Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423944, Республика Татарстан, Бавлинский район, c. Шалты, ул. Новая, д. 6 |
Телефон: | +7(85569) 3-86-29 |
E-Mail: | Shkola.shalty.Bavlin@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шалтинская ООШ" |
Руководитель: | Набиуллин Ильнур Саетнурович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Үзэшчәннәр чыгышы
10.02.2016
Укытучы һәм укучыларыбыз бүген 4 авыларасында оештырылган үзэшчәннәрнең смотрында катнашты. Таң калырлык укытучыларыбыз хезмәтенә алар укытучы д, тәрбияче дә, назлы әни дә, күз явын алырлык җыр һәм бию осталары да
-
Парламент дәресе
09.02.2016
Җирле үзидарә рәисе Фаткуллин З.Х. депутатлар Валиев А. һәм Гилфанова Р.Ф. катнашындамәктәптә 2Парламент дәресе" узды. Тарих укытучысы Канипов Р.А.аңлаешлы, тулы чыгышыннан соң сүз кунакларга бирелде. Алар "Халык депутаты кем ул?" темасына ачыклык керттеләр.
-
Очрашу
06.02.2016
Ышанабыз сезгә:
Мәңге кызартмассыз
Безнең йөзне туган ил йөзен
Онытмагыз һәрчак көтә сезне
Туган мәктәбегез нигезе.
Бүген мәктәп укучылары алдагы еллардагы чыгарылыш укучылары белән очрашу узды. Укучылар һәм кунаклар арасында чын күңелдән ачыктан-ачык сөйләшү күңел ачу бәйрәме булды бу.
-
Персональные данные 01.02.2016
На детской странице портала http://персональныеданные.дети/ Вы найдете различные материалы, которые были разработаны специалистами Роскомнадзора, которые хотят помочь понять важность конфиденциальности личной жизни при использовании цифровых технологий, понимать последствия, которые информационные технологии могут оказать на личную жизнь, и предоставить вам инструменты и информацию, необходимые для принятия решений в вопросах виртуальной жизни.
-
М.Җәлил айлыгы
01.02.2016
Мәктәптә М.Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Җәлил айлыгы" башланды. Укучылар арасында рәсемнәр конкурсы узачак,һәр класс Муса Җәлилне бер шигырен сәхнәләштерәчәк. Мәктәп китпаханәсендә М.Җәлилгә багышланган китап күргәзмәсе оештырылган. Айлыкны 7 нче сыйныф укучысы Салахова "Җырларым шигырен сөйләү б-н башлап җибәрде.
Үлеме б-н җиңде үлемне ул
Үлемсезлек шушы түгелме?
Җирдә мәңге исән калыр өчен
Халкы йөрәгендә терелде.
-
Сәяхәт
27.01.2016
Балалар бакчасы балалары мәктәп музеена сәяхәт кылды.
-
Кышкы мәшәкатьләр 15.01.2016
Кыш кышлыгын итә. Салкыннарын да, кар -бураннарын да күрсәтеп кенә тора. Соңгы бураннар авылны авыр хәлдә калдырды. Карт -корыларга мәктәп укучыларының ашыгыч ярдәме кирәк булды. Мәктәбебезнең ветеран укытучылары Нәзифә апа Имамовна һәм Саимә Гатаулловна янына ярдәмгә 8 нче сыйныф укучылары барды.
-
Ата-аналар җыелышы
12.01.2016
Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы узды. Җыелышның көн тәртибендә:
1.Доклад "Оясында ни күрсә".
2.2 чирек йомгаклары белән таныштыру.
3.3 чиреккә план кабул итү.
4. Төрлеләр. очрашу бик эшлекле узды.
-
Ёлка бәйрәме.
24.12.2015
Яңа елны каршылау бәйрәменә балалар гына түгел, ата-аналар , кунаклар ,әбиләр җыелды. Бәйрәм бик матур сценарий буенча әзерләнгән иде. Балалар һәм бәйрәмдә катнашкан укытучылар яхшы әзерлек белән чыгыш ясады. Кыш бабай, Карсылу, Чишмәсылу, Убырлы, Дию пәрие һәм б. барысы да балаларны бәйрәм белән котладылар. Форсаттан файдаланып, без дә барлык коллегаларыбызны Яңа ел белән тәбрик итәбез, исәнлек -саулык, гаилә иминлеге, эшегездә уңышлар телибез.
Яңа елга алып керик
Тынычлыкны , шатлыкны,
Хезмәтне һәм хөрмәтне,
Бәхетне, тырышлыкны,
Татулыкны, дуслыкны!
-
Ата -аналар җыелышы
22.12.2015
Бүген мәктәптә авыл фельдшеры Тахавиева Г участковый Фокин катнашында ата -аналар җыелышы узды. Ата -аналар оешкан төстә җыелды. Көн тәртибендә "Баланың сәламәтлеген кечкенәдән саклау" темасына Тахавиева , каникул чорында тәртип нормалары турында Фокин чыгыш ясадылар. !1 ярты еллыкка отчет ясалды. Мәктәп директоры Кашапова Л.Х. чыгышы тыңланды.