Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423944, Республика Татарстан, Бавлинский район, c. Шалты, ул. Новая, д. 6 |
Телефон: | +7(85569) 3-86-29 |
E-Mail: | Shkola.shalty.Bavlin@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шалтинская ООШ" |
Руководитель: | Набиуллин Ильнур Саетнурович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
- "Кем кемне". 05.03.2016
- Муса Җәлил мәңге исән! 25.02.2016
- Муса Җәлил мәңге исән! 25.02.2016
-
"Ягез әле егетләр"
24.02.2016
Бу-солдатлар бәйрәме
Без котлыйбыз аларны.
Әтиләрне, абыйларны
Һәм бөтен егетләрне.
Бүген мәктәптә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсе үтте. "Ягез әле егетләр, бирешмәгез , әтиләр,"дип исемләнгән спорт кичәсендә мәктәп егетләре һәм әтиләр җитезлектә, көчтә, тапкырлыкта көч сынашты. Ярыш 33 кә 33 нәтиҗәсе белән тәмамланды. Барлык ир - егетләрне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар телибез.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2016
-
Батырлык эзләре буйлап сәяхәт
22.02.2016
5-8 нче сыйныф укучылары бүген батырлык эзләре буйлап экскурсиягә чыктылар. Кызыл Яр авылында батыр якташыбыз Ф.Яруллин музеенда һәм Баулы шәһәренең 6 нчы мәктәптә М.Җәлил музенда булдылар. Экскурсиядән алган хис- кичерешләр әйтеп бетергесез, эшлекле, аңлаешлы итеп оештырылган. Бу экскурсияләр өчен Элмира Харисовна (Кызыл Яр) һәм Розалия Хакимовналарга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Батырлык дәресе
16.02.2016
Бүген мәктәптә "Батырлык дәресе" узды2 нче -8 сыйныф укучылары видеоролик аша хәзерге чор батырлары белән таныштылар. Дәрес азагында "Нәрсә ул батырлык?" темасына әңгәмә уздырылды, тормыштан алынган вакыйгалар искә алынды.
-
Конференция
12.02.2016
Фәнни- гамәли конференциядә татар теле һәм әдәбияты секциясендә "Мәктәп музее - тәрбия учагы" темасы белән чыгыш ясаган 7 нче сыйныф укучысы Салахова Э. 2 урынны яулый алды (укытучысы Абдуллина Ә.В.)
-
Конкурс "Киләчәк бүген башлан"
12.02.2016
Бүген районда фәнни- гамәли конференция "Киләчәк бүген башлана" исеме астында үтте. 4 укучыбызүз хезмәтләре белән катнашты. Биологиядән 8 нче сыйныф укучысы Шакиров Р.Р. "Куяннарда каннибализм күренеше" темасына зур эш белән чыгыш ясап 1 урынны яулады. Җитәкчесе Рашитова Р.З. Бу - зур җиңү.
-
Сыйныф җитәкчесе конкурсы
11.02.2016
Мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укытучысы Кивамова Л.Р.""ЕЛ сыйныф җитәкчесе" конкурсында катнашып икенче этапка үтте. Ә бүген гимназия укучылары белән ачык кл.Сәгате үткәреп, аларның мәктәбен яулап бәйгедән 3 урынны алып кайтты. Әфәрин Ләйсән.