Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423944, Республика Татарстан, Бавлинский район, c. Шалты, ул. Новая, д. 6 |
Телефон: | +7(85569) 3-86-29 |
E-Mail: | Shkola.shalty.Bavlin@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шалтинская ООШ" |
Руководитель: | Набиуллин Ильнур Саетнурович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Шашка ярышы
10.12.2015
Мәктәптә шашка һәм шахмат турнигы узды. Шашака уенында кызлар да катнашса, шахмат уйнаучылар азрак булды. Мәктәпнең олысы кечесе кызыксынып күзәтте бәйге барышын. Көн азагында җиңүчеләр билгеле булды. Шашка уенында җиңүчеләр булып 5-8 нче сыйныфлар арасында 6 нчы сыйныф укучысы Латипов Л, 1-4 сыйныфлар арасында Латыйпов Д табылды, ә мәктәпнең иң оста шахматчысы исеменә Латипов Л лаек булды.
-
Инвалидны зурлыйбыз
08.12.2015
Инвалидлар көне уңаеннан озак еллар мәктәп котельнясында ягучы булып эшләүче, авылдашларының яраткан баянчысы, үзе иҗат иткән бик күп шигыь һәм җырлар авторы Канипов Чулпан Мәдхәт улы белән очрашу булып узды. Чулпан абыйлары балаларга үз җырларын башкарды яңа шигырьләрен укыды. Укучылар да ул язган җырлардан төзелгән концерт номерлары белән сөендерделәр хөрмәтле кунакны.
-
Иң яхшы математик
06.12.2015
Күп бәйге һәм сынаулар узганнан соң мәктәпнең "Иң яхшы математигы" исеменә 7нче сыйныф укучысы Салахова Эльвина лаек булды.Әфәрин , Эльвина!
-
Тагын бер бәйге
04.12.2015
4 һәм 5 сыйныф укучылары арасында "Умники" һәм "Умницы"" командалары ярышты. Бу математик бәйге бик күп кызыклы биремнәрне үз эченә керткән. Кызлар һәм малайлар бер- берсенә сер бирерлек булмады , "Дуслык" җиңде.
-
Математик КВН
01.12.2015
Математика айлыгы кысаларында 6-8 сыйныф укучыларыннан торган "Крестики" һәм "Нолики" командалары арасында КВН узды. Кызыклы башваткычлар , катлаулы мисаллар, тапкырлылыкка биремнәр эшләгәннән соң 23кә 24 очко белән "Нолики" командасы алга чыкты.
-
Бәйгеләр
30.11.2015
Дүшәмбе линейкасында атналык яңалыкларына күзәтү ясаганнан соң, әниләр көне уңаеннан үткәрелгән әдәби һәм рәсем бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде һәм бүләкләнде.
-
Әниләр бәйрәме
28.11.2015
Мәдәният йорты эшчәннәре белән берлектә әниләр көне бәйрәме тамашасында мәктәпнең барлык укучылары да диярлек катнашты. Һәр укучының әнисе бу бәйрәмнән матур хис-тойгылар белән кайткандыр дип ышанасы килә.
-
Кышкы күңелсезлекләр.
24.11.2015
Кыш бик үзенчәлекле ел фасылы инде ул, әлбәттә. Без аны сагынып көтеп алабыз. Чисталыгы белән беррәттән ул үзенә генә хас җайсызлыклар да алып килә шул. Шундый күңелсезлекләрнең берсе Баулы мәктәпләренең берсендә үзе турында сиздерде дә инде. Шул уңайдан "Укучылардан таләп ителүче саклык чаралары" темасына әңгәмә узды. Күңелсез хәлләр безне читләтеп үтсен иде инде.
-
Сизгер булыйк
20.11.2015
Бөтен илдә бара торган күңелсез террористик вакыйгалар барыбыздан да аерата сизгерлек сорый. Һәр класста шул турыда сөйләшүләр узды, аңлату эшләре алып барылды, инструктажлар үткәрелде. Бәла барыбызның да аягы астында гына, сизгер булыйк, сак булыйк.
-
Күңелле математика
18.11.2015
Математика айлыгы кысаларында "Тапкырлау таблицасын иң яхшы белүче" бәйгесе үткәрелде. Бу исемгә 7 сыйныф укучысы Салахова лаек булды. Айлык әле дәвам итә, алда яңа бәйгеләр, яңа көч сынашулар. Укучыларга уңышлар телибез.