Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
Туган көнегез котлы булсын! 07.12.2011

Ленар Әхмәтович ! Сез кыш башындагы зәмһәрир салкын вакытта тугансыз. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнегез белән ихлас котлыйбыз!
Декабрь салкыннарында туган булсагыз да, дусларыгызга җылылык бирә торган кайнар йөрәгегезгә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелегез матур, даладай киң булсын.
Саулык, иминлек, ак бәхетләр, саф хисләр сезгә!
-
Юбилеегыз белән! 06.12.2011

Хөрмәтле Әхмәт Фаязович!
Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
-
Эзтабарлар бәйрәме 02.12.2011

ТВР берлегенең сафлары артты. «Йолдыз» укучылар оешмасы сборында мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына алдык. Отрядлар рапорт биргәннән соң, эзтабарлар бәйрәме башланды. Бәйрәмне укучылар оешмасы президенты Гильмуллина Алсу һәм хезмәт министры Васильев Илъяр алып барды.
2 нче сыйныф укучылары бар яктан да булган: тырышып укыйлар, сәнгатьне яраталар, әти-әни, әби-бабайларының иң якын булышчылары. Аларны, үзләренең осталыкларын тагын бер исбатлагач, вожатыйлары – 6 нчы сыйныф укучылары эзтабарлар сафына кабул иттеләр. Гаиләләренә, дусларына , җәмгыятькә файдалы хезмәткә һәрвакыт әзер икәнлекләрен әйттеләр. Бу көндә сыйныф җитәкчеләре Нурсия Фаруковна, вожатыйлары, администрация тарафыннан бик күп мактау һәм котлау сүзләре ишеттеләр.
-
Технология укытучыларының семинары 01.12.2011

Субаш урта мәктәбендә технология укытучыларының семинары булып узды. 1 нче категорияле технология укытучысы Фәезова Э.М. 11нче сыйныфларда “Профессиональ карьераны планлаштыруда ArCon программасын куллану” темасына ачык дәрес үткәрде. Технология укытучыларына КОПАС-3D программасын кулланып, “Заманча күзлектән карап...” дип исемләнгән мастер-класс күрсәтте. Әниләр көне уңаеннан әзерләнгән концертны да технология укытучылары бик җылы кабул итте. Әлеге чараларга кунаклар югары бәя бирде.
-
Ачык ишекләр көне 30.11.2011

1 нче класста әти-әниләр өчен “Ачык ишекләр көне” булды. Укытучы Антонова Н. Г. әдәби укудан ачык дәрес һәм Әниләргә багышланган кичә-ярыш үткәрде. Әти-әниләр бик канәгать булдылар.
-
Иң - иң кадерлеләребез
30.11.2011
Әниләрне хөрмәтләп бәйрәм концерты һәм чәй табыны оештырылды.
Хөрмәтле, иң кадерле, иң якын, иң бөек ихтирамга лаек булган кешеләребез – Әниләр! Кадерлеләребез! Сезне бәйрәм уңаеннан кайнар котлыйбыз. Барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр телибез.
-
Юлда йөрү серләре 29.11.2011

3 нче класслар юлда йөрү буенча башлангыч классларга бик матур ачык чара күрсәттеләр. Чарада полициянең участок вәкиле полиция подполковнигы Николаев Ю.И., полициянең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы полиция капитаны Шакирова Л.М., Балтач районы юл куркынычсызлыгы фонды җитәкчесе Һадиева Л.М. катнашты.
-
Күңел җылысы белән... 26.11.2011

25 нче ноябрь көнне 7 сыйныфлар “Әниләр көне” уңаеннан, технология дәресендә бүләкләр ясадылар. Күңел җылысы салынып ясалган бүләкләрдә әниләргә барча рәхмәт хисләре чагыла -
Мари Илендә-семинарда 26.11.2011

Ноябрь башында Субаш урта мәктәбенең бер төркем укытучылары Марий Эл республикасының Сәрдәял төп гомуми белем мәктәбендә “ ФГОС таләпләренә туры килерлек итеп укучыларның иҗади үсешендә проект-эзләнү методы” дигән регионара фәнни-практик семинарда катнашты. Анда ачык дәресләр,проект-эзләнү эшләре, чишмә ачу тантанасы булды. Түгәрәк өстәлдә, килгән кунаклар белән тәҗрибә уртаклашуда, безнең укытучылар да чыгыш ясады. Бигрәк тә, яшь укытучы Хөснетдинов Азат Альбертович чыгышы кунакларны уйланырга мәҗбүр итте. Мондый аралашулар берничә ел рәттән дәвам итә инде.
-
Әти-әниләргә ачык дәресләр 26.11.2011

23 нче ноябрь көнне 9 нчы сыйныфта рус теле һәм математика фәннәреннән , 24 нче ноябрь 6 нчы сыйныфта сынлы сәнгать, рус әдәбияты фәннәреннән әти-әниләр өчен ачык дәресләр үткәрелде. Дәресләр җанлы, кызыклы үтте. Әти-әниләр дәресләрдән, укыту процессыннан канәгать калды. Соңыннан һәр әти-әни үзе кызыксынган сорауга җавап ала алды.















