Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423944, Республика Татарстан, Бавлинский район, c. Шалты, ул. Новая, д. 6 |
Телефон: | +7(85569) 3-86-29 |
E-Mail: | Shkola.shalty.Bavlin@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шалтинская ООШ" |
Руководитель: | Набиуллин Ильнур Саетнурович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Инвалидлар белән очрашу 04.05.2015
Баулы инвалидлар әгъзалары оештырганавтопробег Шалты авылында тукталды. Мәдәният йортында инвалидлар белән очрашуга мәктәп укучылары да барды. Мөмкинлекләре чикләнгән бу батыр кешеләрнең көр күңелле булуларының сәхнәдәге чыгышларына соклану балаларга зур тәәсир ясады.
-
Ветеранда кунакта 04.05.2015
Бүген мәктәбебез укытучылары ветеран укытучы, бүгенге көндә Баулы шәһәрендә яшәүче Абдрахманова Назирә апаны 80 яшьлек юбилее белән котлау өчен аның өенә бардылар. Күп стажлы башлангыч сыйныфлар укытучысы Нәзирә Сираҗетдиновнаны мәктәптә белем алган бик күп кешеләр мәхәббәт һәм хөрмәт белән искә алалар. Исәнлек - саулыкта озак яшә, Нәзирә апа.
-
С праздником 1 мая 01.05.2015
От души Вас поздравляем
С молодым звенящим маем.
-
Чисталык көне 30.04.2015
4 дәрес укыганнан соң бөтен мәктәп укучылары һәм укытучылар күмәк көч б-н мәктәп территориясен һәм мәктәп тирәсен җыештыру өмәсенә чыкты.
-
Бөек Җиңүгә 70 ел. 29.04.2015
Музыка укытучысы Гилҗфанова Н.С. җитәкчелегендә үткәрелгән "Һәйкәлләр ни сөйли" дип исемләнгән бик эчтәлекле чара үтте бүген мәктәптә. Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә күтәрелгән һәйкәлләр бөтен ил буйлап сибелгән. Без дә Нермания, Болгария, Сталинград, Казан, Баулы, Шалтыларда ясалган һәйкәлләрнең тарихы б-н таныштык. "Җирдә тынычлык булырга тиеш". Без сугыш теләмибез, мондый вәхшәтлекнең кабатлануын теләмибез,- дигән фикер яңарды укучылар арасында.
-
Психолог белән очрашу
28.04.2015
Бүген башлангыч сыйныф укучылары психолог З.Чулпановна белән очрашты. Очрашуның максаты : балаларның гаиләдә ата-аналар белән мөгамәләсе турында барды. балалар очрашуга бик теләп килделәр, педагогның педагогның йомшак телле булуы укучыларны эчкерсезлеккә этәрде.Кечкенә 14 укучы арасында проблемалы балалар юк дәрәҗәсендә дигән нәтиҗәгә килде психолог.
-
Туган тел айлыгы
25.04.2015
Туган тел көне уңаеннан бүген мәктәптә "Минем гаиләм" презентацияләр бәйгесе узды. 5-11 нче сыйныфлар көч сынашты. Безне сөендергәне шул булды: тапшырылган эшне укучылар күңел биреп башкарды. Бәйгенең җиңүчесе итеп 6 нчы сыйныф укучысы Кашапова И.Р. билгеләнде.
-
Ветеран белән очрашу
24.04.2015
Бүген 11 нче сыйныф укучылары кл. җитәкчесе Канипова Ф.Н. белән тыл ветераны , мәтәбебезнең күптәнге дусты Фаррахова Мөгелсем апага янә кунакта булдылар. Укучылар белән Мөгелсем апа арасында инде күп еллар бик яхшы мөгалимә урнашкан. Балалар аңа хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр, әбинең матур киңәшләрен тыңлыйлар, алып барган күчтәнәчләре белән бергә чәй эчәләр. Бүгенге очрашу да шундый ук җылы атмосферада үтте.
-
"Яхшылык кыл" атналыгы 20.04.2015
20-27 нче апрельгә кадәр Татарстан Республикасында "Язның яхшылык кыл!" атналыгы уза. Атнаның һәр көнендә төрле темаларга багышланган чаралар үткәрелергә тиеш "Дуслык көне", "Яхшылык кыл" һ.б.
-
Ю.А.Гагарин 09.04.2015
Учащиеся 1-3 классов с библиотекарем Салимгараевой Р.В. смотрели презентацию про Ю.А.Гагарина и узнали про космос. Юрий Алексеевич Гагарин он и был первым человеком, который собственными глазами увидел, что Земля действительно круглая, действительно большей частью покрыта водой и действительно великолепна.