Китап белем -чишмәсе" 02.04.2015
Китап - киңәшчең синең,
Дустың,ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.
Халыкта"Китап – белем чишмәсе","Китап – кешенең дусты"дигән мәкаль-әйтемнәр бар.Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли,дөньяны танып белергә булыша.Әйдәгез,барыбыз да китап белән дус булыйк!
Укы дустым, син аны.
Китапның син дусты бул.
Бик күп сорауларыңа
Җавап биреп торыр ул.
Китапханәче Салимгараева Р.В тарафыннан 1-7 сыйныфлар арасында китапка багышланган "Кем миллионер булырга тели" дигән уен узды. Бу уенда китапка багышланган сораулар бирелде. Миллионерлар 6 сыйныф кызлары булды.
-
Кошлар безнен дусларыбыз 02.04.2015
Китапханәче Салимгараева Р.В. тарафыннан 1-3 класслар өчен "Кошлар безнен дусларыбыз" дигән темага китаплар һәм рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Кошларга багышланган презентация каралды
-
Язгы каникуллар 23.03.2015
Өченче иң озын, чирекне дә уңышлы гына тәмамладык. Каникуллар башланды, ура! Ләкин каникулларда өйдә ял итеп ятып кына булмас алда смотр концерты,алда экзаменнар, шуңа күрә мәктәптә бүген дә тормыш гөрли. Шулай да, балалар дүртенче чиреккә тотынганчы, көч җыегыз, ял итегез, һавда йөрегез
-
Нәүрүз
21.03.2015
Агымсулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин,
Нәүрүз әйтеп үттем мин
Нәүрүз мөбәрәк булсын.
Нәүрүз бәйрәме җыр-бию, уеннар белән күңелле үтте. Нәүрүз артыннан каргаларҗибәргән ботка белән сыйландылар балалар.
-
Урман көне
20.03.2015
2-3 сыйныф укучылары бүген "Урман көне" үткәрде. Бу бәйрәмгә әзерлек инде атна буе барды. Укучылар рәсемнәр ясадылар, җырлар өйрәнделәр. Шушуы әзерлек нәтиҗәсе буларак бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле узды. Табигатьне саклау ул -Ватанны саклау дигән сүз. Ә безнең Ватаныбыз - Татарстан дигән рухта тәмамланды бу бәйрәм.